Логотип
Бала

Әти әни булып эшли

Закон әти кешенең декрет ялы алу мөмкинлеген кире какмый: баланы әти дә, әбисе яки бабасы да бага ала. Ә менә япь-яшь ирнең бала белән өйдә утыруына җәмгыять ничегрәк карый соң? Хуплыйлармы? Әллә инде ир кешенең төп вазыйфасыннан – гаиләсен туендырудан азат булып, үз өстенә гомер-гомергә хатын-кызныкы саналган йөкләмәне алуын сәерсенеп, хәтта тәнкыйтьләп күзәтәме? Декретта утыручы ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый?

Татарстанның эш һәм мәшгульлек биржаларында теркәлгән 6008 эшсез ир-ат бала караган өчен дәүләттән пособие ала. 
 
Әле моннан унбиш еллап элек кенә урамда әти кешенең ялгызы гына бала арбасы этеп йөрүе сирәк күренеш иде.
 
Һәрхәлдә, мин үзем балалар үстергән чорда, сөт кухнясында булсынмы, балалар поликлиникасы, уен мәйданчыгындамы – әти кешенең күкрәк баласы белән йөргәнен күргәнем булмады, дисәм... хатынына ияреп, поликлиникага килүчеләр булгалаган икән. Үзебезнең әтиебез дә урамда ялгызы гына бала арбасы этеп йөрергә кыенсына идеме, оялдымы – аны бу эшкә җәлеп итеп булмады. 
 
Хәзер әтиләр башкачарак икән. Беркөнне авырып, өйдә калдым да, ирекле-ирексез дигәндәй, көне буе йорт каршындагы уен мәйданчыгын күзәттем. Иртәнге якта яшь өянке астындагы эскәмиягә кызыллы-сары бала арбасы белән бер әти чыгып утырды. Арбадагы сабый, күрәсең, әле бик кечкенә, әти кешегә мәшәкать тудырмады, тегесе балаларның уен өстәленә ноутбугын ачып салып, үз эше белән мәшгуль булды. Икенче борылып караганда мәйданчыкта кызыллы-сарылы бала арбасы юкка чыккан, аның урынына бүтән бер әти тәпи йөри генә башлаган улын калай таудан шудырып мәш килә иде.
Тормыш та, аның белән бергә җәмгыятьнең аңы да үзгәрә. Кайчандыр әти кешенең бала багып өйдә утыруы гайре табигый хәл кебек кабул ителгән булса, хәзер яшь бала багучы әти модага кереп бара. Декретка китүеннән куркып, яшь ханымнарны эшкә алырга атлыгып тормаучы оешма җитәкчеләренә уйланырлык монда.  Закон әти кешенең декрет ялы алу мөмкинлеген кире какмый: баланы әти дә, әбисе яки бабасы да бага ала. Ә менә япь-яшь ирнең бала белән өйдә утыруына җәмгыять ничегрәк карый соң? Хуплыйлармы? Әллә инде ир кешенең төп вазыйфасыннан – гаиләсен туендырудан азат булып, үз өстенә гомер-гомергә хатын-кызныкы саналган йөкләмәне алуын сәерсенеп, хәтта тәнкыйтьләп күзәтәме? Декретта утыручы ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый? Нигә алар бу вазыйфага алынган? Темабыз четерекле һәм аңа карата булган фикерләр дә берьяклы гына түгел. Декретта утыручы ир-атлар бар, һәм алар күп икән. Әмма, кызганыч, берсе дә ачыктан-ачык үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга, исемен ачарга теләмәде. Шуңа да язмабызда телгә алган затларның исемнәрен үзгәртеп бирергә мәҗбүрбез.
 
Динарның хатыны – студент. Декретка чыкса, бердән, акчасы юк, икенчедән, укуы өзелгәч, аны кабат дәвам итәсе килмәве дә ихтимал. Шуңа күрә, уйлашканнар да, декретка әти кеше чыкса яхшырак булачак дигән фикергә килгәннәр. Дөрес, ир эшеннән бөтенләй үк китеп бетмәгән – ярты ставкага күчкән. Болай эшләгәндә хезмәт хакының да яртысы саклана, бала караган өчен пособие дә түләнә. Иртән бала әтисе белән булса, өйләдән соң укудан әнисе кайтып җитә. «Бала карау белән бернинди дә кыенлык булмады, – ди Динар. –Баштарак әнисе сөтен шешәгә савып калдыра да шуны гына җылытып бирә идем. Соңрак кибеттән әзер пюрелар, кайнар сөт салып кына пешерә торган боткалар ашата башладык. Аларны әзерләүнең бер кыенлыгы да юк. Баланы комбинезонга салып, урамга алып чыгып йөртеп керү дә кыен түгел иде миңа. Дөрес, элеккеге кебек юрганнарга төрәсе булса, биләүгә биләсәң, аларына минем сабырлык та, осталык та җитмәс иде. Хәзер яхшы подгузниклар бар, сөт кенә салып болгата торган боткалар, әзер ризыклар... Аннары мин көннәр буе өйдә бала карап кына утырмадым бит. Чынлап та, ир-ат иртәдән кичкә кадәр бала караса, мөгаен, аның сабырлыгы бер айга гына җитәр иде. Үземнән чыгып әйтәм моны. Мин улыбызны ярты гына көн карадым, хатыным укудан кайткач, эшемә чыгып китә идем. Дөресен әйтим, өйдәге эшкә караганда, мондагысы җайлырак тоела миңа». Улларына салкын тиеп, хастаханәгә салганда да бала белән Динар яткан. «Белмим, ник шулайдыр, минем белән улыбыз тынычрак. Хатын-кыз артык чуар, бөтен нәрсәгә аһ-ваһ килә, әллә шуңа микән?» – ди ул.   
 
Ә менә Дамир (аның да исеме үзгәртелде) инде икенче баласы белән декретта утыра. Беренче кызлары туганчы, декретка чыгармын, баланы үзем багармын дип уйлап та карамаган. Ул – бай гына бер оешмада әйдәүче белгеч, карьерасы уңышлы гына өскә үрмәли, эш хакы әйбәт. Тик... көн дә шушы офиска килеп, күңеленә рәхәтлек бирмәгән эш башкару, үзе теләмәгән кешеләр белән очрашу аны тәмам ялкыткан. Менә бүген гариза яз да эштән кит икән, дип хыялланган ул. Ә хатыны, киресенчә, эшенә шулкадәр бирелгән кеше. Бала туу Дамирның тормышында кискен борылыш ясарга бер сәбәп була – баланы карарга үзе ризалаша. Дөрес, эштән китү турындагы карарны ул үзе дә мең кат уйлап, бик авырдан кабул итә. Коллегалары да аңламый аны. «Шундый кечкенә баланы, өстәвенә, кыз баланы карый алмам дигән уй куркытмадымы, – дим. – Ир кешегә андый сәләт табигатьтән бирелмәгән бит». Карый алмам дигән уе булмаган Дамирның. «Хәзер бит инде интернет бар, белмәгән нәрсәне ачасың да карыйсың. Беренче мәлләрдә без хатыным белән икәү идек, бала карарга икәүләшеп өйрәндек. Мине бала карау түгел, тормыштан төшеп калу күбрәк куркытты бугай. Бала белән яраткан фитнес залыма да бара алмам, дусларым белән дә очрашулар бетәр, кебек иде. Юк, мин спортны да, дусларымны да ташламадым. Әмма хәзер планнар корганда бик күп нәрсәне истә тотарга туры килә. Сүз дә юк, бала бик күп вакыт һәм көчне ала. Хатыным да, бала туганчы эшендә еш кына тоткарлана торган иде, хәзер алай түгел, буш минуты булдымы, өйгә чаба. Хәтта көндезге ашны да өйгә кайтып ашый». Дамирның бала белән декрет ялында утыруын белүчеләр бу хәлгә ничек карый? Гомумән, урамда бала белән йөргәндә кызыксынучылар юкмы, дигәнебезгә, аның җавабы болайрак: «Кеше көләр дип куркасы юк. Беренчедән, хәзер бала белән декретка чыккан әтиләр аз түгел, чит илләрдә бу күптәннән шулай инде. Икенчедән, мине кеше фикере бөтенләй дә кызыксындырмый, алар безнең тормышны, безгә ничек уңайрак буласын кайдан белсен? Әйе, әнисе кайда соң, дип сораучылар булгалый. Әниебез эштә, дип җавап бирәм». Ә инде өйдә бала карау кыенракмы, дәүләт эшендәме, дигән соравыбызга, җавап катгый: «Бала карау күпкә кыенрак. Эштә чирләп китсәң, больничныйга чыгарга була, сорап та кала аласың, ә бала белән алай түгел, авырсаң да, арысаң да син аны карарга тиеш. Мин әле ашарга әзерләмим, өйне җыештырып, керләрне юмыйм. Әниләргә, бала карау белән беррәттән, өй эшләрен дә башкарасы. Алар ничек түзәдер?» Безне әле тагын бер сорау кызыксындыра: баланы әнисе караганда, Дамирга аны өйрәтергә туры килә микән? «Әлбәттә, бала белән күбрәк үзем булгач, мин аның нәрсә яратканын да, нәрсәгә ярсыганын да, ничек итеп тизрәк тынычландырасын да яхшырак беләм. Ә хаталар, икебездә дә була инде, берәү дә бала карарга өйрәнеп тумый бит. Без, яшь әти-әни, икәүләп өйрәнәбез». 
 
Таныш-белешләр арасында да әтиләре декретта утыручылар бар. 
«Әтиебез бер көн эшләп, өч көн ял итә, ә мин көндезге бүлектә укыйм. Ирем рәсми рәвештә декретка чыкмаса да, баланы күбесенчә ул карый. Ул эшләгән көнне генә мин укырга бармыйм, бала белән өйдә утырам. Быел минем диплом яза торган елым, озаклап китапханәдә утырырга да туры килгәли. Ирем зарланмый, аңа бала белән бер дә кыен түгел. «Поликлиникада таныйлар инде мине», – ди үзе дә. Таныйлар инде, күбрәк ул йөри бит», – берәү әнә шулай ди.
Хәтта авыл җирендә яшәүче ирләр дә чыга икән декретка. Менә мисал: «Үзем – укытучы, ирем агрофирмада эшли иде. Икенче балабызны минем классның чыгарылыш елында алып кайттык. Директор да: «Синнән башка булмый, әйдә, тап та, берәр айдан чыга күр, хәзер аларга каян укытучы табыйм мин?» – дигәч, ирем белән уйлаштык та, баланы берара ул карап торса, яхшырак булыр, дидек. Ризалашмас, кеше сүзеннән оялыр дигән идем, алай булмады тагын. Өстәвенә, минем хезмәт хакы да яхшы гына, квалификацияне күтәрә торган елым да, ә иремә акча урынына колбаса, майонез белән түләп йөргән вакытлар иде. Өебез мәктәпкә якын гына булганга, тәнәфестә дә кайтып, күз-колак булып килә алам, иремә алай кыенлык тумады. Һәрхәлдә, зарланмады. Олы кызыбыз инде зур, ул да бик булышты. Иремнең өйдә торуы ярады, күптән яңа мунча салырга хыяллана, эшләгәч, вакыты җитми тора иде, декретта булганда шул мунчаны салып куйды». 
Хезмәттәшебезнең туганы да әнә ике кечкенә баласын иренә калдырып, эшкә чыккан. Дөрес, декрет ялын рәсмиләштермәгәннәр, ире эшен читтән торып башкара. Ике кызы көне буе аның белән. Әниләре, иртән биштә торып, эшкә киткәнче көнлек ашау-эчүне әзерләп калдыра, кич тугызынчыда гына кайтып егыла. Балалар артыннан юу-җыештыру да аның өстендә. Ире балаларны күзәтүче ролендә генә монда. «Бик арыдым инде. Кайчанга кадәр түзеп булыр», – дип зарлана икән тормыш арбасына ат булып җигелгән бу ханым. 
«Безнең танышлар ире өйдә бала карап утыра башлагач, аерылыштылар, – дип яза берәү. – Хатыны иртән ашарына әзерләп, эшкә чыгып китә. Ире, баланы кочаклап, тәгәрәп йоклап кала. Торгач, хатыны әзерләгәнне генә ашый да, балага мультик кабызып, үзе компьютерга каплана. Урамга да чыккан көнне чыгалар, чыкмаган көнне юк. Дустым аны болай ук ялкаулыкка чыгар дип уйламаган иде. Бала карыйм, дигән булып, бөтенләй хатынының җилкәсенә менеп атланды. Билгеле инде, эштән арып кайткан төшенә асты-өскә килгән өй (ә бала бу эшкә гаҗәп оста), юылмаган савыт-саба, аяк ябышырлык пычрак идән көткән хатын ирдән эш таләп итә башласа, тавыш чыга торган иде. Ахыр чиктә, аерылыштылар. Ул ата ялкауны асрап ятканчы, баланы ялгызым үстерәм, ди дустым. Улын хосусый балалар бакчасына урнаштырып йөри, бәләкәй әле, белмим, ничек өйрәнеп китәр. Ир көн дә эшкә барып эшләп кайтсын икән ул, аларны өйдә тотарга ярамый».
Менә шулай, көнбатышка ияреп, ирләребездән бала карату үзебезгә үк ике яклы булып кайтырга да мөмкин икән. Хәер, берәүнеке берәүгә ярамый, ди безнең халык. Алай да табигать бездән акыллырак, әгәр дә яшь баланы ир-ат хатын-кызга караганда яхшырак итеп бакса, ул баланы ир-атның үзеннән таптырган булыр иде. 
 
 
Рамил ГАЙЗАТУЛЛИН, Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге җитәкчесе
Хезмәт турындагы законнар буенча, баланы карау өчен бирелә торган ялны әнисе, әтисе, берәр туганы яки опекуны алырга хаклы.
Әгәр дә баланы берничә кеше карый икән, ай саен түләнә трган пособиене аларның берсенә генә түлиләр.
Баланың әнисе рәсми төстә декретка чыгып, пособие алмаса, декрет ялын әтисе дә алырга мөмкин. Бу очракта пособие аңа түләнәчәк.
 
Әти кешегә декретка чыгу өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:
1. бала карау өчен ял бирүләрен сорап язылган гариза;
2. бала караганга пособие алу өчен Россия иминиятләштерү фондының 2012 елның 17 сентябрендә кабул ителгән 335 санлы формасы буенча тутырылган гариза;
3. баланың туу таныклыгы;
4. әнисенең эш урыныннан пособие алмавы хакында белешмә. Әгәр дә әни кеше эшләмәсә яки уку йортының көндезге бүлегендә укыса, әлеге белешмәне яшәү урыны буенча социаль яклау оешмасы бирә.
2017 елда Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге тарафыннан 70 мең кешегә (болар рәсми теркәлеп эшләүчеләр) бала караган өчен пособие түләнә. Алар арасыннан 1800 кеше – ар-ат.
 
Баланы караганга түләнә торган пособие бала караучы эшкә чыгып, тулы эш көне шартларында эшләмәгән очракта балага яшь ярым булганчыга кадәр саклана. 
Сүз уңаеннан, ирләрнең хатыннары урынына бала белән декретка чыгуы дөньяда бик киң таралган к]ренеш. Мәсәлән, Швециядә бу дәүләт сәясәтенең бер өлеше: гаиләне ныгыту өчен кулланыла. Яшь баласын берникадәр үзе караганнан соң, әти кеше көнкүреш мәшәкатьләренең нәрсә икәнлеген аңлый, бала карау белән мәшгуль хатын-кызның хәлен аңлый башлый. Психологлар фикеренчә, әтисе белән булу баланың үзе өчен дә файдалы. Бала белән утырган өчен Швециядәге әтиләргә хезмәт хакының 80 проценты түләнә. Кайбер оешмалар әтиләрне декретка ирексезләп диzрлек үк җибәрәләр икән, чөнки бер-ике аен бала карап уздырганнан соң, аларның хезмәт җитештерүчәнлеге бермә-бер арта ди. Аларда ир кеше үзенә тиешле декрет ялын хатынына калдыра алмый. Берара Швециядә «латте-әти» дигән термин да бик популяр булган – коляска тирбәтеп? кофе эчүче яшь әтиләр төркемен шулай дип атаганнар. 
Россиядә әтиләрнең декретка чыгуы алай ук киң таралмаган. Әмма белгечләр моның елдан-ел артуын сөйли. 
 

Белеп торыгыз
Әти кешенең декретка чыгуы кайчан файдалы:
Хатын-кыз иренә караганда күбрәк хезмәт хакы алып эшләсә һәм аның өйдә утыруы гаилә бюджетына зыянга булса. 
 
Хатын-кыз рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән яки көндезге бүлектә укучы студент булган очракта да декрет ялын әти кешегә алу акча ягыннан отышлырак.
 
Булачак әни инвалидлыкта булып яки вакытлыча эшкә сәләтен югалткан очракларда шулай ук бала карау өчен бирелә торган ялны әни кешегә рәсмиләштерсәң яхшырак.
 

Саҗидә РУСИНОВА, психолог, биология фәннәре кандидаты, доцент
Нәрсәнедер норма итеп кабул иткәнче, бу норманың алдагы көндә нинди нәтиҗәләргә китерәсен уйларга кирәк. Халык әйтә бит: «Алга кара башта», – ди. Ир-ат белән хатын-кыз җенси яктан гына түгел, җәмгыятьтәге рольләре җәһәтеннән дә аерылып торалар.
Ирләрне декрет ялына чыгарып, без нәрсә отабыз: җәмгыятьтә алар арасындагы чикне бетерәбезме, әллә ул чик барыбер калырга тиешме?
Табигать ирләрне инстинктлар белән яши торган итеп яралткан. 
Ярый, ир кеше декрет ялы алып, бала карый башлады, ди. Закон буенча ул моңа хаклы. Тагын сорау: кыз баланы багачакмы, әллә ир баланымы? Физиологик яктан караганда, кыз баланы әтисеннән бактыру бөтенләй дә үзен акламый. Әйтергә кирәк, хәтта хәтәр дә. Табигате инстинктларга буйсына торган ир-атка кечкенә кыз баланы калдырабыз. Ул аны юындыра да, ашата-эчертә дә, ди. Аның аңы шушы образны сеңдерә, акылы яшь, нәфис кыз бала тәнен исендә калдыра, һәм бу нәрсә азгын ир-атның психикасын да үзгәртергә мөмкин. 
Әтисеннән бактыру кыз баланың үзе өчен дә хәтәр. Ул үзен әтисе юындыруга, киендерүгә, гаүрәт җирләренә ир-ат кулы кагылуга ияләнә. Һәм 10 яшьләрендә, иң күбе 12 тулганда, кыз балада тыелгысыз дәрт – ир-атка тартылу башлана, һәм әле олы яшьтәге ир-атка.  Чөнки аның да аң түрендә үзен баккан ир-ат образы яши. 
Ир баланы бакканда да бернинди проблема тумас дип әйтеп булмый. Беренчедән, нинди генә нәфис, җыйнак, сак кебек күренмәсен, ир-ат кулы – ул ир-ат кулы. Малайларның да гаүрәт җире бак нечкә җир. Аның да үзен юындырган, киендергән ир-ат образын ятлап калуы шулай ук әллә нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 
Без боларны әле түгел, бераздан күрәчәкбез. Шуңа да нинди дә булса яңалык керткәнче, утыз елга алга карарга кирәк. 
Ярый, икенче вариантны карыйк. Әни кеше баласы белән утырачак ир-атка тулысынча ышана, аның психикасының какшамаслыгын белә. Әмма... бала белән өйдә утыру ир кешенең үзе өчен дә файдага түгел. Без хәзер дөнья айлап түгел, көнләп үзгәрә торган заманда яшибез. «Алиса могҗизалар илендә» дигән китапта ни диелә әле: «Бер адым алга бару өчен йөгерә алганыңнан да катырак йөгерергә кирәк», – диеләме? Ел ярым өйдә утырган ир кеше кабат эшкә чыкканнан соң, үзенең никадәр артта калганлыгын, ул өйдә утырган арада тормышның никадәр үзгәргәнен аңлаячак. Бу яңалыкларда адашып калмау өчен аңа көч һәм вакыт кирәк булачак. Ир-ат тормыш арбасыннан төшеп калырга тиеш түгел, чөнки ул без яшәгән шушы социумны булдыручы кеше.
Ир кешенең бала белән декретта утыруы хатын-кызның да психологиясен үзгәртә. Ир-ат белән хатын-кыз бу очракта рольләрне алмашалар. Хатын-кыз нинди генә шартларда да хатын-кыз булып кала ул. Өйдә утырганда да чисталык, пөхтәлекне саклый, үзен карый. Ә ир-ат ул яктан башка төрле. Аның өчен өйдә үзеңне карамый йөрү дә норма, каядыр барасы булмаганда ир кеше юынмый, кырынмый да йөри ала ала. Өстәвенә, өйдәге эшләрне дә «күрми». Бала белән декретка ир кеше чыгарга мәҗбүр икән, димәк, аның хатыны бик мәшгуль. Димәк, ул карьерасын кайгырта. Ә андый хатын-кызга өйдә утырган ирнең кызыгы калырмы? Кайчандыр аның уңышы өчен үз карьерасын корбан иткән ирне булдыксызлыкта гаепләмәсме?
Тормышның бик акыллы бер кануны бар: сазлыктан ничек чыгасын белмәсәгез, анда кермәгез. Килешәм, тормыш без уйлаганнан катлаулырак, һәм кайбер очракта гаиләнең башка чарасы булмаска мөмкин. Гаммәви төс алмаса, бер-ике генә очрак булганда, бу безнең җәмгыять өчен зыян салмас та. Әмма декрет ялына китәсе иргә сексопатолог һәм психологка күренү мәҗбүри булсын. Моны дәүләт үзе кайгыртырга тиеш.
 
Табигать ир-атны тәрбияче итеп яралткан, әмма бала багучы итеп яралтмаган. Тәрбияләү белән багу – икесе ике нәрсә. Табигать кануннарын җиңәргә тырышуның аяныч нәтиҗәләргә китерәсен кешелек инде белә. 

фото: Ксения Богданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар