Логотип
Бала

Әти-әниләр өчен биш кагыйдә

Без сезгә өр-яңа күчтәнәч әзерләдек, кадерле укучыларыбыз: балалар сәламәтлегенә багышланган махсус сәхифәбез хәзер ай саен даими чыгып барачак. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев алып бара. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, рәхим итегез! Без аларны баш табибка җиткереп, җавапларны журналда, сайтыбызда урнаштырып барачакбыз. Йөрәк парәләребез сау-сәламәт булсын! 
 
Салкын тию, грипп, ОРЗ, ОРВИ... Болары әле халык телендә йөргәннәре генә, табиблар телендә тагын да күбрәк алар. Үзең авырсаң, бер хәл әле, менә балаң авырый башласа, бик яман...
Иң яхшы дәва ул – профилактика. Бала авырып киткәч, аны терелтү өчен бөтен көчебезне куябыз: табибка да алып барабыз, әбиләрдән өйрәнгән халык медицинасын да кулланып карыйбыз. Ә менә чирләгәнче үк чарасын күрү турында уйламыйбыз. Югыйсә профилактиканың гади генә биш баскычын истә тотсак, балабызның организмы да какшамый, үзебезгә дә җиңелрәк буласы бит инде.

БЕРЕНЧЕ БАСКЫЧ. Иммунитетны ныгытабыз.
Күкрәк баласына ана сөте белән бергә организмны саклаучы антитәнчекләр дә керә. Шулар иммунитетны барлыкка китерә дә инде. Шуңа күрә аналарга күкрәк баласын имидән иртә аермаска киңәш ителә.
Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның туклануына зур игътибар күрсәтегез. Аларга җиләк-җимеш һәм яшелчәләр (аеруча суган, сарымсак, шалкан, кабак) бирегез, натураль соклар ясап эчертегез. Йокларга ятканда җылы сөткә бал болгатып эчертергә мөмкин. Бал иммунитетны ныгыта. Тик анда көчле аллергеннар барлыгын да онытмагыз. Аллергия билгеләре күзәтелсә, балага бал бирмәгез.

ИКЕНЧЕ БАСКЫЧ. Дөрес итеп киенәбез.
Кечкенә баланы аңа эссе дә, суык та булмаслык итеп киендерергә кирәк. Ул туңмасын да, тирләмәсен дә. Бигрәк тә урамга чыкканда моңа игътибар итегез. Бүлмәдә дә мунча ясамагыз – уртача гына җылылык көйләп куегыз.
Үзе тәпи йөри башлагач, баланың аяк табаны туңмасын һәм юешләнмәсен. Урамда салкынча һава булганда баланың муенына шарф урарга онытмагыз.
Мәктәп яшендәге балаларны һава торышына карап, дөрес итеп киенергә өйрәтегез. Башлыгын да, аяк киемен дә, урамда нинди фасыл һәм нинди һава торышы булуына карап, үзе белеп киярлек булсын.

ӨЧЕНЧЕ БАСКЫЧ. Инфекцияләрдән сакланабыз.
Бүлмәне даими рәвештә җилләтеп торыгыз. Грипп вирусы ябык, җилләтелми торган бүлмәдә, коры һавада, эсседә активлаша. Шуңа күрә бүлмәдәге һава артык коры булса, җылыткычлар өстенә юеш чүпрәк куеп торырга мөмкин.
Грипп һәм ОРВИ эпидемияләре вакытында күп кеше җыела торган урыннарга, балалар бакчасына йөрмәскә, балалар мәйданчыгына чыкмаска тырышыгыз. Ә менә саф һавада йөрүне туктатмагыз. Салкынча һавада вирус үлә.
Урамнан кергәч, бала кулын сабын белән яхшылап юсын, шулай ук борын эчен юдыруны да гадәткә кертергә кирәк.
Чыныктыру шулай ук бик мөһим. Төнгә баланың аякларын бүлмә температурасындагы су белән юарга, тәнен юеш сөлге белән сөртергә яисә душта коендырырга киңәш ителә. Бу эшләрне баланы куркытмыйча гына эшләгез, су белән коенуның файдалы икәнен аңлатыгыз. Зуррак яшьтәге балаларга, педиатр белән киңәшеп, контраст душ тәкъдим итәргә мөмкин.
Чамасын белеп кенә кояшта йөрү дә файдалы. Ә кечкенә балаларга – һава ваннасы. Имезә башлаганчы, баланы бүлмә температурасында берничә минут ялангач яткырып торыгыз. Бу вакытта бүлмәдә җил уйнап торырга тиеш түгел, билгеле.

ДҮРТЕНЧЕ БАСКЫЧ. Файдалы матдәләр.
Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, иммунитетны ныгыту максатында, һәр көнне 30 мг аскорбин кислотасы бирергә, көнгә ике тапкыр борыннарына интерферон тамызырга киңәш ителә. Натураль витаминнар, ягъни С витамины кергән җиләк-җимешләр (карлыган, лимон, грейпфрут һәм башкалар) турында да онытмагыз.
Күкрәк баласына вакытында җиләк-җимеш һәм яшелчә боткалары ашата башларга кирәк.

БИШЕНЧЕ БАСКЫЧ. Прививка.
Вакцина ясаткан балаларның вируска каршы торучанлыгы арту белгечләр тарафыннан дәлилләнде инде. Балагызга нинди прививка ясатырга кирәген белү өчен, педиатрыгыз белән сөйләшегез.
Прививка ясаткач, саклык чараларын күрегез. Кечерәк яшьтәге балалар игътибарсыз була, шуңа күрә аларга бу вакытта икеләтә күз-колак булырга туры килә. Зуррак яшьтәге балаларга прививка ясаткач ничек сакланырга икәнлеген аңлатыгыз.
 
Әгәр бала авырып киткән икән, берничә киңәшне истән чыгармагыз:
– бала авыруны аягөсте кичермәсен, күбрәк ятып торсын. Хәтта югары температурасы төшсә дә, аны тизрәк бакчага яки мәктәпкә җибәрергә ашыкмагыз. Берничә көн өйдә калып, дәваланып бетү киңәш ителә;
– баланың температурасы 38 градустан түбән булса, аны дарулар ярдәмендә төшерергә кирәкми. Тән температурасының 37 белән 38 градус арасында тирбәлүе организмның чир белән көрәшүен аңлата. Ә температура 38 градустан да югарырак күтәрелә башласа, кичекмәстән участок педиатрын чакыртыгыз;
– кайбер әниләр, гадәти дарулар белән генә чикләнмичә, авыруның беренче көнендә үк балага антибиотик бирә башлый. Болай эшләргә ярамый! Антибиотикны фәкать табиб кына билгели ала;
– балага күбрәк сыеклык эчерегез: җылы чәй, морс, компот, сок, үлән яки гөлҗимеш чәе һәм башканы;
– баланың шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тотыгыз. Кулларын ешрак юсын, йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз-борынын кулъяулык яки кәгазь салфетка белән капласын. Авыруга аерым савыт-саба тотыгыз;
– даими рәвештә бүлмәне җилләтеп, вирусларны «үтереп» торыгыз.
 
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: грипп яки ОРВИ булганда, үзлектән дәваланырга ЯРАМЫЙ! Авыртуның беренче билгеләре күренә башлауга, табибка мөрәҗәгать итегез.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар