Логотип
Рәссам сәхифәсе

Нәфис хисләр балкышы

Башта мин аны Алабуга сәнгать галереясына куелган картиналары аша ачтым. Картиналарыннан нәфислек, үзенә бер нәзакәт бөркелә. Рәссамның исеме дә җисеменә туры килеп тора – Нәфисә икән бит! 2017 елның көзендә Ташкентта узган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә үзе белән дә таныштым. Татарстан һәм Үзбәкстан авторларының бүгенге көн татар сәнгатенә багышланган уртак күргәзмәсенә Нәфисә дә чакырылган иде.

Беренче карашка бик нәфис күренгән бу ханым үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе һәм үҗәтлеге белән мине шаккаттырды. Күргәзмәне әзерләгәндә оештыру эшләрендә кытыршылыклар да бар иде, ул четерекле ул мәсьәләләрне уңай хәл итүдә нәкъ менә Нәфисәнең роле зур булды.

Нәфисә Гыйльманова Ташкентта туган, Низами исемендәге Ташкент педагогика университетының сәнгать факультетын тәмамлаган. Кызларының сәләтен күреп торган әти-әнисе аны һәрьяклап үстерергә омтылган һәм тормышта дөрес юл сайларга булышкан.

Нәфисә 2002 елдан Ташкент Архитектура-төзелеш институтында «Архитектур мохит дизайны» кафедрасында эшли башлый. Педагогик эшчәнлек белән бергә, иҗат белән дә шөгыльләнә, Халыкара һәм республика күргәзмәләрендә актив катнаша. Аның сынлы сәнгать өлкәсендәге актив эшчәнлеген тиз күреп алалар, 2000 елда инде Нәфисә рәссамнарның Үзбәкстан Сәнгать академиясе каршындагы иҗат берләшмәсе әгъзасы була.

Рәссам нигездә классик натюрморт жанрында эшли. Нидерланд сынлы сәнгать мәктәбенең «кечкенә голландлылар» жанрындагы натюрморт традицияләрен – аеруча Питер Клас, Виллем Класс Хеда, Виллем Калф, Ян Вермеер иҗатын хөрмәт итә ул. Натюрморт жанрындагы иң яхшы әсәрләре Үзбәкстан сынлы сәнгате үсешендә лаеклы урын ала. Рәссам тасвирлаган предметлар бар да реаль тормыштан. Шулар аша ул чынбарлыкка үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Предметларның күләмен, яктылыкны һәм төсләрне тасвирлаганда, аның бу жанрга шигъри мөнәсәбәте тоемлана. Иҗади эзләнүләр нәтиҗәсендә, гүзәл табигать бүләкләре рәссам киндерендә аеруча тәэсирле күренә, тамашачыны илһамландыра. Кайбер әсәрләрендә нейтраль яки караңгырак салкын арткы фон исәбенә алгы пландагы җылы саргылт-кызыл төс ак эскәтердә бик ачык булып күзгә ташлана.

Натюрмортларында яктылык һәм күләгәләр чагылышын үтә нәзберек итеп бирә алуы рәссамның осталыгына ишарә. Ул Бохара, Хива кебек борынгы шәһәрләр пейзажын, җанына якын туган Ташкенты манзараларын, таулы Су-кока күренешләрен аеруча яратып яза. Күңеленә бик якын булган Татарстан табигатен дә зур җаваплылык тоеп тасвирлый Гыйльманова: милләттәшебезнең иҗаты бабалары ватанына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән сугарылган. Елның бик ямьле тоелган көз фасылы, аның серле сурәтләре аеруча ошый аңа, һәм алар, яктылык һәм төсләр балкышы булып, картиналарында кат-кат кабатлана.

Нәфисә Гыйльманова Үзбәкстан сынлы сәнгате үсешенә зур өлеш керткән рәссамнарның бер вәкиле дә әле. Татарстан рәссамнар берлегенең дә якын дусты: алар оештырган күргәзмәләрдә иң еш катнашучы.
Әсәрләрендә иҗат юлы ачык күренә: хатын-кызларга хас нәфислек, җылылык аша тасвирланган мотивларына үз мөнәсәбәтен сиздерә. Натюрмортларда яктылык һәм күләгәләрне оста уйнатып, ярымкараңгылыктан сизелер-сизелмәс кенә саркып торган нечкә хис һәм эмоцияләрне бирә алу – Нәфисә Гыйльманова иҗатының төп үзенчәлеге дә шулдыр.

«Натюрморт жанрындагы тукталыш – ул эзләнү, безне чолгап алган әйләнә-тирәдән көн саен матурлык, гармония һәм мәхәббәт эзләү, – ди Нәфисә үзе. – Янәшәдәге һәрнәрсәгә игътибарлы һәм сизгер булыгыз. Җансыз тоелган әйберләрнең дә җаны бар. Беренче карашка күзгә күренмәс тоелсалар да, җанда алар гармония тудыруга сәләтлеләр. Җансыз дөньяның шул «могҗиза»сын күрер өчен, тормышны, кешеләрне яратырга кирәк. Мәхәббәт кенә кешеләрне сизгер, яхшы күңелле, камил итә ала».
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар