Бармак очларында туган сәнгать

Рәссам Анастасия Бузунеева белән танышу
«Тормыш үзе – иҗат өчен чиксез киң мәйдан», – ди рәссам. Күпмилләтле Урта Азиядә туып-үскән рус кызы Анастасия Бузунеева (Анастас) Казанга килгәч, бу калага чын-чынлап гашыйк була. Кечкенәдән үк төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә ихтирам белән карарга өйрәнгән, якты, ачык бизәкләрне яраткан кызны татар халкының милли мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре әсир итә. Хәтта ки зирәк мәкальләрендә дә бизәк күрә ул. Казан аңа тере, һәрвакыт хәрәкәттәге организм булып күренә. Казан – матур, горур шәһәр, кайчак хатын-кыз кебек көйсезләнеп, назланып та ала. Һәм Анастасия 2010 елда «Казан – хатын-кыз затыннан» дигән сериясен башлап җибәрә. «Сөембикә биюе», «Казан өстендә таң ата», «Төнге әкият» картиналарындагы образлар талгын музыкага әкрен генә бөтерелә кебек...
«Бу темага язган саен, ул киңәя генә бара. «Татар халкының зирәклеге» дигән яңа серия шулай барлыкка килде», – ди Анастасия. «Язлар ике килә, ә яшьлек бер генә», «Әгәр Аллаһ үгезгә канатлар бирсә, ул бөтен йортларны җимерер иде» картиналарында, мәсәлән, Анастасиянең халык мәдәнияте белән танышудан туган шатлык хисләре тоемлана. Бу эшләрдә шәрык фәлсәфәсе, әйткән сүзнең көче, хәтта авазлар матурлыгы чагыла. Рәссам халкыбызның бай һәм катлаулы мәдәни дөньясын күрсәтә алган.
Анастасиянең эш техникасы да үзенчәлекле – аның картиналары бармак очларында туа. «Бармактан суырып алынган», дип шаярта ул үзенең эш алымы турында. Ә чынлыкта ул пумаланы буяуга манып түгел, ә бармак очларындагы буяуны тукымага төшерә. Илһам килгән минутларда аның бармаклары да биеп кенә тора! Төрле иҗади тәҗрибәләргә ирек биреп кенә өлгер.
Анастасия Бузунеева дигән рәссам шушы йомшак, нәзберек образлары төшкән картиналары астына «Анастас» дигән тәхәллүс куя. «Һәрвакыт үземә үзем юл ярып яшәгәнгәдер, мөгаен, шушы тәхәллүс күңелемә якын булды. Кыска чәчле чагым, холкымның кырысрак чоры да бар иде. Шул вакытта алган Анастас исеме иҗатыма фатиха бирде кебек, – ди Анастасия Валентиновна. Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында дизайнер белгечлеге алганнан соң, Анастасия картиналарны «үзе өчен» генә иҗат итә әле. – Нәкъ менә Анастас мине ел саен күргәзмәләр оештырырга, эшләремне сәнгать сөючеләр хөкеменә тапшырырга мәҗбүр итә дә инде».
Анастасия Бузунееваның эшләре «Казан кремле» музей-тыюлыгында, Татарстанның Беренче Президенты галереясында, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә урын алган.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
24 гыйнвар 2021 - 22:12Без имениСина нэрсэгэ ул.баланны алыштырма.рэхэтлэнеп Балан белэн Тор.ил бетмэсэ Ир бетми.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:28Без имениМин баламны иргэ алмаштырмас идем. Бала бит ул Аллаhа тагэлэнен ииин зур бул. Балбагерь ите!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:50Без имениУзегез эйтеп торасыз -уенчык тугел бит ул ташлап калдырырга дип. Баоагызны ташлап китеп, гомергэ укенерсез. Рэнжетмэгез сабыйны. Э бу иргэ килгэндэ-ойлэнмэс борын эти-энисе сузен сойли, уз фикере булырга тиеш бит инде. Ташлагыз аны. Э насыйп ярыгыз очрар.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБергэ тора башлауга ул сине балан белэн аралаштыртмаячак. Уз фикере булмаган кеше тормыш итэргэдэ яраксыз ул....Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.