Җәйнең җете төсләре

Рәссам Александр Шадрин ике меңнән артык сәнгать әсәре иҗат иткән оста. Яз – аның иң сөйгән фасылы. Иҗатта гына түгел, гаиләсендә дә бәхет тапкан бу кешенең өч баласы бар. Алар барысы да бик сәләтлеләр. Рәссамның иң яраткан санәме (моделе) исә төпчек кызы – 11 яшьлек Аврелия. «Мин аны шулкадәр күп һәм тиз ясыйм. Бер көн эчендә портрет әзер була!» – ди үзе рәссам Александр Шадрин.

«Минем әбиемдә башкорт каны да бар иде, ә әтием һәм аның ир туганнары, татар булмасалар да, саф татарча сөйләштеләр», – ди рәссам үз нәселе хакында. Нәсел җәһәтеннән шулай. Иҗат җәһәтеннән сөйләсәк, Александр яшьлегендә авангардизм белән мавыгып алган.
Бу – ул заман өчен гадәти күренеш. Александр Шадрин иҗатка сәнгать мәктәпләре аша килмәгән. Ижау дәүләт университетының сынлы сәнгать факультеты аның өчен бары тик «А» пунктыннан «Б» пунктына җитү белән бер. Ул иҗади эзләнүләрен XIX гасыр классикларының әсәрләреннән күчермәләр язып караудан башлый.
Иҗатының башлангыч чорында графика жанры белән җәмгыятьтә киң танылу ала алган рәссам Александр Шадрин хәзер тулысынча диярлек фәкать майлы буяулар белән генә яза. Үз язу рәвеше өчен үз атамасын да уйлап тапты – перцептуаль (образлы – хиссиятле) юнәлеш. Аның иҗат тематикасы: пейзажлар, фауна дөньясы, портретлар. Соңгысында күбесенчә кырыс һәм горур ирләр, этник киемле Идел буе хатын-кызлары, көләч йөзле балалар. Хәтта картиналарның атамаларында да күпме нур бар: «Эреп югалучы офыклар», «Кояшка гашыйк җаннар», «Хисләрдән каушау», «Иртәнге яңгыр белән юынганнар», «Ай җиле», «Кояшны тоткан ятьмәләр», «Тыйнак гүзәлләр», «Кичке зөбәрҗәтләр», «Гәрәбә сулар», «Кояштан яралганнар»...
Башкаларга яктылык илтүче рәссам инде 20 дән артык шәхси күргәзмәсен ачып, Казан, Ижау, Мәскәү, Нью-Йорк тамашачыларын шатландырды. Александр үз иҗади дәртенә һәм сәнгатьне үзенчә аңлавына тәңгәл килгән юнәлештә генә калмыйча, 2010 елны «Маша әбисе янында яшәргә кала» халыкара күчмә сәнгать проектын оештырды! Бу проектның максаты: бар кыенлыкларны җиңеп, үз иҗади үзенчәлекләрен саклап кала алган яшьтәш рәссамнарны берләштерү. Көнбатыш калыпларына исләре китмәүче, Россия халыкларының күптөрле мәдәниятен, үз тамырларын яратучы, рухи ныклыкка ия, үз мәдәни-милли мирасларының кыйммәтен аңлатучы рәссамнарны җыеп, ул инде Пермь, Красноярск, Иркутск, Ростов-на-Дону, Төмән, Түбән Варта, Екатеринбург шәһәрләрендә шушы проектның күргәзмәләрен зур уңыш белән уздырды.
Рәссам Шадрин 2012 елның Россия сынлы сәнгать академиясенең көмеш медаленә һәм академик сынлы сәнгатьтәге пластика дәрәҗәләре өчен Н. Фешин исемендәге премиясенә лаек булды. Ул халыкара «Арт-салон»нарда, «Мәскәү–Санкт-Петербург», «Россия», «Классика һәм бүгенге заман», «Россия сынлы сәнгать академиясенә – 250 ел» күргәзмәләрендә катнашты, ил күләмендәге һәм халыкара сынлы сәнгать конкурсларында җиңеп чыкты.
«Сөембикә» журналы, № 6, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.