Логотип
Рәссам сәхифәсе

Фәридәнең көмеш болыны

Фәридә Харрасова бик сирәкләр, тамгалы талантлар гына җөрьәт итеп аяк баса торган сәнгать сукмагыннан гади генә атлап китә. Бик чибәр һәм бердәнбер кызларына ата-анасы бүтән төр һөнәр сайлый да белмәгәндер инде. Сәнгать мәктәбеннән соң Театр училищесының театр декораторлары әзерли торган бүлеген кыз үзе сайлый. Һәм... бер генә спектакльне дә бизәп карамый.

Гомумән, ул башка рәссамнарга охшамаган – мольберт күтәртеп куймый, өстәл өстенә ефәк тарттырылган киергесен сала да, башында туган образлары чайпалганчы, чуалганчы аларны нәфис итальян тукымасына «марабу» дигән буяу белән төшереп калырга ашыгып, өстәл янына килеп баса. Нәтиҗәдә хыялның үзе кебек бай, төсләр уйнавыннан балкып торган матур батик килеп чыга. «Батик» термины жанрны гына түгел, рәссамның иҗат җимешен дә аңлатса кирәк. Ул исә матур яулык та, затлы картина да булырга, хәтта тәрәзә пәрдәләре сыйфатында җилфердәргә дә мөмкин. Күргәзмә иясенең кигән киеме дә батик иде ләбаса.

Япон, һинд, малайзия кызларының киемнәрендә күзнең явын ала торган буяулар рәссам Фәридә Харрасованың каләме тигәч, яңа балкышка ия була. «Испан биюе» дигән батик картинада бу буяулар яратуны, дәртне, яшьлекне, тыелгысыз хисләрне чагылдырырга ярдәм итсә, «Ак сиреньнәр» картинасында, төсләр тыйнакланып калып, ак чәчәкләр сафлыгын алгы планга чыгара. Ә менә «Көмеш болын» картинасы – ул балачак, туган якны сагыну! Фәкать нечкә сагыш кына әнә шундый көмеш тоҗымнардан тукыла ала! Әлеге картинадагы сызыкларның камиллеге хәйран итә. Нык кул белән сызылганнар! Китап графикасына багышланган еллар ныгыткан икән рәссамның кулын. Ә нык кул кирәк. Чөнки нәфис, нәзек тукыма кат-кат буяу тигергәнне яратмый.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар