Аны дөнья белә

Рәссам Нишә БАНУ белән танышуыбыз көтмәгәндә булды. Истанбулга Казаннан Туган тел бәйрәменә барган бер төркем Айа Суфия соборыннан чыгып киләбез. Арабызда танылган галим Хатыйп ага Миңнеголов та бар. «Игътибар иттегезме, күпме йөреп бер аһ итәрек чибәр кыз очратмадык. – ди ул. Шунда ук галимебезнең йөзе балкып китте. – Әнә берәүсе басып тора икән ләбаса! Картиналар янында! Барыйк әле шунда!» Собор эргәсендә урынланган «Җәннәт бакчасы» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсенең хуҗабикәсе, дөресрәге, авторы – рәссам Нишә Бану икән бит бу гүзәл ханым! Искиткеч матурлык дөньясыннан гыйбарәт күргәзмәне карап чыгуга, рәссам тирәсенә җыелдык. «Казаннан, – дибез. – Татарлар...»
Шул мизгелдә рәссамның йөзе картиналарындагы буяулардан да җетерәк булып яктырып китә. «Казаннанмы? Татарлармы? Сез минем кардәшләрем ләса! – дип, сөенечтән балкып, ул барчабызны берьюлы кочаклап алды. – Мин дә татар кызымын. Кырымтатар кызы. Истанбулда туганмын. Нәселем Бакчасарайдан. Сугыш башлангач, безнекеләр башта Румыниягә, аннан Төркиягә күченгәннәр».

Нишә Бану ханым белән сөйләшеп сүзләр бетмәде. 3 яшеннән, дәү әнисенең бирнә сандыгын мольберт сыйфатында файдаланып, рәсем ясый башлаганын да, 10 яшьләрендә портретлар ясауга һәвәсләнеп, үзләре яшәгән мәхәллә кешеләрен сурәткә төшереп бетерүе турында да, Мәрмәрә университетында башта немец филологиясе факультетында, соңрак шул ук университетның сәнгать факультетында белем алуы хакында да сөйләде ул. «Минем бер бабам хан сараенда нәкышче булган. Төркиядәге күп кенә сарайларны бабам – әниемнең әтисе Али Риза әфәнде бизәгән...» Милләтенә тартылуы бик көчле иде Нишә ханымның. Казанда күргәзмә оештыру хыялы да зур иде аның. Казанда күргәзмәсе әлегә күренмәде. Әмма Австриядә, Германиядә, Италиядә, АКШта, Швециядә һәм Европаның башка илләрендә 60 лап күргәзмәсе оештырылган, байтак эшләре шәхси күргәзмәләргә сатып алынган бу рәссам ханымның иҗатын Казанга китертәсе, аны татар дөньясы белән таныштырасы иде бит.
Үз иҗатында академизмны да, тыелгысыз һәм чикләнмәгән хыял байлыгын да оста файдалана белгән рәссам ханым үзенең иҗат өслүбен «спонтанлык», ягъни күңел түреннән, йөрәктән кинәт бәреп чыккан тойгыларның, аллы-гөлле буяуларга манылып, киндергә түгелеше сыман аңлатырга тырышса да, бу хисләр ташкыны озын гомерле булырга охшап тора.
Сәнгать белгече һәм философ Исмаил Туналы Нишә ханымның иҗатына мондый бәя бирә: «Дөньяны тойгылы хыял көче белән аңлаткан Нишә Бану рәсем техникасының хакимедер.
Аның рәсемнәре һәр кешегә әңгәмәдәш була аладыр. Һәм Нишә Бану рәсемнәренең һичбер көндәше була алмастыр. Моңа ул чикләнмәгән, һич нигә буйсындырылмаган хыял егәре белән ирешә».
Аерылышканда без бергәләп фоторәсемгә төштек. Истәлеккә дип, сагынмаклык итеп.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.