Кайда да – үз өендә...

Виктория Егорова. Бу исем минем өчен яңа. Картиналары да ачыш булды. Үзе белән танышканчы, башта картиналары килеп керде дөньяма. Виктория үзе Казанда түгел иде, Индонезиядә – арт-фестивальдә, 20 ил арасында Россия­не тәкъдим итүче бердәнбер рәссам буларак катнаша. Танышырга мөмкинлек килеп чыкмый да чыкмый. Шунда уйлап куйдым: бәлки, үзен белергә кирәк тә түгелдер? Сурәтләре аша җибәргән хәбәре – шул да бик җиткән. Җан биографиясе бит барыбер – иҗатта. Әмма сурәтләренә ныграк күмелгән саен, сораулар күбрәк туа башлады. Сөйләшү зарурлыгы – арта... 

«Күпчелек эшләрем эмоция-тәэсирләргә нигезләнгән. Башка илләргә сәяхәт иткәндә җыеп кайткан тәэсирләрме ул, шәһәр читенә чыгып кергән кечкенә генә сәфәрнекеме – кайда нәрсә көтеп торганын белмисең бит. Фәрештәләр яисә Галәмдәге бүтән көчләр белән бәйләнешне тоюдан туган сурәтләр дә бар, болары инде интуиция өлкәсенә карый, монда сүзләр артык...»

«Фәрештә пышылдавы» мине бер күрүдә үк җәлеп итте. Рәссамның дөньясында ялгызлык бөтенләй диярлек юк, булганда да ул – фәреш­тәле, гармонияле. Икен­че бер картинасы – «Тынлык» – икәүнең бөтенлек тойгысында изрәве, гавамнан аерылып, үз аңлашу утрауларына йомылуы. Бу ике сурәт башка картиналарыннан аерылып тора. Мин аларны үзенә күрә бер диптих буларак кабул иттем. Бар да очып китәрдәй җиңел һәм йомшак-садә монда – кызның ап-ак челтәр күлмәге, чәчендәге такыясы да, туташны коендырган алтынсу нур, чәчләренә орыныр-орынмас тибрәнүче таҗын очырган тузганаклар да...
«Төркия циклы» кешеләр бердәмлеген, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең табигый җылылыгын бөркеп тора. «Бу серия Төркиядәге халыкара күргәзмәдә булып кайтканнан соң язылды. Анда мин таулардагы борынгы авыл­ларда йөрдем. Гаҗәеп колоритлы урыннар. Ә өлкән кеше-ләрнең гадәти тормыш-көнкүреше – үзе бер фәлсәфә». 

Чыннан да, шәркый рухны, бер-берсе белән тыгыз үрелгән эшлекле, туганнарча, дусларча мөнәсәбәтләрне нечкә итеп «тотып» ала алган Виктория. Базарда сату итүче агайлармы ул, кафеда утыручы яшьләрме, алма җыючы яки палас сатучы хатыннармы – борынгы тради­ция­ләр, милли-җирле рух бөркелеп тора һәммәсеннән.

«Институтны тәмамлаган гына елларда натюрмортлар, пейзажлар яза идем, ул үзенә күрә бер шундый чор булды, ахрысы. Хәзер инде миңа күп фигуралы кин­дерләр ошый, мин алар аша нәрсә җиткерергә теләгә­немне тоемлый башладым. 2014–2015 еллардагы эш­ләрем сериясендә мин үзебезнең халыкның көнкүрешен, җирле колоритны чагылдырырга тырыштым».
Ретроспектива ясап, Викториянең натюрмортлар һәм пейзажлар чорына «сикерәм». Һәм... ялгызаграк дөньяга юлыгам. Анда кешеләр юк диярлек, булса да, күләгәләр генә. Мәңге еламсырак Питерның яңгыр­ларына, тымызык томаннарына сеңеп беткән тап-буяулар алар... 

«Үз-үземә китеп, бикләнеп тору бик мөһим минем өчен», – ди Виктория. Монысы аңлашыла. Барыбыз да шундый. Миңа аның башка фразасы ошады. Бик символик тоелды: «Мин үз шәһәремне, туган илемне, Россияне бик яратам, әмма иҗат кешесе үзен билгеле бер җирлек, милләт, ил кысаларына гына кертеп «бикләргә» тиеш дип санамыйм. Кайда барсам да, үземне өйдәгедәй хис итәм...»

Бәлки, шуңа туганлык тоямдыр аның образларына карап – төрек агайларымы ул, утраклыкка күчкән чегәннәрме... кызның колагына нидер пышылдаучы фәрештәме. Ул да бит – Туган Йорт символы...
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7567
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3209
    3
    43
  • 4381
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3388
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан