Логотип
Рәссам сәхифәсе

Күн бизәктән күзләр камаша

Күн эшкәртү – милли һөнәрчелек­нең Идел буе Болгарстаны чорыннан ук таралган төре.
Төрле төстәге йомшак күн кисәкләренә каеп бизәк төшерүдән гыйбарәт күн мозаикасы бары тик татар сәнгатенә генә хас. Сәнгать белгече Лилия Саттарованың «Казанская узорная кожа» дигән китабында бизәкле читекләрнең киң таралуы турында төрле мисаллар китерелә. Мәсәлән, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Казанда гына да елына 3 миллион кием читек тегелгән. XIX гасыр ахырында читекләребез Париж күргәзмәлә­рендә алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булган. Аны урыс байлары да бик яратып кигән. Язучы А. Дюма (олысы) үз героена болгар җөе белән чигелгән туфлиләр «кидерткән». Безнең читекләрне актриса Вера Комиссаржевская, Американың атаклы балеринасы, Сергей Есенинның хатыны Айседора Дункан кебек мәшһүр затлар киеп йөргән. Кызганыч, бүгенге көндә күн мозаикасы осталарын бармак белән генә санарлык. Шулай да күн эшенә ихластан бирелгән фидакарьләр бар әле. Әлфия Җәмилева – шуларның берсе. 

Егерме еллап республикабыз театрларында рәссам булып эшләгәннән соң ул 1990 еллар ахырында күн мозаикасы белән мавыккан. «Гамәли бизәү сәнгате сценографиягә бик якын. Шуңа да Лилия Саттарова җитәкчелегендә эшләп килгән «Болгари» фирмасына эскизлар иҗат итү тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Болгар җөен өйрәнеп, күн чигәргә керештем һәм бу мине үзенә тәмам алып кереп китте. Бабам Шакир Субаев күн, мех эшкәртүче эшмәкәр була. Миндә шул геннар уянган, күрәсең», – дип сөйләде Әлфия ханым. 

Казан сәнгать училищесында берара күн сәнгате бүлеге дә эшләп килә. Әлфия Җәмилева анда 10 һәм 17 кешелек ике төркем әзерләп чыгара. Хәзер ул бүлек юк инде. Һәвәскәрләр кем ничек булдыра ала шулай эшлиләр. Ә бит бизәү, матурлау белән бәйле һәр эштә сәнгати сиземләү кирәк. Юкса, борынгыдан килә торган болгари читек тегү осталыгы җуелырга мөм­кин. Совет чорында план артыннан куабыз дип, ямьсез, зәвыксыз читекләр дә күп тегелде. Гомер-гомергә кулланылган табигый буяулар урынына күнне анилин буяулар белән буяп, зәңгәр, шәмәхә, ал төсле читекләр пәйда булды. 

Әлфия Җәмилеваның күн мозаикасына мөрәҗә­гать итүенең тагын бер сәбәбе бар. «Күн мозаикасында иң борынгы нәкыш үрнәкләре, зур үзгәреш кичермичә, нигездә, ничек булган шулай сакланган дип исәпләнә, чөнки күн каюның катлаулы ысуллары нәкышны әллә ни үзгәртергә мөмкинлек бирми. Бүтән төр сәнгатьләрдә исә бизәкләр гел үзгәреп торган», – ди ул. 

Бүгенге көндә Әлфия Җәмилева Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күн мозаикасы турында кандидатлык диссертациясе әзерли. Уңышлар телик без аңа.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар