Кайда йолдыз - шунда ай...

Картиналарын карауга, үзең өчен якын һәм кадерле күренешләрне күреп, җанда якты хисләр уяна.
Туган як бизәкләрен танып аласың, челтер чишмәләр җырын, кәккүк тавышын ишеткәндәй буласың, яшел болыннардан үлән исе тарала, ап-ак кышыннан сафлык бөркелә. Йолдызлы күк, айлы төн, урман-таулар, атлар, тирмәләр... Төсләре ачык, якты: яшел дә кызыл, зәңгәр дә сары, ак та шәмәхә... Бер караганда, ул рәсемнәр артык гади, бала күңеледәй ихлас. Әмма без күреп күнеккән әйберләргә бөтенләй башкача карыйбыз. Рәсемнәр бик заманча, беркемнекенә охшамаган, тирән фәлсәфәсе белән сокландыра! «Ак бүре», «Болгар җире», «Рабига күле», «Көрәш», «Корбан чалу» кебек эшләрендә исә милли төсмерләрне тоеп аласың. Шәрык фәлсәфәсе дә, суфичылык та, бай татар халык фольклоры да чагыла аларда. Тикмәгә генә Бакый Урманче традицияләрен дәвам итүче рәссам дип атамыйлардыр инде үзен!Таныдыгызмы? Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган авангард рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов (Шәриф) ул. Бик күп халыкара күргәзмәләрдә катнашкан бу рәссамның эшләре шәһәр, республика өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен дә кыйммәт: милли сәнгать юнәлешендә иҗат итеп, ул халкыбызның рухи кыйммәтләрен торгызуга зур өлеш кертә. Заманча сынлы сәнгатьне милли аһәңнәр белән баетып, аның чикләрен киңәйтә. Яңа ысул-формалар кулланып, авангардчылыкка, абстракциягә нигезләнеп, бүгенге тамашачыны асылыбызга кайтару юнәлешендә эшли, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне яратырга чакыра ул. «Милли юнәлеш булган сәнгать үзенчәлекле һәм бәһасез», – ди иҗатчы. Һәр рәссамның тамырларыбызны чагылдырган үз йөзе, үз теле һәм стиле булырга тиеш дип саный.
Хәмзә Шәрипов иҗатының тагын бер матур ягы – ул төрле техник чаралардан оста һәм отышлы файдалана. Гобелен, батик, киндергә ясалган, эмальгә төшерелгән картиналар, графика, табигый материаллар кулланып иҗат ителгән хезмәтләр – барысы да матурлык һәм гармония идеалларына тугрылык белән сугарылган.
Гади яфраклар. Яшькелт, сары каен, усак, тирәк яфраклары. Ә шуларга күпме картина образлары сыйган! Өе дә, агачлары да, ае, кояшы да...
Күпчелек картиналарында кабатлана ул. Кайда йолдыз – шунда ай... Бу – халык фольклоры. Бу – гармония. Матурлык, нәфислек, җылылык.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.