Логотип
Бала

Үзем генә беләм...

(баланың сигезенче-тугызынчы айлары)

Баксаң, тагын бер бала табар вакыт узган икән! Вакыт оча гына! Ә мин шул соңгы тугыз айның һәрбер көне ничек узганын хәтерлим... Бала үстерү, тәрбияләү турында никадәр китап укылган. Бихисап! Танышлар белән аралашулар сирәгәйгәч, декретта утыручы ханымнар кыргыйлана дигән фикер йөри. Дөрес түгел!

Бүгенге көн әниләре бик аралашучан, җәмгыятьтән һич аерылмаган! Интернетта, балалар мәйданчыкларында, кибеттә бер-беребез белән сөйләшер темалар бетмәс-төкәнмәс! Фикер алышабыз, киңәшләшәбез, ярдәмләшәбез. Тәҗрибәле әнигә әйләнеп барам бугай, бала үстерү турында белемемне көн саен тирәнәйтәм бит!

 

Бүлмәдәге температура

Безнең өй җылы. Бүлмәне җилләтер өчен тәрәзәне ачкач та, эсселек бик азга гына 20 градуска төшеп ала. Ә баланың бүлмәсе 18-21 градус булырга тиеш! Юк-юк, онытмыйбыз: безгә нормаль тоелган җылылык – балага эссе! Димәк, бүлмәне җилләтергә дә җилләтергә генә кала! Сезгә салкынчамы? Оек киеп куегыз, кофта... Ә балага памперс өстеннән юка ыштан, юка колготки (алдынгы карашлы әти-әниләр ялан тәпи йөртә, мин дә шулар рәтенә керәм – өйдә оекбашны сирәк кидертәм). «Аяклары салкын!» дип баланы киендерергә ашыкмагыз. Салкын аяк – кан тамырларының спазмнарын аңлата, ягъни җылылык югалмасын өчен ияләшү механизмы ул. Тамырлар мондый тренировка алмаса, алга таба, салкын булганда спазм акрын барлыкка киләчәк, һәм бала тиз туңучанга әйлә­нәчәк. Хәзердән үк чыныгып үскән баланың сәламәтлеге өчен чыланган аяклар да ул кадәр үк куркыныч булмас.

Урамга чыгарга ничек әзерләнүемне берәрсе күрсә, армиядә хезмәт итеп кайткан, дияр иде: барлык хәрә­кәтләрем җайга салынган. Бер! Үзем киенәм. Ике! Баланы киендерә башлыйм. Өч! Тәрәзәне ачам. Дүрт! Балага комбинезонын кидерәм дә коляскага салып, лифт янына тәгәрәтеп чыгарам (ярдәм итүче булса, ул баланы урамга ук алып төшә). Биш! Җылы курткамны җилкәгә салам да, арбаны алып төшәм. Урамда баланы юрган белән дә каплыйм.

Һава сулап йөргәндә кулларын тотып карыйм – җылы икән, димәк, туңмаган. Моны ни өчен әйтәм соң? Баланы эссе белән җәфаларга ярамый! Чамадан тыш җылытып, зарар китерү бик җиңел. Өйгә кайткач та өске киемен тиз генә салдырып алам. Сезгә өйдә өске киемнән эссеме? Балага икеләтә эссе икәнен онытмагыз! Җылыга ияләнгән балага салкын тия дә инде!

Урамга чыкканда, йорт төзүчеләрне «яхшы» сүзләр белән искә алам – пандуслар юклыгы үзәккә үтә! Арбаны баскычтан төшерү-күтәрү әни кешегә бик авыр. Ярый ярдәм итәрдәй кешең булса, каршыга күршең килеп чыкса... Ә булмаса? Булмаса, азапланасың инде...

 

Һава дымландыргычлар

Кыш көне өйләребез артык җылына. Фатирлары салкын булганнар җылыткыч куя... Бүлмәдәге һава дымлылыгы турында уйлап та карамыйлар. Мин дә шулар рәтенә керә идем. Бала өйрәтә икән. Кыш көне норма 55-70% урынына бездә чак 30%ка җитә икән (махсус җиһаз белән тикшереп карадык). Коры һаваның зарары күп – гөлләр, агач ишекләр, тәрәзәләр, өй җиһазы кибә. Сәламәтлек турында әйтеп тә торасы юк – тире тизрәк картая, иммунитет түбәнәя... Әйе, бүлмәне мөмкин кадәр ешрак җилләтергә кирәк. Әмма салкынча саф һава озак сакланмый – бүлмә һавасы янә корый... Кемдер батарейга чиста юеш чүпрәк элә йә сулы банкалар тезеп куя...

Әмма бу чараларның ярдәме әллә ни күп түгел. Без озак уйлап тормадык – бала бүлмәсенә һава дымландыргыч сайларга булдык. Алар төрле була икән.

 

Традицион һава дымландыргыч (салкын пар).

Эчендә вентилятор, губка һәм су (краннан). Бу дымландыргычның технологиясе суның табигый рәвештә парга әйләнүеннән гыйбарәт. Җиһаз эченә су агызасы да шуның белән – шул. Алмаш кассета, фильтрлар кебек чыгымнар таләп итми, башкаларга караганда энергия дә кимрәк таләп ителә.

Губкасыз дымландыргычлар да бар – алар һава юучы (һаваны дымландыра да, чистарта да) дип атала. (Без нәкъ шунысында тукталырга булдык.) Бу төр дымландыргыч көненә 10-12 сәгать эшләп торса, файдасы сизелә.

 

Парлы һава дымландыргыч (кайнар пар).

Эчкә агызыла торган су кайнап парга әйләнә. Фильтр кирәкми. Дистилляцияләнгән су куллану тыела, минералларга һәм тозларга бай гади су кирәк. Ул һаваны артыгын дымландырып җибәрергә мөмкин, шуның өчен бу дымландыргыч гигростатлы (дымлылыкны үлчәүче җиһаз) булырга тиеш. Электр энергиясен күп сарыф итә. Ароматерапия функциясе дә бар. Чынлыкта, бу төр дымландыргычларны өйгә алмыйлар. Пар белән пешү куркынычы да бар.

 

Ультратавыш һава дымландыргыч

Иң популяр дымландыргыч. Җиһаз эчендә су кайный кебек, әмма пар салкын кала бирә – томанга әверелә! Башкаларга караганда, тавышсыз эшли. Заманча дизайн белән аерылып тора, энергияне аз ала, гигростат белән җиһазландырылган. Дистилляцияләнгән су салырга кирәк, югыйсә бүлмә ак куныкка батачак. Фильтрларны һәр ике-өч ай саен алыштырырга туры киләчәк. Шуны да онытмаска кирәк: дымландыргычны эссе, бөркү бүлмәдә эшләтергә ярамый – организмга зарары күп.

 

Коендыру

Баланы ваннада әтисе йөздерә – шулай гадәтләндек. Көнозын күрешми торгач, сагынышып, чыр-чу киләләр шунда. Зур суга ияләндерер алдыннан табиблар киңәшен өйрәнеп чыктым. Бүгенге көн педиатриясе әбиләрнекеннән нык аерыла икән! Җылы суда йөздерергә кирәкми. 33-34 градустан башларга киңәш ителә, һичьюгы 36 дан да югарырак түгел. Һәр өч көн саен бер градуска төшерә бардык. Идеалда 27 градуска кадәр төшерергә кирәк, без әле моңа әзер түгел... Нигә җылымса су кирәкме? Чыныктыру шул була инде, алга таба бала салкын тидереп сирәк авырыячак. Су баланы изрәтергә тиеш түгел, ә киресенчә, җылымса су мускулларда кан әйләнешен көчәйтә, тонусын күтәрә, йөрәкне активрак эшләтә, инфекцияләргә көрәшү­че биологик актив матдәләрне канга җиткерә. Бала хәрә-кәтләнә, энергия сарыф итеп, яхшы ашый һәм тирән йокыга тала. Чыныктыру өчен баланы көн саен йөздерү шарт. Ә менә 40 минуттан да озаграк коендырудан мәгъ­нә юк. Суның колакка керүеннән бернинди зарар да юк икән. Ваннадан чыккач, мамык белән корытырга гына онытмагыз.

Әти-әниләрнең тагын бер ялгышы – ванна бүлмәсенең ишеген ябып кую. Ачык торырга тиеш! Ачык! Үтә дымлы бүлмәдән корырак һавалы бүлмәгә керү бала организ-мына начар йогынты ясый, мисал өчен, колак белән проблема килеп чыгарга мөмкин. Хәзер балаларны чумарга өйрәтү модага кергән.

Әйе, балаларның беренче айларында ванна-бассейнда баш белән суга чумып йөзү рефлексы саклана – шуны югалтмаска өйрәтеп була. Уйлап карадык та, сабыйны «батырудан» бернинди файда тапмадык. Үсә төшкәч йөзәргә дә өйрәнер, чумарга да...

Баланы ваннада яхшы кәеф белән коендыру мөһим. Бала бераз су йотып йөткерә башласа, куркуыгызны күрсәтмәгез. Бала ваннада елыймы? Бәлки, аның карыны ачкандыр? Иртәгесе көнне ашаганчы түгел, ә ашатканнан соң бер сәгать узгач кертеп карагыз. Йә булмаса, ваннага үзегез дә керегез – бергә коену шулкадәр күңелле!  Төп кагыйдә – баланы ваннада бер секундка да ялгызын калдырмаска!

 

Өстәмә ризык

Хәзер инде бала рационына эремчек, атнасына ике мәртәбә 1/2 йомырка сарысы кертергә була. Шул ук көнне ит бирәсе түгел (куян, күркә, бозау ите). Ит пюреларын баштарак сатып ала идем, хәзер исә бозау итен суда җебеткән ак ипи белән аралаштырып, чумарлар ясыйм да катырып куям. Итне яшелчә белән суда пешереп, блендерда әйләндерәм. Бер чеметем тоз, бераз гына сыек май салам. Әкренләп балыктан да авыз итәргә вакыт. Итле шулпалар бирергә ярамый – сабыйның ашказаны аңа әле әзер түгел. Балалар өчен махсус чәй, компот кайнатып бирергә ярый.

 

Теш чистарту

Ит, эремчек ашый башлауга, теш чистартуны кагыйдә итеп алырга кирәк. Беренчедән, гигиена; икенчедән, баланы чисталыкка өйрәтү. Иң гадие – бармакка бинт кисәге урарга да, кайнаган суда чылатып, дүрт бөртек тешне ризык кисәклә­реннән арындырырга. Минем бала шаянга охшаган... бинт аша бармакны уйнап кына тешләп ала. Бу алымнан баш тарттым. Аптекада ксилит белән эшкәртелгән денталь салфеткалар сатыла. Ксилит бактерияләрнең үрчүенә юл куймый. Шуларны кулланып була.

Мин исә үземә иң кулаен сайладым – балалар кибетендә бармакка киелә торган силикон щетка сатып алдым. Щетканы якынлаштыргач, бала авызын ача – ул тешне генә чистартмый, уртларга да массаж ясый. Щетка аша да тешләп ала инде алуын, ә мин аны үз кулына тоттырам, кызым тешен үзе «чистарта».

 

Игътибар!

Балага музыкаль уенчыклар сайлаганда, батарейкалар оясының шөрепләр ярдәмендә ябылуын тикшерегез. Мүкәләп йөри башлауга балага дөнья тагын да ныграк ачыла! Очраган һәрнәрсәне авызга каба! Сак булыгыз! «Сәяхәтче» юлында кәгазь, вак детальләр, көнкүреш химиясе очрамасын! Шулай ук бау, җеп ише әйберләрне җыеп куегыз!

Туганнар кунакка килеп, өйдә күп кеше җыелганда аеруча уяу булырга кирәк. Кызымны никадәр яратсалар да, бөтен ягын абайламый шул алар! Кисәк егылып китә язуын да, идәннән чикләвек кыйпылчыгын табып алуын да мин генә күрәм, мин генә тоям, үзем генә беләм. Мин – әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар