Логотип
Бала

Яхшы әни. Начар әни...

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. 

Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер киштәгә туплана бара, туплана бара...
Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Синекен дә ярып алдылармыни? Андый балаларның чирләргә каршы торучанлыгы начар була, диләр. Алар өчен шок була икән ул, – ди күрше койкадагы яшь хатын планшетыннан аерылмыйча гына.  Ул үзе тапкан! Әни булу бәхетендә коенып, тәхеттә утырган күңел беренче тапкыр шунда шәлперәеп төшә: кешечә итеп таба да алмаганны, ничек багарсың... Аннан соң акушер апа: «Имәргә тизрәк өйрәнсен өчен менә болай тоталар баланы. Аның өчен институт бетерергә кирәкми», – дип, каты гына әйтеп чыгып китә. Шундук күзләргә мөлдерәп яшь тула: «Апа җа­ным, мин, гомумән, аны тотарга куркам, берәр җирен авырттырсам». Менә икенче таш: тота да белмим... 

Яхшы әниләрнең эшләре хутта: аларның балалары еламый, эчләре авыртмый, аслары юешләнсә, әниләре тизрәк алыштырып куя, алар урамга да көн саен бер үк вакытта чыгып, бер үк вакытта керәләр. Прививкалары вакытында ясалган һәм, гомумән, алар беркайчан да чирләми. Хәтта тешләре чыкканда да температуралары күтәрелми. Яхшы әниләр бала чүпрәкләрен ике яклап үтүкли, бала уенчыкларын атна саен хлорлап юа. Алар балаларына кибеттән пюре алмый, ә базардан сайлап кына алган брокколи белән кишерне майсыз-тозсыз итеп парда пешереп, төеп ашата. Яхшы әниләрнең балалары шуны тагын сорап ашый. Яхшы әниләрнең өендә бер тузан бөртеген тапмассың, ризык вакытында пешкән була. Аларның балалары яшь ярымда хәреф таный, ике яшьтә «Әлифба» укый. Балалар бакчасына теләп йөри, түгәрәкләрнең берсен дә калдырмый. Мәктәптә – беренче!  

Бала тудыру йортыннан ук шушы тере төргәкне күкрәгеңә кысып: «Нинди әни инде мин?» – дип, үз-үзеңне гаепли-гаепли чыкканда, «моннан соң әйбәт булырмын», дигән оптимистик рух көч бирә әле. Ләкин кайткан көннән башлап акыл өйрәтүчеләр тагын да күбәя: берәүләр баланы үз яныңда йоклатмаска, икенчесе үзен генә калдырмаска куша; берәүләр артык төрәсең ди, икенчеләр салкын тидерәсең, дип куркыта. «Урамда озак йөрисең», дигәненә, «таш яуса да, чыгарга кирәк», дип, каршы төшүчесе табыла... Әлбәттә, яхшы әни буласың килсә, барысын да дәшми генә тыңлый­сың. Һәм үзеңне туктаусыз гаепле итеп сизәсең. 
Йә кемнең инде тәмле йокыга талуга, сикереп торып бишек тирбәтәсе килсен? Дөрес, яхшы әнинең. «Их, нигә шулай тиз уянды инде, керфек кагарга да өлгермәдем бит», – дигән уй яхшы әнинең инде башына да кереп карамый. Үзегезне «бала белән уйнап утырасым килми», дигән уйда тотканыгыз бармы? Тавыш күтәр­гәнегез яки йомшак урынга эләктереп алганыгыз?
Ә яхшы әниләр алай итми!

Безнең буынның үз әниләре бу хиснең көчәюенә «өлеш» кертми калмый. Уйлап карасаң, аларга чыннан да һәйкәл куярлык: безне автомат кер юу машинасыз, памперссыз, кайнар сусыз һәм кибет киштәләре такыр заманда үстергәннәр бит әле. Ул вакытларны искә тө­шерә башласалар, аларны туктатып булмый: яхшы әни генә түгел, алар яхшы хатын да, яхшы килен дә була алган. Бала чүпрәкләребезне кайнатып юа-юа, шулай ук ике яклап үтүкләгәннәр. Бала идәндә мүкәләп йөри башлагач, өшемәсен дип, дүрт кат ыштан кидерт­кән­нәр – асты юешләнгәндә барысын да алыштырырга туры килгән. Әле кибеттә өчәр сәгать чиратта торып, кирәк-ярак юнәткәннәр. Ипине үзләре пешергән, шул арада сыер да савып кергәннәр. Ничек өлгергәннәр? «Өлгергәнбез инде», – ди алар горурланып. 
Ә бу вакытта мин нишләгәнмен? Әлбәттә, ялгызым сабыр гына көтеп утырганмын. Һәм елак булмаганмын. (Яхшы әнинең баласы да тыныч була!) Моның бүгенге бәясе – күңел түренә яшерелгән ялгызлык хисе, әнине югалтудан курку һәм башка психологик киртәләр. Әни, тавышындагы горурлыгын киметмичә, дәвам итә: «Сиңа 9 ай тулуга эшкә чыктым». Ә мин кем белән калганмын? Әлбәттә, дәү әни белән ерак әби тәрбиясендә. 
Юк, мин үзебезнең әти-әниләр буынын тәнкыйтьләү ягында түгел. Ул вакыттагы яхшы әни булуның нормасы шундый. Алар үзләре ничек дөрес дип тапкан, шулай тәрбияләгән. Һәм әти-әниләребезнең безнең буын­ның бала тәрбияләүдәге ысулларын аңламауларын да аңлап була. Читтән караганда, чыннан да шаккатарлык: безнең буын балаларына артык яхшы ата-ана булам диеп саташа, шаша хәтта ки. Гаилә башлыгы хәзер әти дә, әни дә түгел – бала. Без балаларыбызның теләклә­рен алдан күрәбез һәм шунда ук үтибез, аларны бишек­тән үк диярлек ниндидер мәктәпләргә йөртәбез, уен­чык­ларның ниндие сатыла – барысын да алып бирергә тырышабыз, хәтта ки подгузникларның да иң кыйм­мәт­лесен сайлыйбыз. 

Балалар бакчасындагы Яңа ел бәйрәмендә шуңа игътибар иттем: барлык әниләр дә шулай кылана икән. Бәй­рәмгә бер ай әзер­лән­дек, күлмәк сайлау үзе бер вакыйгага әйләнде. Ватсаптагы чатта әниләр: 
– Видеога төшерәбезме? Бала гомерендә бер генә була торган вакыйга, истәлеккә кирәк, – дия башлады. 
– Кыйммәт бит, – дип каршы төшә берсе. 
– 300 суммы? Вак-төяккә жәлләмибез әле. Ә бу бит балага! – дип оялта икенчесе. 

Болай ук оялткач, начар әти-әни булып каласы килми – ризалаштык. Югыйсә бала гомерендәге өченче бәйрәм – өченче видеодиск бу һәм моңа кадәрге икесе дә кабат каралмаган килеш ята инде. 
Баланың һәр уңышы «яхшы әни» дигән якка, егылгандагы һәрбер сыдырылган урыны «начар әни» дигәненә салынып барып, инде бизмән ниндидер бер тигезлек тирәсендә тирбәлә башлаганда, котылгысыз рәвеш­тә иң катлаулы дилеммага килеп төртеләсең икән әле. 

Әни кешенең декрет ялыннан соң яки аңа кадәр үк эшкә чыгуы гаиләдәге соңгы вакыт салынган тәртипнең астын-өскә китереп ташлый. Без яши торган җәмгыять хатын-кызның да акча эшләве, ә еш кына аның керем­нәренең күбрәк тә булу ихтималына юл куя. Шуңа күрә дә күпләр сабыйларына бала караучы яллап, тизрәк эшкә чыга. Ә нигә чыкмаска? Баланың якты киләчәге өчен бит... 

Хатын-кызның бала табу белән эшкә чыгарга омтылуының тарихи һәм социаль алшартлары турында озаклап сөйли башласаң, француз инкыйлабларына кадәр казынып төшәргә туры киләчәк. Клара Цеткин мани­фестына да кагылып тормыйм. Ни булган – шул булган. Хатын-кызларыбызның бүген ир-атлар белән хокукы шул дәрәҗәгә җитеп тигезләште ки, ул хатын-кыз икәнен әлеге дә баягы 8 Март көнне генә искә төшерә башлады кебек. Ә менә әле «социальләшергә» өлгермә­гән табигать баласы – нарасыеңа contemporary women икәнеңне ничек аңлатырга? 

Нәни балаларын йөрәкләреннән аерып, акча эшләүне һәм карьераны беренче урынга куйган хатын-кызларга «начар әни» дигән тамга сугарга җыенмыйм. Һич кенә дә алай дип уйламыйм. Эшкә чыга алмаганга яки баласына кирәк-ярак алырга акчасы җитмәгәнгә (чөнки әти кеше эшләгән акча ипотека түләргә һәм ашарга тотылып бара) үртәлеп, төшенкелеккә бирелеп, көндә­лек мәшәкатьләр тозагында үрсәләнеп яткан әнинең янәшәдә булуы гына балага йөз процент канәгатьлек хисе бирәме икән? 

Әни булу тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: яхшы, хәтта идеаль әниләр күп, ә менә «начар әни» – стереотип. Бер генә әни дә баласына начар булсын, дип теләми. Һәрбер әни мөстәкыйль тормышка әзер, җавап­лылыкны үз өстенә ала белә, егылганда, мөмкин кадәр авырттырмаска тырыша, кирәк икән, үзе үк салам җәеп куя белә торган сәламәт шәхес тәрбияләргә омтыла. 
Ә хаталар?.. Ансыз кеше бармы икән? Бәлки, баланы ярату, ихлас ярату кайчан да булса балага ул хаталарны аңларга ярдәм итәр әле... Үзе әти яки әни булгач. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар