Дүрт фасыл җәй

Рәсемнәренә беренче юлыккач, туган тойгы: өйгә кайту. Сүз туган нигез, Ватан турында бармый. Җанның вакыт һәм чиксезлек кырыннан ирекле булган яссылыгын, тәңгәл­леген табуы дисәм, дөресрәк булыр. Аның киндерләрендә дүрт фасыл буена Җәй яши. Хәтта кышкы пейзаж, натюрмортларында да. Әйтерсең, киндер түгел, ә куе, кызгылт-сары бал белән тулы кә­рәзләр. Һәм ул бал синең күңелеңдәге кәрәзләргә салмак кына саркыла. Җылыта. Аларда вакыт-вакыт Густав Климт картиналарыннан кубарылып төшкән алтын кабырчыклар да сиземләнә.


Ольга Сушкованың картиналарын фотокәгазьгә төшереп, өемдәге аш бүлмәсе диварларына элдем. Кышкы озын кичләрдә мәтрүшкә, бөтнек, гөлҗимеш, киптерел­гән кура җиләге салып пешергән хуш исле чәйне бизәк­ле юка чынаякларга агызам да, аякларымны бөкләп урындыкка менеп кунаклыйм һәм аның картиналарыннан сирпелгән алтынсу нурда коенам.

Без үзебезнең климатта озын Кышны ярым уяу-ярым йокылы халәттә уздырабыз бит. Җәйне сагынып. Җылыга сусап. «Төш» картинасында нәкъ менә шул күзгә бәрелә: тәрәзә артында бауга элгән керләр, күләгәләр яткан зәңгәрсу кар, салкын буяулар, ә киндер­нең икенче өлешендә – алтынсу-кызыл җылылык.

Аның дөньясы – хатын-кызларның мең төсмерле кичерешләр гаммасыннан торган мозаика. Әби-бабайлардан килгән гадәтләр, йолалар, без акрынлап югалта барган салмак, тыенкы, булганына шөкер итеп яши белгән тор­-
мыш тукымасы бу. Монда ханымнар, Вакытны ашыктырмыйча гына, нарасыен көтә, тирбәтә, имезә: көзгедәге сурәтен барлый, кое янында тукталып, уйларын тәртип­ли. Ачык калган китап-дәфтәр битләрен ефәк җил җил­фер­дәтә. Өстәлдәге гөлсарда тере чәчәкләр кинәнеп утыра. Хәтта «Яңгыр» картинасындагы караң­гы фондагы ялгызлык та чын мәгънәсендә дөм ялгызлык түгел.

Ул ашъяулыкның чуар бизәкләрендә «укылган» өмет, көтү халәтенә һәм гөрләп чәчәккә баткан сирень белән сердәшлеккә манылган.

Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Ольга Сушкова Казан сәнгать училищесын кызыл диплом белән тәмамлый, Дрездендагы Югары сән­гать мәктәбендә профессор Ральф Кербах классында дәресләр ала. Эшләре Россия­дәге, Украина, Алма­ния, Швейцария, АКШ, Фран­ция, Австра­лия, Эстониядәге шәхси коллекция­ләрдә саклана.
Аның дөньяга карашында балалык чорыннан калган яктылыкка, самимилеккә, яратуга урын бар.

– Һәркемнең картиналар язар өчен үз сәбәпләре табыла. Алар күп. Минем очракта бу сәбәп – иң беренче чиратта тойгы-кичерешләрне искә төшерергә, кайтарырга омтылу, – ди Оля үзе. – Рәсемнәремә мотивны мин як-ягыма күз ташлауга табам – якты­лык­ның ничек уйнавын күреп, ел фасыллары­ның алмашуына шаһит булып. Һәм һәр утырган саен киндеремне балачак тәэсирләре, кичерешләре белән өртәсем килә. Без са-
бый чакта тирә-юньгә тылсым вәгъдә итүче тынлык җәелгән иде бит. Минем­чә, хәзерге тормыш шаукымында безгә шул тынлык һәм гадилек җитми...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 29 октябрь 2020 - 12:06
    Без имени
    Алланын кахаресе тошкэн нэрсэ ул сихерчелэр йорэк бэгерлэргэ утте алар ..тэмуг кисэулэре..узлэре ясый белмэгэне ясатып кайта белмэгэне улэ бетэ интт..ан ойрэнэ ..
    «Сихер бозды...»
  • 29 октябрь 2020 - 09:35
    Без имени
    Әдәби. Әсәр шундый була ул. Кайберәүләр көнаралаш гаибәт язалар да, оялмыйча хикәя дип куялар. Укыган, талантлы кеше язган әдәби әсәр ичмасам. Рәхәтләнеп укыдым. Ике авыл хатыны көтү куганда сөйләшеп торган гаибәт тибындагы нәрсәләрне чыгармасагыз яхшы булыр иде. Менә шушындый әсәрләр чыгарыгыз!
    Умырзая
  • 29 октябрь 2020 - 17:45
    Без имени
    Уйлый белмилэрдер, Уйлый белсэлэр энилэре бауга менмэс иде.
    Үкенечләр - урман...
  • 29 октябрь 2020 - 20:22
    Без имени
    Аллага тапшырдык донья ни кадэр рэхэт булса да кешелэр каты бэгъерле
    Үкенечләр - урман...
  • 29 октябрь 2020 - 21:32
    Без имени
    Сез нигэ балаларын гына гаеплисез олы кешенен акылыда китергэ момкин бит Белмичэ кешегэ гаеп ташламагыз елауларында гаепкэ алмагыз узегезне алар урыны на куеп карагыз башта
    Үкенечләр - урман...
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...