Казан һәм Тукай

Габдулла Тукай музеенда Татарстанның халык рәссамы Ирина Колмогорцеваның «Казан һәм Тукай» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсен карап йөрим. Рәссамның балачактан ук таныш исеме күңелдә уйдык-уйдык хатирәләрне яңартып ала: «Гөлчәчәк» әкиятен, Бари Рәхмәтнең «Сара мәктәпкә бара», Абдулла Алишның «Койрыклар» китапларын бизәгән рәссам бит бу!
Иҗатының башлангыч чорында анималистика жанрында аеруча күп эшләгән... Аның «Мин Казанда яшим» дип аталган «Үзең буя» альбомындагы рәсемнәргә бик мавыгып төсле карандашлар белән «җан өреп» утыруларым да исемдә... Соңрак мин аның Львов полиграфия институтын тәмамлавын, ире – рәссам-сынчы Георгий Зяблицев белән Казанга кайтуын, биредә яраткан эшен табуын белдем. Ул – пейзаж, натюрморт, портретлар, китап графикасы остасы, искиткеч гравер. Һәм, әлбәттә, Е. С. Тейс дигән атаклы рәссамнан офорт ысулын үзләштергән сирәк рәссамнарның берсе. Татарстан китап нәшриятында кырык елдан артык эшләү дәверендә дистәләгән балалар китабын бизәгән, шуңа күрә аның күп эшләре әдәби юнәлеш алу да гаҗәп түгел. Иҗатында Пушкин, Цветаева, Дурова һәм, әлбәттә, Тукай – иң түрдә!Тукай дөньясы аны тәмам сихерли! «Тукай-Кырлай» офорт циклы, шагыйрьнең төрледән-төрле портретлары, әсәрләренә багышланган күпсанлы иллюстрацияләр... «Тукай. Шәкерт белән очрашу» композициясендә шагыйрь образы яраткан Казаныбыз күренешләре белән тыгыз үрелеп бара. Ә менә «Тукай. Уйлану» портретында – шагыйрь уйга чумган яшь егет сурәтендә. Аның романтик кичерешләре динамик штрихларда бик төгәл чагыла. «Шагыйрьнең балачагы» литографиясендә исә эчкерсез уйчан малай халык әкиятләре дөньясында. «Авыру Тукай» композициясе шагыйрьнең соңгы көннәрен, аны югалту хәсрәтен соры-караңгы төсләр гаммасында тагын да көчәйтә. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» дигән күләмле офорттагы катлаулы композицияне күргәч, ихтыярсыз көлеп җибәрәсең. Төрле төсләр белән чуарланган шәрык келәмен хәтерләтә ул: поэма геройлары нинди генә кыяфәткә кермәгән!..
Ирина Колмогорцева картиналарындагы әкияти Казан мине тәмам сихерли: урамнары, җыйнак ишегаллары, борынгы шәһәргә бизәк булып калыккан заманча яңа йортлар, чал Кремль, тылсымлы замокларны хәтерләтүче Кекин йорты, Сынлы сәнгать музее, зәңгәр Әҗем мәчете... Бөтенесе таныш, әмма мин аларны яңача ачам. Динамика, ирекле штрихлар, ракурстан оста файдалану, төсләр, күр, ничек үзгәртә икән һәммәсен! Кремль янында апрельнең алсу сыек томаны аша яфракка бөреләнгән тупыллар, октябрь парк-ларындагы алтын төсләр дуены, җәйге җылы төн зәңгәрлеге... Идел буендагы бакчасында үзе үстергән алмалар, күз явын алырдай чәчәкләр – аларын да рәссам пумаласы иркәләп узган... Рәссамга рәхмәтләр укып, рәхәт бер халәттә картиналарны кабат күздән кичерәм. Сокланам. Тиздән 85 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнүче зур талант Ирина Колмогорцева һаман тынгысыз иҗатта!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
Соңгы комментарийлар
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.