Пыяла – юлдаш икән хыялга

Светлана шешә җыя. Юк, ул йортсыз-җирсез сукбай да, үзенә дәрәҗәлерәк һөнәр таба алмаган мескен дә түгел.
Светлана Шәвәлиева – химик. Бөтен дөньяда атаклы Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлап, бүгенге көндә Казан дәүләт техник университетында укыта, химия фәннәре кандидаты, доцент. Химик буларак, пыяла шешәнең кыйммәтен дә, табигатькә салган зыянын да бик яхшы аңлый ул. Пыяланы эретү өчен – 800, ә эретеп ябыштыру өчен 1500 градус җылылык кирәк.Димәк, шешә ясаганда бик күп энергия сарыф ителә. Шуңа күрә алга киткән илләрдә бер кулланылган пыяла савытларны кабат файдаланалар. Ә бездә, киресенчә, үткән елның җәендә пыяла савытларны икенче тапкыр файдалануны тыйган закон гамәлгә керде. Димәк, алар, суда, туфракта селте микъдарын арттырып, анда-санда аунап ятачак. Ә пыяланың таркалу вакыты билгесез, чөнки ул мәңгелек. Мисырда, мәсәлән, 5 мең ел җир катламында ятып та таркалмаган пыяла әйберләр табылган.
Әмма бөтен химиклар да шешә җыймыйдыр, мөгаен. Светлананы сәнгать шешә җыяр хәлгә китергән. Бервакыт галимә күренекле рәссам Миләүшә Нуруллинаның осталык дәресенә эләгә. Шуннан картиналар яза башлый. Аннары «Татарстан Республикасының ял көне рәссамнары» җәмгыятен оештырып җибәрә. Рәссам Наталья Сафиуллина белән таныша. Бергәләп күргәзмәләр оештыралар. Татарстан сынлы сәнгать музее каршындагы студиядә теләгән һәркем Наталья Сафиуллина ярдәмендә рәсем ясарга өйрәнә ала. Монда рәссамнар Рәшит Госманов, Булат Гыйльванов, Әнвәр Сәйфетдинов, Оксана Кравченко да үз осталыклары белән уртаклашканнары бар.
Бервакыт Наталья Сафиуллина Светлананы фьюзинг белән кызыктыра башлый. Фьюзинг ул – төсле пыяладан эретеп төрле әйберләр ясау. Химиягә гашыйк Светланага бу тәкъдим бик ошый. Безгә пыяла сәнгатен үстермәү Ходай биргән сәләтне җиргә күмүгә бәрабәр, чөнки татарлар XI гасырда ук инде таш йортларга пыяла тәрәзәләр куйган. Гомумән, Болгарда, Биләрдә пыяла савыт ватыклары, пыяла сәйләннәр һаман табыла тора. Шуннан Светлана һәм Наталья «Пыяла әйберләр ясау Болгар традициясен фьюзинг нигезендә яңарту» проектын күтәреп чыга һәм дәүләт гранты ота. Грант акчасына пыяла эретү өчен мич һәм махсус кораллар сатып ала. Хәзер остаханәләрдәге витраж, декоратив паннолар, сәгатьләр, алка, беләзек, муенсалар матурлыгыннан күзләр камаша.
Белүебезчә, Италиядә пыяла сәнгате нык алга киткән. Анда туристларның күз алдында пыяладан берәр сувенир өреп бирәләр икән. Светлана Миңневәгыйз кызының да хыялы – туристлар өчен һәрвакыт ачык үз остаханәсе дә, үз кибете дә булган ижат итү йорты ачу, анда башка пыяла осталарын да чакыру. «Пыяла йорт хуҗасы күршесенә таш атмас», дип, фикерен халык сүзе белән куәтләде Светлана ханым.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.