Канатлы рәссам

Ай йөзле бу кызны мин ерактан ук абайладым. Ул да минем уңышлы кадрлар эзләп, фотога төшереп йөрүемне кызыксынып күзәтте. Инде объективны үзенә төбәгәч, сөйләшеп тә киттек. «Мәрьям Садердинова булам мин. Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасымын. Әтием белән җырчы якташларыбызга һәйкәл ачу тантанасына кайттык. Минем әтием шушы төбәктә – Петрякс авылында туып-үскән. Мәскәү авиация институтын тәмамлаган». Рәссам-график икән Мәрьям. Китапларга иллюстрацияләр ясау белән мәшгуль. Әмма аның майлы буяу белән эшләнгән сюжетлы картиналары да байтак.

Бу яшь кенә күренгән туташның инде үзенең башка рәссамнар өчен остаз булуын белгәч, соклануым тагын да арта төште. Югыйсә аның бар булмышында чагылган тыйнаклыгы бу инсафлы татар кызын өй мохитеннән бер дә читкә җибәрмидер кебек тоелган иде. Ул, әнә, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамларга да, Россия Рәссамнар берлегенең дипломанты булырга да, Англиядә, Франциядә, Иранда, Словакиядә төрле елларда үткәрелгән конкурсларда лауреат исемен алырга да өлгергән.

Ул бизәгән китаплар арасында Шекспир трагедияләре җыентыгы, Ф. Рабленың «Гаргантюа һәм Пантагрюэль» романы, А. Пушкинның «Борис Годунов» әсәре аерым бер урын алып тора. Күрәсең, китап бизәү эшенә Россиянең халык рәссамы, профессор В. Пановтан өйрәнү, Россиянең халык рәссамы, профессор Ю. Иванов янында стажировка узулар эзсез калмагандыр.

Татар укучысы Мәрьям Садердинованың Мәрҗани китап йорты чыгарган татар әкиятләре җыентыгына ясаган эшләрен аеруча хуп күрә. «Өч күгәрчен» әкияте аның үзенә дә кечкенәдән таныш. Кайсы татар баласы әкият тыңламыйча гына йокларга ятсын инде! Ул әкиятләрдә канатлы атлар да, батыр егетләрне очыртып кына алып китә торган Сәмруг кошлар да бар. Әнә шул канатлы очышлар турында хыяллану әтисен авиация институтына юнәлткән булса, кызны канатлы иҗатка алып килгән. Чыннан да, татар һәм кырымтатар әкиятләренә ясалган иллюстрацияләрдәге егетләр, грек әкиятләрендәге Икар кебек, күккә талпынып очалар. Һәр әкияттәге кебек, аның рәсемнәрендә дә урманнар кап-кара, күлләр сер тулы, аждаһалар явыз. Әмма барысында да яхшылык җиңеп чыга.

Татар әкиятләрендәге кебек, рәссам Мәрьямнең дә иҗат юлы җиңүле. Ул инде 2001 елдан бирле Мәскәү, Бөтенроссия, чит илләрдәге күргәзмәләрдә катнашып килә. 2012, 2013, 2015 елларда аның үзенең персональ күргәзмәләре дә булган. Исем булгач, иҗатына ихтыяҗ да бар. Мәрьям Садердиновага акварель, гуашь, темпера, акрил, тушь белән язылган эшләргә заказлар килеп кенә тора.

Аның хезмәтләре Россиянең һәм дөньяның төрле коллекцияләрендә урын алган. Алар хәтта Бөекбритания королевасы Елизаветаның шәхси фондында да бар. Франция, Словакия, Америка сәнгатьсөярләре – җәмгысы 11 шәхси коллекция үзләрендә Мәрьям Садердинова әсәрләрен булдырган.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.