Яз гөлләре арасында
Картиналардагы ландыш, сирень, шомырт, миләүшә чәчәкләреннән баш әйләнерлек хуш ис бөркелә сыман. Ап-ак, фирүзә-зәңгәр, күз иркәләрлек чиста яшел төсләр җанны җай гына тибрәтә. Аңлатып булмастай сөенечкә төренеп, рәссамның якты, җылы дөньясында хозурланасың. Кар сулары челтерәвеннән, тал песиләреннән, язгы уянудан, болынга сибелгән сап-сары тузганаклардан салмак кына ромашкалы җәйгә, мең балкышлы көзләргә күчәсең. Анда инде әбиләр чуагы, яфраклар яңгыры. Бу нинди тылсымлы рәссам соң? Акварель һәм майлы буяулары, салкын һәм җылы төсләре берсен-берсе тулыландыра, баета. Салават күпере төсләрен мең төсмердә уйнатып, башкаларга өләшергә әзер сыман ул. Менә, үзе дә! Зәңгәр диңгез дулкыннарын хәтерләткән кофтасы, итәгендә дә шул төстәге чәчәкләр (кием дизайнын үзе уйлап таба, чигеп, бәйләп бизи икән!), бүлмәсендәге куе зәңгәр ирислар, хәтта декоратив мендәрендә дә шул ук төс! Мин бер мәлгә диңгез стихиясендә калам. Ул сөй-ләгәннәрдән рәссамның иҗат юлы күз алдыннан уза.
Пермь краеның кечерәк кенә Чёрмоз шәһәрендә туган Эвелина Борисовна табигате белән иркенлеккә, киңлеккә омтылып үскән. Балачагында Владимир Кузин дигән талантлы остаз очрап, кыз күңелендә ялтырап кабынган салават күпере төсләрен акварель буяулар ярдәмендә кәгазьгә төшерергә өйрәткән. Тик алга таба укуын кайда дәвам итәргә икән: Свердловскидамы, Казандамы? Эвелина, ике дә уйлап тормыйча, Казан сәнгать училищесын сайлый. Виктор Куделькин, Татьяна Зуева, Лев Потягунин? Әнәс Тумашев кебек рәссамнардан дәресләр алу. Борис Майоров иҗатына мөкиббән булып, аның йогынтысында язылган беренче картиналар. Атаклы акварель остасы Гайшә Рахманкулованы кумир итеп, иҗатта эзләнеп йөргән чор. 1973 елда И. Е. Репин исемендәге Ленинград дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Эвелина мәхәббәтен дә үз арасыннан таба: училищеда бергә укыган сабакташы Хавадис Гыймазетдиновка кияүгә чыга. Яшь гаилә Әлмәткә барып урнаша. Киләчәктә әти-әнисе кебек талантлы рәссам булып китәчәк уллары Василий да шунда туа. КамАЗ төзелешләре шаулый башлагач, Эвелина Чаллыда иҗат итә башлый. Акварель пейзажлар, портретлар, натюрмортлар остасы булып таныла. 1980 елдан – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бөтенроссия, төбәкара, халыкара күргәзмәләрдә уңыш казана. Эшләре Татарстан Сынлы сәнгать музее, Картиналар галереясы коллекциясендә һәм Чаллыдагы тарих музеенда гына түгел, алар дөнья буйлап таралган! Эвелина Бусова картиналарын яратып, Франция, Германия, АКШ, Кытай, Төркия, Һиндстанга кадәр алып киткәннәр...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.