Иҗади аппетитны уятырлык күргәзмә

ТР сынлы сәнгать музее Санкт-Петербургнын Рус музее белән күптәннән хезмәттәшлек итә. «Табынга чакыру» күргәзмәсе дә шушы хезмәттәшлек җимеше. А.Корзухин, И.Репин, П.Кончаловский, А.Лентулов, К.Петров-Водкин, И.Машков, А.Куприн, Ю.Васнецов, С.Герасимов әсәрләрен күреп, рус кулинар традицияләре белән танышырга тәкъдим итәбез.
Тәгам җыю, ягъни ашау, табында утыру – үзенә күрә бер ритуал. Халыкның бөтен йола-гадәтләре шунда чагыла. Элек-электән дәүләтара мөнәсәбәтләр, килешүләр, карарлар бер өстәл артында, бер табында кабул ителгән. Әгәр син кеше белән бер табынга утырасың икән, димәк син аңа ышанасың, аны дус дип кабул итәсең. Болар барысы да халык иҗатында дәлил таба. Мәсәлән, русларның «аның белән ботка пешереп булмый», ягъни аның белән эш барып чыкмаячак, дигән әйтемнәре бар. Тарихы болайрак. Борынгы заманда руслар башка ырулар, илләр белән тынычлык турында килешү төзегәндә ботка пешереп мәҗлес ясый торган булганнар. Ризыкка әнә шундый мөһим роль бирелгән.
Әлбәттә, рәссамнарны табын, ризык темасы, беренче чиратта культурология ягыннан түгел, эстетикасы ягыннан кызыксындыра. Рус рәсем сәнгатендә дә мондый сюжетлар шактый киң таралган. Ике ел элек Санкт-Петербургның Рус музее гастрономия темасына караган бу әсәрләрне берләштереп тулы бер күргәзмә оештыра. Һәм менә быел экспонатларның бер өлеше Казанда ТР Сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителде.
Биредә рус кулинар традицияләре белән танышудан тыш, Россия тарихына да күзәтү ясыйсың. Ничек кенә булмасын, тарихи вакыйгалар халыкның нәрсә, ничек ашаганына тәэсир итә. Тәгам җыюның үз модасы барлыкка килә. Мәсәлән, төрле патшалар чорында хәтта өстәл бизәлеше дә төрлечә булган. Илнең материаль хәлен беләсең килсә дә, өстәлдәге ризыкка кара. Ачлык еллары турында К.Петров-Водкинның «Селедка» картинасы сүзсез дә сөйләп бирә. «Кеше ул – ашаган ризыгы» диләр бит. И.Репинның «Юбилейный обед», А.Вишняковның «Крестьянская пирушка» әсәрләре төрле катлам кешеләренең тормышы турында аерымачык мәгълүмат бирә.
Крестьян, сәүдәгәр, дворян, патша табыннары күпме генә аерылмасын, аларда барыбер охшашлык табып була дип саный Санкт-Петербург Рус музееның методика бүлеге мөдире Елена Станкевич. «Русларның кунакчыллыгы чит ил кешеләрен һәрчак шаккаттыра торган була. Әле борынгы Русь чорында ук илчеләр арусларның бай табыннарын, ашыкмыйча гына, иркенләп ашауларын гәҗәпләнеп сөйләгәннәр. Патша табынына килсәк – өстәлдә балык, ит ризыклары, тәм-томнардан тыш, һичшиксез борыч, чабыр, шафран кебек тәмләткечләр булган. Болар барысы да хуҗаларның байлыгы, ерак илләр белән сәүдә итә алу мөмкинлеге турында сөйли. Крестьян табыннарында да бәйрәм вакытында биш-алты ризыктан да ким булмый. Гомумән, башкалардан уздырып эшләү, шаккаттырырга тырышу – рус менталитета хас әйбер», ди ул.
Күргәзмәнең тагын бер залына «Рәхим итегез». Татарстан рәссамнарының эшләре тәкъдим ителгән әлеге экспозиция нәкъ шулай атала. Кызганыч, биредә без татар табынының тарихын күзәтә алмабыз, күпчелек әсәрләр бары 20 гасыр күренешләрен сурәтли. Натюрмортларда – ак-ап, пөхтә ашъяулыклар, кызылбашлы сөлгеләр, өстәл түрендә икмәк. Татарларда ризыкка карата хөрмәт – ана сөте белән керә торган әйбер, бу мөнәсәббәт рәсем сәнгатендә дә чагылыш таба. Фукс язган Казан татарларының җидешәр ризыклы бәйрәм табыны түгел, нәкъ менә авыл табыны игътибар үзәгендә, чөнки татар ризыгы, гадәттә, җир җимеше. Әлеге тема аша рәссамнар халыкның ризыкка мөнәсәбәтен генә сурәтләми, үзләре дә, билгеле бер рәвештә, җиргә, икмәккә рәхмәтләрен белдерә сыман.
ТР Сынлы сәнгать музеенда әлеге күргәзмә 17 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.