Күңел күзе белән кара...

Күзләреңне ачма... Күңел күзең белән кара... Өн белән төш чигендәге тормыш эчке «мин»нең чагылышы кебек – менә шушы кыска гына мизгелдә син үз-үзең булып каласың яисә киресенчә: моңсу Клоун кызга, хәйләкәр Су анасына, иркә Принцессага, горур Кол сылуга, шук Укучы кызга әвереләсең.

Казан рәссамы Светлана Ибраһимованың иҗаты, хатын-кызларга хас булганча, эчке хисләр ташкынының балансы кебек. Ә иҗади принцибы – булмаган һәм була да алмаган Гармониягә омтылу. Шуңа күрә дә аның героинялары күп очракта күзләрен йомган хәлдә булыр – куе керфекләр белән киртәләнгән эчке дөнья, һәрвакыт диярлек, үзеңне чолгап алган тирәлеккә караганда чынрак һәм җетерәк күренә бит... Күзеңне ачканга кадәр, бәхетне сиземләү тойгысы да чынбарлык булып тоела. Йокы-хыялда исә тарихка күчкән гасырлардагы ханымнар патшалык итә («Чайка» спектакленә ясалган костюмнар эскизлары), үзләренең гамьсез-рәхәт дөньясы буйлап авыл балалары чабыша (татар шагыйрьләре иҗатына иллюстрацияләр).

Балалар китапларын бизәү Светлана Ибраһимова иҗатында аерым тема булып тора. Аның акварель белән ясалган өрфиядәй, җиңел, нәфис рәсемнәре Ләбиб Лерон, Айдар Хәлим, Марсель Галиев, Газинур Морат, Хәкимҗан Халиков һәм башка бик күп авторларның китапларында урын алган.  Балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итү җиңел дә, авыр да. Җиңел – чөнки катлаулы метафоралар, психологик образлар тудырасы юк. Балалар дөньясы чуар, юмарт, самими. Авыр ягы шул – балалар нәни генә «күз буяу»ны да кабул итә алмый. Полиграфия гаебе белән рәсемдәге таң сызылуы шәфәкъка әверелгәндә яисә алсу йөзле авыл малайлары күгәргән йөзле йолкышлар кыяфәтенә кергәндә рәссам чын-чынлап хәсрәткә бата. 

Хатын-кыз. Иҗат. Ә мәхәббәт кайда? Тамашачыда, бәлки, менә шундый сорау туар. Мәхәббәт ул һәр җирдә – модерн стилендәге арт-эскизлар, «Зәңгәр шәл» темасына, Тукай шигъриятенә карата офортлар иҗат итүгә этәргеч биргән Мәскәү астындагы иҗат йортына сәяхәттә дә; җанга газиз әни фатирында да; үзе үк сәнгати мираж булган ерак-ерак Венециядә дә. Һәм үзен якында гына сиздереп торган бәхетнең чынга ашасына ихластан ышануда да. Бары тик күзләрне генә ачасы... Бары тик йөрәгең белән генә багасы...

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 17 сентябрь 2021 - 07:08
    Без имени
    Астагы фикерләрне укыдым да, язарга булдым әле. Әни кешене бит беренче чиратта кызының никахсыз яшәве борчый. Өйләнмичә генә яшәуне гадәти хәл итеп карый купчелек хатын-кыз. Гражданский брак, дигән булалар. Сожительство ул. Гражданский брак - ЗАГСта теркәлу ул. Дин буенча өйләнешуне тыйган Совет заманында туган суз. Ничек кенә булмасын, официаль рәвештә өйләнмәгән егет уз өстенә җаваплылык алмый бит. Димәк, теләсә кайсы вакытта ташларга мөмкин. Әнине шул борчый. Кызык, , балага узганмын бугай, дисә, егет нәрсә дияр иде икән? Гаилә корырга риза булыр микән? Әллә төшер, диярме?
    Кызыбызны югалтабыз...
  • 15 сентябрь 2021 - 20:54
    Без имени
    Яраббым син тиле мэллэ .Ир диеп кем баласына ташлый Хайваннар да балаларын ташламый
    Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
  • 15 сентябрь 2021 - 22:03
    Без имени
    Хатынын маржамыни?
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 15 сентябрь 2021 - 22:14
    Без имени
    Алла сабырлык бирсен, купме аталы ятим усэ…
     Алиментка бирсәң... 
  • 16 сентябрь 2021 - 05:32
    Без имени
    Ир дип мин баланы беркайчанда ташламас идем ин беренче урында минем балаларым тора
    Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан