Логотип
Бала

​Сөт калыр…

Уйламыйм гына. Дөресрәге, ничек тә уйламаска тырышам. Югыйсә, шунда ук күзләремә мөлдерәп яшь тула, тамагыма йотып булмаслык авыр төер утыра. Ана белән баланы бәйли торган кендек җебе ничә тапкыр өзелә икән?! Ул карынымда ятканда безне бербөтен итеп тоткан кендек җебен әйтмим әле мин. Күзгә күренеп тормаган, бары йөрәк, күңел, җан белән генә тоеп булган җепләр турында сүзем.
…Дөньяда һәммә нәрсәнең башы булган кебек ахыры да бар. Бис­милламны әйтеп, нарасыема беренче тапкыр күкрәгемне каптырган көн кичә генә кебек әле, югыйсә. Каптырган дип, шунда ук алай җиңел генә килеп тә чыкмый бит әле ул. Нәни «төенчегең­не» кулыңа ничекләр тотарга, утырып имезергәме, әллә ятыпмы икәнен дә белмисең. «Күкрәкне дөрес каптымы икән?» дип, аптырап-йөдәп бетәсең. Шундый чакта киңәш сорарга яныңда берәрсе булса икән ул! Юк бит. Бу — табиблар вазифасы түгел, ә балалар бүлегендәге шәфкать туташлары, бәләкәчләрне әниләренә таратуга, тизрәк тынычлап чәй эчеп алырга утыра. Гел бер сорау белән йөргән әниләр аларны инде ялыктырып бетергән. (Әмма барыбер сорарга кирәк! Бер күрсәтсеннәр күкрәкне балага ничек дөрес каптырырга икәнен, ике, ә өченчесендә инде сез аны, һичшиксез, үзегез дә эшли алачаксыз.) Ике-өч көн шулай изалангач, бар да җайлана тагын үзе. Балаң авызы белән имине үзе эзли башлый, әйбәт кенә суыра да, син дә тынычланасың. 

Ә аннан күкрәкләргә сөт төшә! Сиздереп, авырттырып, рәхәт сулкылдап! Хатын-кыз тормышында була торган иң-иң бәхетле, иң татлы мизгелләр… Күкрәгенә кочып бала имезергә хыялланмаган хатын-кыз юктыр ул! Гәүдәм ямьсезләнә, матурлыгым бетә дип, имезүдән баш тартучылар да бар диләр. Белмим, булса да бик сирәктер, џәрхәлдә, минем үземнең дус-иш, таныш-белеш арасында андыйларны очратканым юк әле.

Тәмен белеп, рәхәтен тоеп, куана-куана имездем баламны. Кечкенәң елап уянгач, төн уртасында шешә эзләп, сөт җылытып йөрү түгел инде бу. Газга куйган сөтең әле бит күп чакта артык кайнарланып китә. Аны суытып бер җәфа чигәсең. Балаң исә бу вакыт алганны-куйганны белми елый да елый. Ул арада: «Нәрсә булды?» — дип, яныңа берәм-берәм уянып, өйдәгеләр чыга. Аларның татлы йокылары бүленгәнгә үзеңне нигәдер гел гаепле саныйсың… Ә имезгәндә дөнья рәхәте. Балаң кыбырсый башлауга күкрәгеңне каптырып куясың да эшең бетә — мес-мес суыра да, ул үзенә йокыга китә, син үзеңә.

Тик, әйтәм ич, бу дөньяда бөтен нәрсәнең дә ахыры бар. «Өеңдәге хәлне күршеңнән сора» дигәндәй, беркөн кинәт таныш-белешләрнең үземә: «Әле һаман да имезәсеңмени?» — дигән сорауны бик еш бирә башлауларына игътибар иттем. Улымны имидән аерырга вакыт җитте дә микәнни? Шулай тизме?! Кызларны ничектер, ә менә ир баланы ике яшьтән узгач та имезергә ярамый дип ишеткәнем бар барын. Югыйсә, анасы рәнҗесә — рәнҗеше төшүе мөмкин икән. Ярабби, Ходаем, үзең сакла!

Ике-өч көнгә кунакка китеп тор, күкрәгеңә кызыл борыч яки башка берәр ачы нәрсә сөрт… үзем кеше биргән киңәшне тыңлыйм, «ярар, ярар» дип баш чайкыйм, ә үзем гел башканы уйлыйм: «Юк, иртә әле, иртәрәк. Моңа иң элек минем үземнең әзер булуым, баланы имидән аерырга теләвем кирәк бугай».

Берничә атна үз-үзем белән сөйләшеп, үземне-үзем үгетләп йөрдем. «Имезмәдең түгел, имездең, — дим. — Балага бер-бер зыяны булмасын дип, инде ике ел кызыл алма, әфлисун капканың юк, шоколадның, кофеның тәмен оныттың. Гөмбә, тозлы балык, майонез, кетчупларны әйтмим дә. Соңгы ике Яңа елны шампан шәрабсыз да каршыладың. Ә теге юлы, балада аллергия башлангач, суда пешкән кәбестә шулпасы белән күпме тордың әле? Айга якынмы? Бәрәңгегә, кара ипигә кадәр ашарга ярамый, диделәр бит. Түздең, барыбер күкрәктән аермадың.

Бу кадәр озак имезә алырмын дип өметләнмәгән дә идең түгелме соң?! Абыйсы сыер сөте белән дә үсте бит әле әнә, Аллага шөкер, монысының инде зарланырлыгы юк».

Шулайлар итеп тырыша торгач, ниһаять, «өлгереп җиттем»! Тик, бу атнада тәвәккәлләп карыйбыз дип йөргәндә, урамга чыккач, безнең участокның шәфкать туташы очрады. Һәрвакытта-гыча хәлләребезне сораша. «Менә, имидән аерырга җыенам», — дим. «Ашыкмагыз. Ике атнадан прививкагыз җитә. Шуны ясаткач аерырсыз», — дип яныбыздан китеп барды ул. Тагын тукталдык.

Прививкадан соң да тиз генә аерып булмады. Бала, салкын тиеп, авырып китте. Педиатрыбыз ул терелгәч тә тагын бер-ике атна сабыр итәргә кушты әле. «Тәмам ныгысын, югыйсә, кабат авырып китүе ихтимал. Бала өчен шактый зур стресс бит бу», — ди.

Мин ул арада гел газета-журналлар, китаплар актардым. Күкрәк сөтенең файдасы, аны арттыру өчен ниләр эшләргә кирәклеге турындагы язмаларның исәбе-саны юк. Ә баланы имидән аеру, күкрәктәге сөтне ничек бетерү хакында ник бер юл табыйм?! Хәзер, барысы да артта калгач, һәммәсен башымнан кичергәч, мин үзем сезгә менә берничә киңәш бирә алам.

Беренче киңәш
Баланы кайчанга чаклы имезергә? Минемчә, барысы да сезнең үзегездән, сезнең теләктән тора. (Ә теләк булмаганда, сәбәп исә бик тиз табыла!) Ислам дине кануннары буенча, хатын-кыз баласын ике яшькә чаклы имезергә тиеш диелгән. Анадан балага күкрәк сөте белән кирәкле витаминнар гына күчми, җан, рух саулыгы да иңә. Менә шуның өчен дә: «Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми», диләрдер. Табиб-педиатрлар исә: «Бер яшькә кадәр имезү дә җитә», — дип әйтәләр. Ана белән баланы бәйли торган бу илаџи мизгелләр — хатын-кызга гына Ходай насыйп иткән татлы да, рәхәт тә, бәхетле дә мизгелләр сезнең тормышта барыбер озаккарак сузылсын. Берничә атнага, берничә айга булса да.

Икенче киңәш
Кинәт кенә, капылт кына аерырга кирәкмидер. Бигрәк тә бала төннәрен генә түгел, әле көндезләрен дә имгәндә.

Имәргә сорап, көндез яныма килгәч, мин улымның игътибарын сиздермичә генә башка берәр нәрсәгә юнәлтә башладым. Йә икәү утырып китап карыйбыз, йә рәсем ясыйбыз, буйыйбыз, уенчыклар белән уйныйбыз. Йә булмаса, тәрәздән карап торабыз, анда исә балага кызык нәрсә гел табыла — карга очып китә, машиналар йөреп тора, эт яки мәче күзгә чалына. Өч-дүрт көн дигәндә, улым имине йокларга ятканда гына сорый торган булды.

Өченче киңәш
Баланы күкрәктән аерырга берничә көн кала чәй (гомумән, теләсә нинди сыеклык) эчүне шактыйга киметергә кирәк. (Сөт төшү өчен ниләр эшләгән булсагыз, хәзер шуның гел киресе!) Моңарчы яратмаган сөт ризыкларына, сөтле чәйгә соңгы вакытта күнеп тә беткән кебек идегезме? (Баласы өчен ана нәрсәгә генә түзми!) Инде менә тиздән, бик тиздән чәйне сөт өстесез дә рәхәтләнеп эчәргә һәм үзегезне ниндидер гаепле эш кылгандай хис итмәскә дә мөмкин булачак. (Сезгә ияреп сөтле чәй эчәргә күнеккән өйдәгеләрегезне исә, белмим, менә нишләтерсез.)
Алда әйткәнемчә, баланы көндезләрен имезми башлау да күкрәккә сөт төшүне күпкә киметә.

Дүртенче киңәш
«Имидән аерам» дип, әллә кайдагы, әллә ничә чакрымдагы авылга, районга — дәү әниләренә, әбиләренә улыгызны (кызыгызны) кайтарып кую дөресме икән? Каенанаң яки әниең күрше йортта, күрше подъездда гына яшәмәгәч, сезнең белән көн аралаш күрешеп тормагач, әбисе белән бабасы аны никадәр яратсалар, якын итсәләр дә, бала өчен алар барыбер чит-ят кебек бит. Инде үзегезне шул сабый урынына куеп карагыз. Әнисе аны ташлады (моңарчы үзеннән бер сәгатькә дә аерылмаган әнисенең күз алдында булмавын ул аны югалту, үзен ташлау дип кабул итәчәк), ят җир, ят кешеләр… Стресс өстенә стресс! Кайгы өстенә кайгы! «Әниең иртәгә, берсекөнгә кайта» дигән сүзләрне бала, гомумән, кабул итми, аңламый, чөнки ул әле вакыт дигән төшенчәне белми.

Мин улымны әниләргә дә кайтармадым, үзем дә «кунакка» чыгып китмәдем. Бары күрше бүлмәдә йокладым. Йокладым дип, беренче кичне төн буена керфеккә-керфек кактыммы икән? Әмма: «Нишли икән?» «Елыймы икән?» — дип борчылып торганчы, барысын да үз колакларым белән ишетеп яту миңа барыбер җиңелрәк иде. Әтисе аның холкын да, гадәтләрен дә яхшы белә. Ими эзләп берничә тапкыр уянган баланы көйләп, юатып, кулында тирбәтеп яңадан йоклатып җибәрде. Ә тагын ике көннән соң инде без улым белән йокларга икәү бергә яттык. Кысып бәйләп куйган күкрәкләремә күрсәтеп, жәлләгән тавыш белән: «Әнием, авырта?», «Авырта?» — дип берничә тапкыр сорады да, миңа аркасы белән борылып йокыга да китте ул. Имәргә сорау уенда да юк иде шикелле. әйтерсең, беркайчан иммәгән дә. Сәер дә булып китте хәтта.

Бишенче киңәш
Инде иң авыр сорау — күкрәктәге сөтне ничек бетерергә? Саваргамы, әллә бөтенләй кагылмаска дамы? (Минем өчен менә монысы, чыннан да, иң авыры булды.)

Беренче баламны тапкач, җиде көн үтүгә күкрәкләрем шешеп, «мастит» дигән диагноз куйдылар. Бер-бер артлы ике операция кичердем. (Табиблар маститны күкрәктә калган сөтне савып бетермәгәннән дә була дип аңлаттылар.) Сөт төшеп тулышкан күкрәк­ләрне инде нишләтергә? Әрнешүенә генә түзәр идең дә, ә яңадан мастит башланса? Тәмам башым катты. Авырткан җирдән кул китми бит — кем белән генә сөйләшсәм дә, сүзне гел шуңа борам: алар бу очракта нишләгәннәр?

Гүзәл: «Саумаска кирәк, диләр инде. Көн ярымнан, күкрәкләрем авыртканга түзә алмыйча, яңадан имезә башладым. Икенче тапкыр талпынуымда гына ташлата алдым».
Рушания: «Килендәшем, имезүне әкрен-әкрен киметә барып кына, баласын имидән аерды. Менә шулай кинәт ташлаткан өчен мине ачуланды да әле. «Күкрәгең формасын югалтачак, «асылынып» калачак», — диде. Табиб кеше белә инде — чынлыкта, шулай булды да».
Алия: «Беренче балам туганда үлде минем. Акушерка шунда ук күкрәкләремне сөлге белән каты итеп кысып бәйләп куйды. Сөт барыбер төште төшүен. Авыртса да, чыдадым инде, чөнки саварга кушмадылар».
Роза: «Узган җәй ирем белән Испаниядә ял иттек. Бер яшь тә ике айлык улымны каенанам алып калды. Имидән  нигә иртәрәк аермаганмындыр инде, үзем дә белмим, аны бик җиңел генә итеп күз алдына китергәнмендер, күрәсең. Мәскәүдә, поезддан төшүгә, вокзал буйлап «ана һәм бала» бүлмәсен эзләп киттем. Рәхмәт яусын, хәлемне аңладылар, сөтне саварга стаканга кадәр бирделәр. Кичен, инде Испаниягә барып җиткәч, кунакханәгә урнашуга, кабат күкрәкне саварга утырдым. Диңгез буенда, кояш астында ятканда, күкрәкләрне бәйләп куеп буламыни инде — бер көн дә бәйләмәдем. Бик нык тулышып авырта башлагач, азрак савам да тагын йөрим. Икенче атна ахырына коену костюмым бушап, миңа зур булып калды, чөнки күкрәкләрдә сөт инде тәмам бетте. Шулай итеп, ялым ял булмады, нишләтәсең, үзем гаепле».

Алтынчы киңәш
Улыма соңгы арада гел: «Эмиль дустың ими ашамый икән әнә, зур үскән», — дигән сүзләрне сөйләдем. Балалар компьютер сыман бит алар — ишеткән бер нәрсәне сеңдереп баралар. үзен имидән аера башлауга, ул, бертуктамый: «Зур үстем, ими ашамыйм», — дип кабатларга кереште. Тизрәк зур буласы килү теләге көчле идеме, әллә үз-үзен шулай юаткач, аңа җиңелрәк идеме — икесе дә булгандыр, тик ул бер тапкыр да күз яшьләре белән ими сорамады. ә шулай да мин сезгә күз яшьләренә дә әзер булыгыз, дияр идем. 

Баланы имидән аерган атнада өйдә нинди дә булса зур эш эшлим дип планнар кормагыз. Имәргә сорап аптыратмаса да, бала шактый көйсезгә әйләнәчәк. Гел итәгегезгә тагылып йөриячәк. Кыскасы, сабырлык џәм түземлек сезгә!

…Менә инде ул җеп өзелде дә. үз халәтемне үзем аңламыйм. Дөньям бушап калды — нәрсәнедер югалттым сыман. Миннән башка бер сәгать, бер көн тора алмас шикелле иде. Йөри, йөгерә генә әнә — уенда да юк. Ә мин, бәләкәчемнең үсүенә куанасы, горурланасы урынга, күр инде, өйдәгеләргә сиздермичә тагын күз яшемне сөртәм. И-и, балам, йөрәк парәм…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар