Наив сәнгать югарылыгында

Кабул иттеләр аны, яраттылар. Әллә дөньясының артык катлаулы булуы тәмам туйдырган, әллә постмодернистик сәнгать теләсә кайсы чикләрне сызып ташлаган – Шәймәрдановның табигать гармониясен интуитив рәвештә тоемлап, иң кирәкле штрихларны гына өскә калкытып сурәтләгән эшләре, чыннан да, тансык иде.
Беренче карашка, бу картиналарның авторы – бала, бик тә талантлы бала дигән тойгы кичерәсең. Чынлыкта исә авторның балачагы армия хезмәте, Ленинград киноинженерлар институты һәм Казан кинохроника студиясендә эшләгән еллар артында калган. Альфрид Шәймәрданов 1961 елда Саба районында туып, Казакъстанда үскән. Шахтер гаиләсеннән. Чын-чынлап рәссам пумаласын 1993 елда кулына ала һәм шунда ук чын профессионал булырга карар кыла. Әлбәттә, беренче эшләрендә үк әйтер сүзе барлыгын сиздереп куйса да, техника, стиль, композиция буенча «чын профессионалларча» эшләргә туры килә. Озакламый «Сальвадор Дали Казанда», «Майя Плисецкая Африкада» һәм башка шундый картиналар туа. Рудольф Нуриев, Чыңгыз хан, Че Гевара кебек тарихта булган шәхесләргә мифик эчтәлекне әнә шул рәвешле беренче булып наив сәнгать «кигертә».
«Сәнгать күңелсез булырга тиеш түгел, – дип саный рәссам. – Ул күңелләрне кузгатырга, эмоцияләрдән кайнап торырга тиеш». Дөрестән дә, Альфрид Шәймәрданов сәнгате битараф калдырмый: еш кына сабыйларча сөенеч, мультфильм карагандагы кебек хисләр уята – чынбарлыкка туры килмәсә дә, ышанасың, тормышка күчереп карыйсың. Бәйрәм рухына тиенәсең.
Сәнгать белгече Динә Әхмәтова Альфрид Шәймәрдановның иҗатында панорамалы сурәт, сурәтне монтажлау ысулы белән төшерү, тирәнрәк караганда, клиплар эстетикасын аның кинематографиядәге тәҗрибәсе белән бәйләп карый. Альберт Шакиров (кызганычка каршы, мәрхүм инде) аның турында: «Кабатланмас иҗат иясе булган уникаль рәссам. Мин аның эшләре XXI гасырның сәнгать тарихында калачагына тамчы да шикләнмим», – дип язган. XXI гасырның икенче дистәсен ваклыйбыз инде. Шәймәрданов иҗаты ышанычлы адымнар белән киләчәккә бара.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
18 гыйнвар 2021 - 12:58Без имениСөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!Ник ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.