Чәчәк түтәле

Урамда — яз. Гөлләр күзен ачкан чак. Тик бу матурлык бер мизгел генә... Әйдәгез, без бу гөлләрне тукымага күчерәбез! Бер көн эчендә күз явын алырдай гөлләмә чигәргә өйрәтәм үзегезне. Бик матур килеп чыга ул — кысага тарттыр да, стенага эл — бер дигән картина! Без исә диван мендәрен бизик, сабан туена кайткан кунаклар шаккатсын!
Кирәк:
- 30х30 үлчәмендәге мендәр тышлыгын бизәү өчен киңлеге 5 см булган атлас тасмалар: алсу шәмәхә төслесе – 2,5 м, сары төслесе – 1,6 м, ачык ал төслесе – 1,10 м (запас белән алсагыз да комачауламас);
- киңлеге 2,5 см булган тасмалар: яшел төслесе – 1 м, кишер төслесе – 75 см, сары төслесе – 30 см;
- киңлеге 1 см булган тасмалар: ак төслесе – 3 м, яшел төслесе – 2 м;
- тасма төсләренә туры килә торган мулине яки тегү җебе;
- зур күзле юан энә (аны камыт энәсе, диләр);
- гади энә;
- шәм яки шырпы;
- мендәр тышын тегү өчен 35х70 үлчәмле җитен тукыма;
- чигеләсе тукыма сыярлык киерге.
Бизәк мендәр тышының алгы ягында гына. Бизәргә керешкәнче, рәсемнең эскизын тукымага төшерергә кирәк (каләм эзләре беленер-беленмәслек кенә булсын). Тасмаларны һәм тукыманы үтүкләгез.
РОЗА ЧӘЧӘГӘ
(Фото 1) Алар 5 см киңлектәге тасма белән ясала. Гади энәгә тасма төсенә туры килә торган җеп саплап алып, тукымага биш тармаклы «кар бөртеге» ясыйбыз. Һәр тармак 3 см, әзер розаның диаметры 6 см булачак. Атлас тасманы 80 см озынлыгында кисеп алып (тасма очы турыга түгел, кыйгачлап киселә), ике очын шәм утында көйдерәбез – сыпылырлык булмасын. Тасманы зур күзле энәгә саплыйбыз.
(Фото 2) Энәне «кар бөртеге»нең урта бер җиреннән сул яктан тартып чыгарабыз һәм якындагы беренче тармак астыннан уздырабыз.
(Фото 3) Алга таба тасманы бер тармакның аскы ягыннан, икенчесенең өске ягыннан алмаш-тилмәш уздырып, тасманы урап бетерәбез. Артык тарттырмагыз, бушрак булса, чәчәк матуррак килеп чыга. Тасманы роза таҗы рәвешенә кертеп, кул белән боргаларга кирәк. Тасма очын тукыманың сул ягына чыгарып, энә-җеп белән чәнчеп куегыз.
РОМАШКАЛАР
(Фото 4) Аларның да диаметры 6 см. Түгәрәк савыт белән тукымага чәчәкнең эскизын сызабыз. Уртада тагын бер бәләкәй генә түгәрәк. Ромашка таҗлары әнә шул эчке түгәрәктән тезелә башлый. Бер ромашканы чигү өчен 1 см киңлектәге тасмадан 1 м кисеп алыгыз. Чама белән 13-14 таҗ чыгарга тиеш.
(Фото 5) Ромашка уртасы 2,5 см киңлектәге 15 см сары тасмадан ясала. Энәне уртадагы түгәрәкнең бер читеннән тартып алабыз да, чак кына ара калдырып, сул якка чыгарабыз. Уң якта кыска гына элмәк барлыкка килде. Тагын бер элмәк ясыйбыз. Бу элмәкләрне яткырып, сары төстәге җеп белән тукымага тегеп куябыз.
ГӨЛ САБАКЛАРЫ
(Фото 6) Сабаклар 1 см киңлектәге яшел тасмадан ясала. Тасманың озынлыгы сабак озынлыгыннан 2-3 см артыграк булсын. Тасманы тыгыз итеп бөтереп, сабак урынына тегеп куябыз.
Сабакларны мулине җебеннән тамбур җөе белән дә чигәргә була.
ЯФРАКЛАР
(Фото 7) Сабак тирәли тезелгән яфраклар 1 см киңлектәге тасмадан ясала. Тасманы озын кисмәгез, тукыма аша күп уздыра торгач, сыпыла ул. Сабак төбеннән чигә башлыйбыз. Энәгә сапланган тасманы сабакка бик якын итеп тукыманың уң ягына тартып алабыз да, 1 см атлатып, тасма аша сул якка чыгарабыз.
ЧӘЧӘК БӨРЕЛӘРЕ
(Фото 8) Тасманы 15 см кисеп алып, тукыманың уң ягына тартып чыгарабыз да,аз гына бөтереп, тукыманың сул ягына тартып алабыз. Уң якта 4 см биеклегендә элмәк кала. Шуны, ачыла башлаган бөре рәвешенә кертеп, тукымага тегеп куябыз.
БӨРЕ КАСӘСЕ
(Фото 9) Бөренең аскы өлешен каплап, яшел тасмадан (2,5 см киңлектәгесе) ике касә яфрагы ясыйбыз. Тасманы бөре төбендә үк уң якка чыгарып, 3 см атлатабыз һәм, бөренең кырыена ук терәп, тукыманың сул ягына тартып чыгарабыз.
Инде мендәр тышын тегеп бетерәсе генә калды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.