Гөлләрдән илһам алып...

Купшы чалмабашлар, затлы розалар, тыйнак-оялчан кыр чәчәкләре... Рәссам Татьяна Никашина иҗатының зур бер өлеше гөл-чәчәкләргә багышланган. «Мин – гомерем буе гөлләр арасында, – ди ул. – Үземне белә-белгәннән бирле әнием бакчабызны тутырып чәчәк үстерде. Шул гүзәллек кечкенәдән күңелемә илһам орлыклары салгандыр, мөгаен».
Аның картиналары күңелдә гел якты, матур хисләр кузгата, күзне иркәли. Әнә бакчаларның көзге бизәге – кашкарыйлар, алар янында сусыл алмалар, икенче бер картинада – мәмрәп пешкән баланнар. Болар шулкадәр чын, үрел дә ал гына!
Татьяна Никашинаның табигатьне, хатын-кыз матурлыгын сурәтләгән эшләре дә байтак. Җир-ананың гүзәл таҗы – чәчәкләр һәм үзе дә шул чәчәкләргә тиң хатын-кыз. Рәссам иҗатында алар гел янәшә, ул аларны гел бергә сурәтли. «Мин тормышны, чәчәкләрне, кешеләрне яратам, алар мине иҗатка илһамландыра, – ди ул. – Рәссам булып китүем кызык кына килеп чыкты. Без, 17-18 яшьлек егет-кызлар, Казандагы 22 нче заводта тәҗрибә үтеп йөрибез. Егетләребез балык тоту белән «җенләнә». Боларга иске генә бер фургон бирделәр. Минем аны бизисем, матурлыйсым килде. Тоттым да, уен-көлкеле шаян рәсемнәр төшерә башладым. Барысына да ошады. Икенче көнне иртән заводка килүемә, инде бизәүче-рәссам итеп билгеләнүем хакында боерык эленеп тора иде. Ул вакытта әле тәҗрибәм аз, күп нәрсәне белмим дә. Берсендә тукымага өндәмә язарга куштылар. Яза торам, буяуларым агып бетә тора: акбур кушасы булган икән. Акбур кушканы исә, кипкәч, коелды да төште – җилем кушмаганмын».
Кайчандыр рәсем сәнгатендә беренче адымнарын кыяр-кыймас кына ясаган кыз бүген инде танылган рәссам – профессиональ рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның эшләре күп кенә иҗат сөючеләребезнең шәхси коллекцияләрендә саклана, күргәзмәләрдә урын ала. Күптән түгел генә Прагада узган күргәзмәдә дә иҗатын югары бәяләгәннәр.
Татьяна Никашина батик ысулы белән дә иҗат итә: ефәккә бизәк төшерә. Монысы үзенә бер үзгә техника. Ак ефәктә – күз явын алырдай чәчкәләр. «Картиналарымны шатланып язам», – дигән иде Татьяна Никашина. Бу шатлык хисен рәсемнәре аша безгә дә өләшә ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.