КУРЧАК СӘНГАТЕ

И Ирина Викторовна Зубцова – дипломлы психолог. Рәссам дипломы юк аның. Рәссам булырмын дип беркайчан да уйламаган да, хыялланмаган да. Көннәрдән бер көнне кулына каләм алып, рәсем төшереп кенә караган. Болай гына, үзе өчен генә. Ике кызы үсеп җиткән, ире көн-төн дөнья куган хатынның үзенә күңел шөгыле эзләве гаҗәпмени! Рәсемнән курчакларга күчү кадәресе дә уйламаганнан гына. Бервакыт Ирина Викторовна очраклы гына курчаклар күргәзмәсенә юлыга. Андагы фарфор йөзле таш курчаклар тиз ялыктыра аны. Барысы да бертөрле ич алар! Тәтиләр, пөхтәләр, матурлар – чып-чын таш курчаклар! Ә бит курчаклар кешеләрнең моделе кебек булырга тиеш.
Ирина өенә кайткач, теге үзе ясап караган рәсемдәге йөзне, сынны йомшак пластиктан әвәләп, уйлый, елый, көлә белгән курчак ясап карый. Бу – беренче белен, курчак диюем, кызларына да, иренә дә, күршеләренә дә, килгән-киткән кешеләргә дә бик ошый. Шундук аны сатып алырга теләүче дә табыла. Ирина аптырап кала. Кешеләргә шушындыйрак сәнгать әсәрләре тансык микәнни соң? Яңа ел алдыннан ул чыршыга эләрдәй генә – японнарның нэцкэлары кебегрәк курчаклар ясап, дус-ишләренә сюрприз ясый. Болары да уңыш казана. Иҗатка дәртләнү өчен иң кирәк нәрсә уңыш бит инде.
Курчак «уйный-уйный» алты ел үтеп тә киткән.
Бер курчакны ясау өчен ай ярымлап вакыт китүен исәпләсәң, әле тагын Ирина ханымның бүләк өләшергә яратуын да онытмасаң, остаханә диварларына тезелгән курчакларның саны бик күп булмавына гаҗәпләнмәскә дә була. Бер курчак өчен ай ярым күпме ул, әллә азмы? Курчак кына бит ул, дип уйласаң – күптер. Әмма останың һәр курчакның күзләрен, чәчләрен, җилпәзәсен, кием-салымын, итек-читеген, җәя-угын үзе ясавын, тегүен, чигүен, каюын, шул арада мичтә пластик «пешерүен» исәпләсәң, бик аз вакыт ул. Шул курчаклар хакына оста ханым хәтта киез әвәләргә дә, бижутерия ясарга да – кыскасы, җитмеш төрле һөнәргә өйрәнгән.
Курчак образына салынган идеяне башкалар да аңларлык итеп тапшыра белү сәләтенә, фәлсәфи тирәнлеккә беркайда да, беркем дә өйрәтми. Анысы тумыштан, табигатьтән һәм белемнән килә. Ирина Зубцова күзгә күренмәс, мәңге тоттырмас Вакытны да «тоту» әмәлен тапкан. Җиһан яшәешенең формасы булган Вакыт тоттырмаса тоттырмас, ә менә бу ханым һәрберебезгә җитми торган куян-вакытны озын колакларыннан тотып алган.
Ирина Зубцованың курчаклары белән бергә сәнгать, бию-балет дөньясында яшәп алганнан соң (аның балериналарының куллары нинди нәфис, нинди нәзакәтле!) этнография өлкәсенә, тарихка кереп барышы. Беләгенә лачын кундырып ауга чыккан «Болгар кызы» янына «Сөембикә патшабикә» курчак-образы өстәлергә тора. Ирина Викторовна Зубцова исеме рәссамнар арасында һаман ешрак телгә алына. Аның осталыгына театр декораторлары игътибар итә. Казан Кремленең күргәзмәләр залына ул хәзердән үк чакырып куелган инде. Димәк, аны Манеждан соң Эрмитаж көтә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
13 апрель 2021 - 20:30Без имениРэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбиялиБалаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.