Киндерләрдә - дәрьялар...

Ә күңелендә – һинд фәлсәфәсе. Алар еш кына урыннары белән алмашалар. Көннәрдән бер көн киндердәге сурәтләрдә Һиндстан яме урын ала да күңелендәге хатирәләр дәрья булып түгелеп китә: «Тетрәнүем шулкадәр көчле иде, мин, моңа кадәр шаян сүзле шук егет, ярты ел буе, көлү түгел, елмая да алмадым. 23 яшьтә кичерелгән клиник үлем вакытында җаным Күккә ашты, аннары кабат Җиргә иңдерелеп, терелдем. 27 яшьтә тагын бер клиник үлем кичердем. Барысы да яңабаштан кабатланды. Шуннан соң миңа тавышын ишетеп кенә дә кешенең ниндирәк бәндә икәнлеген таный алу сәләте бирелде.

Җирдәге тормышка карата мөнәсәбәтем тамырдан үзгәрде: мин бик җитдиләндем. 26 яшьтә СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп кабул ителдем». Бар гомере һәм һәр көне өчен бермә-бер арткан җаваплылык Озад Гариф улы Хәбибуллинны бүгенге көндә илнең иң танылган монументаль-декоратив сынлы сәнгать остасы иткән дә инде. 35 яшендә үк сынчы Ташкент метрополитенында урнаштырылган «Айбек» горельефы өчен СССР Рәссамнар берлегенең «Елның иң яхшы сынлы сәнгать әсәре» премиясен алган. Ул – «Мәскәүнең тынычлык фонды» Бөтендөнья оешмасының «Файда, намус һәм дан» ордены иясе, исеме Татар энциклопедиясенә (2014) кертелгән.
Хәтер дәрьясы кирегә ташый: студент елларында, инде тарихта ук онытылып баручы, юеш штукатуркага аффреско алымы белән язуны өйрәнү гаять кызыклы булган икән аңа! Фәнгә дикъкать тә елдан-ел арткан. Алматы һәм Навои шәһәрләре мәчетләрен төзекләндерү өчен Озад Гариф улы ачык фирүзә төсендәге искиткеч буяуны яңадан ачкан. Бу төс – Бохараның иң борынгы шаны! ЮНЕСКО җуелган буяу рецептына хәзер дә Халыкара бәйге игълан итә. Рәссам әлеге фирүзә буяуны фарфорга кушып, реставрация эшләрен башкарып чыгарга җөрьәт иткән. Гомеренең тагын биш елы Миасста термофосфатлы, ачык Галәм тирәлеге шартларына да чыдамлы буяулар белән меңнәрчә җитди тикшеренүләр үткәрүдә узган. Иҗатчының Казан метрополитенын бизәве – үз язмышына үзгәреш кертүгә тагы бер мисал. Үзбәкстанның халык рәссамы Озад Хәбибуллин 2008 елны Казанга күчеп кайтуга ук, эшкә чумган. Бүген ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының монументаль сәнгать бүлеге профессоры.
Күренекле рәссам картиналар язып та талантын раслый. 40 яшьтән соң Һиндстан һәм Непал буйлап бер елга якын сәяхәт итү нәтиҗәсендә туган әсәрләре, күргәзмә тәмамлануга ук, тулысы белән Италиядәге тупланма өчен сатып алынганнар. Аның күп кенә эшләрендә – «салкын» алымлы сюрреалистик символизм юнәлеше. Җәйхун белән Сәйхунның газамәтле тирәнлекләрен дә, Галәм чиксезлегенең илаһи күренешләрен дә ул зәңгәр төстәге балавызлы буяулар аша тәкъдим итә. «Җирдә яшәү – нинди бәхет! Алда язылачак хезмәтләремне күзаллыйм, – ди Озад Гариф улы. – Казан – ул рәссамнар өчен рухи көч, илһам чыганагы. Әбием – чыгышы белән Нурлаттан, заманында Урта Азиядә совет власте урнаштырып йөргән, шунда яшәп калган. Ә миңа менә, киресенчә, бирегә кайтырга насыйп булды.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.