Үпкәчел бала

«Кызым әллә артык нечкә күңелле, балачактан ук көйсез булды, юк кына нәрсәләргә дә бик тиз хәтере калучан. Шул гадәте аркасында дус кызлары белән дә арасы тиз бозыла, үзе якын күргән яшьтәшләренең бүтән кызлар белән дуслашуыннан да, аңа карата игътибарсыз булуыннан да көнләшә, елый. Аңа әйтми кинога китсәләр дә үпкәли. Бишектәге бишкә төрләнер, үсә-үсә акыл керер, үзгәрер әле дип өметләнсәк тә, холкы элеккечә: бала-чага кебек үпкәчел. Инде аптырыйбыз: ялгыш кына бер кыек сүз әйтер хәл юк, авызын салындырырга гына тора. Үзенә ошамаган сүзгә рәнҗеп көннәр буе сәйләшмәскә мөмкин».
Мин беләм, мондый мәсьәләләр белән белгечләр — психологлар, табиблар шөгыльләнергә тиеш. Әмма дөнья күргән кешеләр буларак, һәркайсыбызның бала тәрбияләү өлкәсендә азмы-күпме үз тәҗрибәсе, димәк ки, күңеле әрнеп, киңәш бирүебезгә өметләнеп безгә хат юллаган анага әйтер сүзебез бар…
Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә, ди халык. Әйе, берәү дә нәни кеше үсеп җитәр дә ата-анасына кайгы китерер, дип уйламый. Күз нуры кебек күргән кадерлесенең кеше арасында сүзе үтемле, тормышы җитешле булуын тели.
Әмма никадәр генә тырышсаң да, хәтта Макаренко, Сухомлинский тәгълиматларын яттан белсәң дә, тормышта адым саен очрый торган мәшәкатьләрдән җиңел генә котыла алмыйсың. Һәр гаилә тәрбия юлында котылгысыз тоелган зур һәм вак түмгәкләргә абына-сөртенә үз баласын үзе белгәнчә, булдыра алганча тәрбия кыла. Кемгәдер иркә-наз тансык, ә кемдер кирәксә-кирәкмәсә дә каешка тотына. Берәүләр иркә-елак, ялкау, икенче берәүләр кыю-тәвәккәл, эшсөяр-тырыш булып үсә. Балачакта авыз турсайтырга маһир, үпкәчел бала үскәч тә шул гадәтен куа, дигән фикер белән килешү кыен. Хәтере калучан кыз-малайларга бәлки нәкъ менә гаилә җылысы, аңлау, игътибар җитмидер. Без — эшем кешеләре, ашыгабыз, арттан нужа бабай куа, дип каударланабыз. Тыныч табигатьле балага әлләни зур игътибар күрсәтүне кирәксенмибез, тик борчымасын гына! Еламаган балага ими бирмиләр. Көйсезләнеп елый башласа гына үчтекиләп юатучысы табыла. Нарасый дисәк тә, үз дигәненә ирешү өчен еларга, көйсезләнергә кирәген бик тиз төшенә ул. Хәер, берәү дә еламый гына үсми. Ашыйсы килсә дә елый ул, авырткан җире булса да… Белеп тә елый, көйсезләнеп тә. үпкәләп-елап максатына ирешергә өйрәнгәч, бу гадәтен үзенә гомерлек юлдаш итсә гаҗәпме?! Түгел.
Шулай да була, балалар үзара аңлаша, тыныша алмыйлар, этешәләр, төртешәләр, үпкәләшәләр. Бакчадан, урамнан балаң елап кайткан саен иптәшләре, дусларының әти-әниләре белән мөнәсәбәтләр ачыкларга тырышу да фәкать кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Баламны кыерсытканнар, рәнҗеткәннәр дип, ашыгыч нәтиҗә чыгарып, каршы якка сугыш игълан итәргә ашыкмый. Ипләп кенә сораштырып, гаеп кемдә икәнлеген ачыкларга тырышыйк. Бервакытта да тик бер як кына хаклы-хаксыз булмый. Гауга чыга икән — атта да, тәртәдә дә гаеп бар дигән сүз. Ихтимал, сезнең балагыз да кызып киткәндер, уен вакытында бу табигый, юл куя белү, үз гаебеңне тану өчен дә кыюлык, батырлык кирәк. Ызгышлы ситуациядән чыгу юлларын эзләү мөһим. Мондый чакта, минем балам дип яклашу урынына аны төркемдәге балалар арасына куеп карау дөрес, әгәр талашкан, үпкәләшкән булсалар да, ачу сакламаска, килешү юлларын эзләү кирәклеген аңлату тиеш. әгәр күрше малайларын яки кызларын гына гаепләп, бала күңеленә нәфрәт орлыклары чәчсәк, алар кайчан да булса тишелеп, тамырланып, үсеп, кеше холкын тәмам бозарга, явыз, үпкәчел, ачу тотучан, усал адәм формалашырга мөмкин. Бала уйнарга гына түгел, коллективта үзен тотарга да өйрәнә.
Әйе, бала уенчык түгел шул. Кая утыртып куйсаң, шунда тыныч кына утыра алмый: егыла, терсәген дә каната, киемен дә ерта. Ачулансаң, үпкәли.
Алияне тәрбиячеләре сүз тыңламаган өчен еш кына почмакка бастырып куя икән. Бала үз эченә йомыла. Күңеле үсми. Уенга катнашмый. Ачулансалар, елый. Кызның бәхетенә, ялга киткән усал апалары урынына йомшак күңелле икенче тәрбиячене вакытлыча бу төркемгә күчерәләр. Алиянең битарафлыгы, берни белән дә кызыксынмавы Зилә Галиевнаны баштарак аптырашта калдыра. Аны үпкәчел дип читкә этәрәләр. ә тәрбияче алдына утыртып сөйләштереп карый. Бала ачылып китми, билгеле, шулай да ул яралы җанны аңлый, кызның ятим үсүен белә.
Зилә Галиевна өеннән яңарак кына чәчкәгә бөреләнгән бик матур гөл алып килә. «Бу гөлне безнең Алия караячак», — дип белдерә. Кыз шатланып риза була, шул көннән гүя алыштырып куялар аны. Вакытында су сибә, чүлмәк тирәсендәге тузаннарны сөртә. Туфрагын йомшарта. Бер-ике атнадан гөл гаҗәп матур чәчкә ата. «Алия гөле» ди тәрбияче апалары. ә кыз шулкадәр үзгәрә, аны инде беркем дә: «Әйдә, үпкәлә, үпкәләсәң, песи үпкәсе ашатабыз», — дип үртәми. җаваплылык хисе, яшьтәшләренең аңа сокланып каравы, яратуы, тәрбияченең ихтирамы, күрәсең, баланы шулай үзгәртә.
үпкәчел баланы кыерсыту, ачулану, бертуктамый: «Алай итмә, болай ит», — дип өйрәтү уңай нәтиҗәләр бирмәскә мөмкин. Аны тиң күреп сөйләшү, киңәшләшү, мактау үз көченә ышаныч тудыра.
Бала үзен яратуларын, гаиләдә кирәкле кеше булуын гел сизеп, белеп торырга тиеш. үз өендә аны һәрвакыт аңлаячаклар дигән уй күңеленә сеңсен. Тормыш юллары катлаулы, сикәлтәле. Егылмый, адашмый алга бару өчен күп көч, кыюлык, тырышлык зарур. Туган йорт җылысы гына кешегә бөтен гомеренә җитәрлек көч, дәрт, дәрман бирә.
«Сөембикә» журналы, № 8, 2007.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.