Төрки дөнья җырчысы

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Сәгыйдә Сираҗиеваның иҗаты – бөтен төрки дөньяның ямен, гамен, моңын бергә туплаган галәм.
Ул колачлаган темаларны бер сүз белән әнә шулай гомумиләштереп тә булыр иде. Шул ук вакытта без аның архивында Тукай сериясе булуын да («Милли моң», «Туган тел», «Күңелем Тукай белән сөйләшә»); риваятьләр, дастаннар нигезендә эшләнгән шәкелләр барлыгын да («Бөек дала», «Хан кызы Шан», «Хан кызы Рабига»); тарихи теманы чит итмәвен дә («Бөек Болгарстан» триптихы, «Болгар» сериясе) беләбез. Халыкара, Бөтенроссия, республика, шәһәр күргәзмәләре уңаеннан басылган утыздан артык каталогта күрергә була рәссамның репродукцияләрен. Бер сулышта башкарылгандай, ниндидер эчке эзлеклелек, нәзакәтлелек, шигъри моң берләштерә рәссамның эшләрен. Колак салсаң, вакыт-вакыт бишек җырларын, Зөһрә кызның чулпы чыңын, йә булмаса киң даланың төнге тынлыгын ярып үткән тояк тавышларын ишеткәндәй буласың...
Бу моңга Румыниядә яшәп иҗат итүче кырым татары – шагыйрь Мурат Танер да таң кала. Һәм... төрле илләрдән 37 шагыйрьнең шигырьләре кергән антологияне бизәр, ягъни бер аһәңдә иҗат итәр өчен нәкъ менә Сәгыйдә Сираҗиева иллюстрацияләрен файдалана. Китапка сүз башы язган Рам Кришна Сингх (Һиндстан): «Сәгыйдәнең кирәгеннән артык камил сәнгате ул – эчке рух тантанасы. Ул җанның нечкә кылларын Шәрык һәм Гареб динамикасы белән берләштерә. Тирән, нәфис иллюстрацияләре – вакыт-вакыт мистик риторика элементлары булган Рух авазы кебек», – ди.
Әйе, рәссамның үз алымы, үз стиле. Күргәзмәгә килүче тамашачы, картиналарга текәлеп, һәр детальне җентекләп өйрәнергә юкка гына тырышмый. Беренче карашка бар да бик гади сыман: ак кәгазьгә гель-каләм белән төрткеләр генә төртеп чыгасы. Кайда һәм күпме төртергә кирәген дә белсәң...
Сәгыйдә ханым күргәзмәләр вакытында осталык дәресләре уздыруны артык эшкә санамый. Кызыксыналар икән, өйрәнсеннәр генә... Монда да ул олы җанлы педагог булып кала. Остаз шәкертләренең күргәзмәләрен уздыруны да гадәткә керткән. Аның укучылары Санкт-Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Саранск, Алабуга, Казан, Чаллы шәһәр-ләрендә узган Халыкара конкурсларда катнашып, мәктәпкә диплом арты диплом алып кайта. Араларында мәдәният идарәсе стипендиатлары булу да – зур мәртәбә. Бүгенге көндә 60 тан артык укучысы Турин (Италия), Болгария, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ижау, Чаллы югары уку йортларында белем ала – тормышын сәнгать белән бәйләргә ниятли. Шуңа күрә дә бүген аны һәр ике як: Рәссамнар берлеге дә, шул исәптән – милли сәнгатьне пропагандалауга йөз тоткан «Тамга» иҗат төркеме дә, Сәгыйдә ханым укытучы булып эшләгән Чаллы шәһәренең 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе дә үзенеке саный.
«Сөембикә», № 1, 2015.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.