Логотип
Бала

Кызларны тәрбияләүдә 10 хата

Психолог Михаил Лабковский әти-әни, дәү әниләрнең кызлар тәрбияләгәндә җибәрә торган 10 хатасы турында яза. Психолог киңәшләренә без дә күз салыйк әле.

Психолог Михаил Лабковский әти-әни, дәү әниләрнең кызлар тәрбияләгәндә җибәрә торган 10 хатасы турында яза. Психолог киңәшләренә без дә күз салыйк әле.


1.    «Син тиеш!»
«Кызлар ягымлы булырга тиеш!», «Син үрнәк булырга тиеш!» «Ашарга пешерә белергә тиешсең!», «Син тиеш!!!»...
 Ашарга пешерү, өй җыештыра белү – кызларга хас табигый сыйфатлар, әлбәттә. Әмма ашарга пешерә, идән юа белгән өчен генә яратуларын тоеп, шушы сыйфатларны булдырсалар гына камил хатын-кыз буласына ышанып үсмәсен иде кыз балалар. Син тиеш, дип үстергәнче, гаиләдәге эшләрне бергәләп башкару иң матур мисал булыр иде: «Әйдәгез бергәләп төшке аш әзерлибез! Бергәләп өйләр җыештырып алабызмы?» Әни кеше ниндидер эшне рухи ләззәт алып башкарса, балалар ул эшкә үзеннән-үзе тартылачак. Кыз баланы нидер эшли белмәгәне өчен гаепләмәгез, үзенә кирәкне вакыты җиткәч барыбер өйрәнә ул.
2. Ирләргә карата тискәре караш
«Аларга хатын-кыздан бер генә әйбер кирәк!», «Сине яулап ала алмасыннар!», «Егетләргә (малайларга) ышанма!» Мондый фикерләрне ишетеп үскән кызларның күңелендә ир-егетләр образы – агрессор, көч кулланучы булып кереп кала. Киләчәктә бу ир кешеләрдән читләшүгә яки ир кешенең көч куллануын гадәти хәл дип кабул итеп, өйдәге кимсетүләргә түзеп яшәүгә китерергә мөмкин.
3. Кияүгә чыгарга һәм бала табарга!
Егерме яшен тутырып килгән кызгалар еш кына «Кияүгә чыгарга һәм бала табарга!» дигән таләпләр ишетә башлый. Мәктәпне тәмамладың, уку йортына кердең, киләсе адымың – гаилә кору, бала табу булырга тиеш, янәсе.  Бу таләпне үтәргә 25 яшьтән дә соңарасың икән, димәк карт кызга әйләнеп, бәхетсез хатын-кыз ролен кабул итүең дә ихтимал! Кызык килеп чыга инде, кечкенә чакта егетләрдән (малайлардан) куркырга кирәк, дип үстерәләр, аннары кияүгә чыгарга соңга калма, дип битәрлиләр. Тирә-юнендәгеләрдән мондый таләпләрне ишетеп үскән кызлар үзләренең ни теләгәнен, тормышка әзерме-юкмы икәнен аңламый да калырга мөмкин.
4. Гиперопека
Әниләр барлык мәшәкатьләрне дә үз җилкәсенә алырга тырыша. Шулай итеп җил-яңгырдан саклап үстерәләр, имеш. Мин сине куркыныч хәлләрдән саклыйм, дип күп кенә әниләр кызларга бик күп чикләр куялар. Аңлыйсызмы, 15-16 яшьлек кызларның карар кабул итү хокукы бар! (Тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамаган очракта.)  Дөрес булмаса да үз тормыш тәҗрибәсе була ул аның! Әнисе сүзеннән чыкмыйча үскән кызлар, зур үскәч үзләрен икенче сорт кеше итеп хис итә башлый, киләчәктә тормышын үзгәртерлек карарлар кабул итү аларга авыр була. Аның өчен башкалар хәл иткәненә ияләшеп үсә ул.
5. Әтинең тискәре образы
Әни тәрбиясендәме, әллә тулы гаиләдә үсәме, аерма юк, әмма кыз балага әтисен тискәре образда күрсәтергә ярамы. Кызлар өчен әти – ул тормыштагы беренче ир-ат образы. Нинди генә булса да, әти кешегә карарата тәнкыйтьне кызлар янында сөйләргә ярамый. Әти кеше чыннан да тормышка бернинди уңай тәэсир итми икән, мондый кешене сайлап, гаилә коруда, баласына әти итеп шушы кешене сайлавында үзенең дә өлеше бар икәнен әни кеше танырга тиеш. Гаиләдәге ир-атның акланмаган сыйфатлары өчен кыз бала җаваплы түгел! Бигрәк тә барлык тискәре сыйфатлары өчен «әтиеңә охшагансың» дип ачулана күрмәгез баланы!
6. Кул күтәрү
Нәни кызчыкмы, әллә буй җитеп килүчесеме – кызларга тән җәзасы бирү, кул күтәрүләр килешми. Әти-әни тән җәзасы кулланса – кызларның үз-үзенә бәясе төшә. Әгәр дә инде әти кеше кыз балага кул күтәрсә – киләчәктә бу кызның үзенә тормыш юлдашы итеп агрессор ир-атны сайлавы гаҗәп булмаячак.
7. Мактаудан курку
Кызлар «син безнең иң яратканыбыз, кадерлебез, бәхетебез» кебек сүзләрне ишетеп үсәргә тиеш. «Син иң-иңе!» – дип кабатлауның куркынычы юк. Бала үзен иң кирәкле кеше итеп тойсын! Уңай якларын, уңышларын әйтеп, үсендереп тору – аңа үзен кабул итеп, яратып үсәргә ярдәм итәр. Кызлар өчен мактау сүзләре – бәхетле киләчәгенең нигезе ул.
8. Кыз бала каршында кычкырышу
Әти белән әнигә балалар каршында беркайчан да кычкырышырга, мөнәсәбәтләр ачыкларга ярамый! Нинди генә сәбәпле кычкырышсагыз да – сезне ишетеп торган бала барысына да үзен гаепле санаячак. Әгәр дә инде мондый хәл килеп чыккан икән, ахырдан икәүләп бала янына килеп, үзегезнең кызып китүегезне, фикерләрегезнең туры килмәве аркасында бәхәсләшүегезне аңлатыгыз, дуслашуыгызны хәбәр итегез һәм монда баланың бернинди дә гаебе юк икәнен әйбәтләп аңлатыгыз.
9. «Ябык хатын-кыз гына матур була!»
Кызларга тормышта ялгыш юнәлеш бирүдән сакланыгыз. «Ябык хатын-кыз гына матур була!», «Кияүгә чыккач кына тулы бәхеткә ирешәсең, әни булгач кына чын хатын-кыз буласың!» дигән фикерләр белән зинһар сак булыгыз! Үзен ишетә белергә, сәләтләрен ачарга, күңеле кушкан эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтегез кызларны. Башкаларның фикеренә карап яшәргә ярамаганын төшендереп үстерсен иде әниләр. Менә шул вакытта чибәр, тормышта үзенә ышанган, нәрсә кирәген аңлаган төпле шәхес булып формалашыр сөекле кызларыбыз. Һәм би-и-ик бәхетле булырлар!
10. Артык кырыс булу
Кайвакыт бик якын булыр өчен, әниләр балага бар әйберне дә рөхсәт итә башлыйлар. Яки киресенчә, «үскәч барысын да үзең белерсең!» дип артык кырыс булырга тырышалар. Кадерле әниләр, кечкенә чактан ук кызларның сораулары күп була! Алар төрле әйберләр белән кызыксына, сездән ышанычлы җаваплар көтә. Кызларыгыз белән күбрәк сөйләшегез, хатирәләрегезне яңартыгыз, алар яшендә булганда ниләр майтарганыгызны сөйләгез. Балага каршы бармагыз, алтын урталыкны сакларга тырышыгыз. Әни белән кызлар мөнәсәбәте бик җылы, назлы, ышанычка корылган булырга тиеш!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар