Гөлләр сере

«Чуар яфраклы кротон гөлемнең аскы яфраклары коелып төште, ә өске яфраклар яшелләнепме-яшелләнде. Нишләргә? Диләрә. Әлмәт.»
Кротон гөле яхшы үссен өчен, аны 14-16 градустан түбән булмаган температуралы якты бүлмәдә тотарга кирәк. Температура түбән булган очракта, гөлнең яфраклары коела башлый. Ә яфракларның яшелләнүе — яктылык җитмәүдән.
Кышкы көннәрдә кротонга ешрак су бөркергә, яфракларын юеш чүпрәк белән сөртергә кирәк. Аңа бары тик җылы су гына сибәргә ярый. Җәен туфрагы даими дымлы булырга тиеш.
Кротонның яфрак очлары көрәнләнә башласа, димәк, бүлмәдә кирәгеннән артык коры һава, яфрак читләренең көрәнләнүе температураның түбәнлеген күрсәтә.
Гөлнең яшь үсентеләрен ел саен март аенда (картрак үсентеләрне 2-3 ел саен) туфракка утыртыгыз.
____________________________________________________________
«Опунция кактусын ничек үрчетергә? Миләүшә. Казан.»
Гөлнең иң нечкә җиреннән бөтен бер буынтык кисеп алыгыз. Киселгән урынга төелгән күмер сибеп, ике көнгә киптерергә куегыз.
Шуннан соң үсентене коры ком тутырылган кечкенә чүлмәккә вертикаль рәвештә утыртыгыз. Аумасын өчен ике яктан агач таякчыклар белән терәтегез. Аннары шул үсентеле чүлмәкне кояш нурлары төшмәгән якты урында бер ай тотыгыз. Шул вакыт эчендә үсенте тамырланырга тиеш һәм аңа җиңелчә су сибәргә кирәк.
_____________________________________________________________
«Пуансеттия икенче тапкыр чәчәк атсын өчен аны ничек тәрбияләргә кирәк? Равилә. Чаллы.»
Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур.
Беренче кагыйдә: аеруча кышын ачык яктылык кирәк. җәй көне эссе кояштан качырып, күләгәле урынга куегыз.
Икенче кагыйдә: пуансеттия беренче тапкыр чәчәк атып бетергәч, аның яфраклары коела. Шул чакта берничә көчле ботак кына калдырып, гөлне сирәкләгез.
Өченче кагыйдә һәм иң мөһиме: Пуансеттия кыска көн гөле. Сентябрь ахырында гөлле чүлмәкне иң караңгы суыграк урынга куегыз яисә көн кичкә авышуга, караңгы кәгазь яисә катыргы белән каплагыз, ә иртән ачыгыз. Пуансеттия караңгыда көн дә иң кимендә ундүрт сәгать утырырга тиеш. Сигез ай дәвамында шул кагыйдәне үтәгәндә, пуансеттия декабрь аенда икенче тапкыр чәчәк атачак.
Дүртенче кагыйдә: яшь ботаклар үсеп чыккач, пуансеттияне иң якты урынга куегыз. Көчсез ботакларын шунда ук сындырып ташлагыз. Чәчәк ату чорында пуансеттияне минераль ашламалар белән ун көн саен туендырып, яфракларына ешрак су сиптереп торыгыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.