Логотип
Бала

​Кыш бабайга ышану яки тылсымлы төн

Кар бураннары, яшел чыршы, гирлянда утлары, әфлисун исләре, Кыш бабай... Дөньядагы иң могҗизалы бәйрәм ул Яңа ел. Кеше үзен белә башлаганнан бирле, картайган көннәрендә дә шул бәйрәмне көтә. Башта үзе, аннан – балалары белән, соңыннан онык-оныкчыкларына кушылып. Яңа ел, иң элек, балачак бәйрәме! Хәтерлисезме Кыш бабайны көткәнне? Аның килүенә шигырь-җырлар өйрәнүегезне? Кыш тылсымчысы безгә тормышта чынлап та ярдәм итәме? Әллә балачакның якты бер хатирәсе булып кына каламы?

Барыбыз да хәтерлибез балачактагы Кыш бабайны. Кар бөртеге күлмәген киеп, бизәлгән трантасларга утырып, урам буйлап бүләк өләшеп йөргән Кыш бабайны көтүләрем истә, әни башлангыч сыйныфта яхшы укыганы өчен Кыш бабайның туп бүләк итүен (уенчык юк заманда зур бүләк бит инде ул!), әти Кыш бабайдан кызыл билле бер прәннек алып куануын хәтерли. Кыш бабайның матур сихри бер әкият булуын аңлыйбыз. Тик балалар тугач кабат шул тылсымга уралып, балачакка кире кайтабыз. 

Ә хәзерге буын балалары туп белән прәнник кенә теләми шул Кыш бабайдан. Бүләк сорап, хат язудан башлана безнең Яңа елга әзерлек. Телләрен чыгара чыгара, язып, аны матурлап-бизәп тәрәз төбенә куеп йокларга ятыш. Иртәнгә хат юк. Димәк, Кыш бабай килеп алып киткән: бүләк әзерли. Ә без шигырь-җырлар өйрәнә башлыйбыз. Балачакта ятлаган шигырьләрне киредән искә төшерәбез. Ул көн килеп җиткәч Кыш бабайны ишек артыннан чакырганда да балалардан битәр, үзебез ныграк кычкырабыз бугай әле. Күңел түрендә нәкъ менә безгә дә бүләк сузуын көтәбез шикелле... 

Хәзер балаларны алдарга, Кыш бабай барлыгына ышандырырга ярамый дигән фикерләр йөри. Ә ник балаларны хыялланырга өйрәтмәскә. Аларның дөньясын хөрмәт итәргә, күңел ачарга мөмкинлек бирергә кирәк. Биләүдән төшүгә үк балачагын урлап, кырыс дөньяга күзләрен ачтыру киләчәктә аның психикасына да тәэсир итәргә мөмкин түгелме? Ул нәрсәгә булса да ышанырга тиеш.  Балачакның иң төп символы – әкияткә, могҗизага ышану. 4-5 яшьләрдә кадәр бала бөтен барлыгы белән Кыш бабайга ышана әле. Бу ышаныч анда әдәп-әхлак тәрбияләргә дә ярдәм итә. Куйган максатларга ирешергә дә. Гаиләдә Кыш бабайга иң озын вакыт ышанган кеше – баш бала. Мәктәпкә барганчы шул могҗизада яши ул. Башлангыч сыйныфларда аның «күзләрен ачалар». Бу яңалыкны бик авыр кабул итүче балалар да бар. Мине алдагансыз дип әти-әниләренә үпкә белдерүчеләр дә. Әллә алдатасылары килмәгәнгә, әллә үч итеп серне эне-сеңелләренә тишәргә дә күп уйлап тормыйлар. 

Олы кызымның могҗизасы бетүгә үзем сәбәпче булдым. Яңа ел мәшәкатьләре белән йөргәндә, онытылып, Кыш бабай өчен алган бүләкләремне машинадан чыгарырыга онытканмын. Кызыксынучан күзләр тиз күреп алган, күрәсең. Кыш бабай килеп җырлатып-биетеп уенчыкларны тапшырып китте. Балалар бүләкләр өчен, без балалар өчен шат идек бу кичтә. Йокларга яткач, кызым безгә тыныч йокы теләргә кергәч, колагыма шыпырт кына: «Әни, Кыш бабай биргән бүләкләр синең машинада иде бит. Димәк, бүләкләрне сез аласыз? Кыш бабай да чын түгел икән. Тик апаем ишетмәсен инде», – диде, сеңлесен кайгыртып. Үзенең күзләрендә яшь. «Балалар күп, Кыш бабай бөтенегезгә дә бүләкләр сатып алып өлгерә алмый. Шуңа кайбер чакта бездән ярдәм сорый», – дип акланырга тырыштым. Кыш Бабай юклыгын аңласа да, Яңа ел җиткән саен безгә кушылып уйный ул. Сеңлесе белән бергә утырып Кыш бабайга хат яза. Әллә, сеңлесеннән көнләшеп, үсәргә теләми, әллә безне борчыйсы килми, әллә хат язмаса, бүләк булмас дип курка... 

 Яңа ел традицияләре балаларда кеше тормышының мөһим нигезләрен сала. Кунаклар килү, бергәләп бәйрәм итү гаиләдәгеләрне бик якынайта, бер-берсенә карата мөгамәләрне җылыта, рәхимле, игътибарлы булырга өйрәтә. Бүләкләр бирешеп, бер-беребезне шатландырырга да  бер сәбәпче бит ул Яңа ел!  Кыш бабай иң уңай әкият герое: киң күңелле, көчле, акыллы, гадел һәм бик юмарт. Ул балаларга үрнәк. Дус-тату яшәргә, үзеңне генә түгел, башкаларны да сөендерергә өйрәтә, баланың фантазиясен арттыра.  Балачактагы Кыш бабай  гомеребез буе (бигрәк тә авыр вакытларда)  могҗизаларга ышанып яшәргә өйрәтми микән безне?  Без, хатын-кызлар гына түгел, ата җанлы ир-атлар да әнә шулай уйлый түгелме? Алар да кайдандыр бала булган бит.



Ләбиб Лерон, язучы:
 «Дөньяны бар афәтләрдән дә бары тик әкият кенә саклап калачак!» дигән мәшһүр “Чипполино” авторы Джанни Родари. Һәр бала Кыш бабай белән Кар кызына да, Кар малай белән Былтырга да, гомумән әкияткә   ышанып үсәргә тиеш. Балачакта да, язучы булгач та, әкият китапларын күп укыдым. “Нәни принц”, “Белмәмеш маҗаралары”, “Чипполино”, “Кирлемән”, “Тычкан баласы Чикыл”, татар халык әкиятләре... Мин шушы әкиятләрне укып, алардагы геройларның чынлап та тормышта булуына һич шикләнмичә үстем. Үзем дә шундыйрак рухтагы әкиятләр тудырдым һәм уйлап тапкан геройларымның барлыгына ышанып яздым. 

Мин үзем Кыш бабайның барлыгына өченче сыйныфка кадәр ышандым. Гәрчә, ел саен безнең авыл клубында узган бәйрәмдә  Кыш бабай булып күршеләребез Рафаэль абый яисә Рафит абый килсә дә – ышандым. Тагын шул искә төште. Миңа 4 яшь тирәләре булгандыр. Кыш Бабайны күрәсе килү теләге көчле булгандыр, күрәсең. Яңа ел бәйрәмен карарга клубка берүзем чыгып киттем (ул вакытта безнең өйдә ниндидер мәҗлес бара иде, шуңа олылар игътибары булмагандыр). Клуб ишеге төбендә басып торган зур  гына гәүдәле Зәкәрия абый мине кертми киреп борып җибәрде. Мин «Зәкәр-тәре кертмәде», – дип елап кайтып кергәнемне хәтерлим. 

Минем балаларым да Кыш бабайның  дөньяда барлыгына ышанып үсте. Оныкларым Фәридә, Нурихан һәм Сәйдә дә Кыш бабайны (татарча сөйләшүче Кыш бабайны!) ел саен сагынып көтеп ала. Алдакчылар, ялганчылар сөйләгәнгә ышангачы, әкияткә, Кыш бабайга ышануың хәерлерәк. Шулай бит?!



Радик Сабиров («профессиональ» Кыш Бабай)
Өстән тир ага. Тамак карлыккан. Ничәнчедер йортка-фатирга керә-керә (эштән соң бит әле), арылган. Ләкин... рәхәт! Әкият иленнән чынбарлыкка кайтасы килми... Берничә ел элек Кыш бабай булып эшли башлагач мин кичләрен әнә шулай серле, маҗаралы, кызыклы әкият дөньясына эләктем. Беренче тапкыр барганда әле нарасый булган кызлар-малайлар инде үсеп җиткән, энекәшләре, сеңелкәшләре белән бәйрәм итә. Кыш бабайны көтәләр, аңа ышаналар, аның булуын телиләр. Аларга бит бу бәйрәмне әти-әниләре бүләк итә. Искәрмәләр юк түгел. Кайбер затлы фатирларга килеп керүгә ата-анасы нишләргә белми аптырап кала. Чакыруын чакырган алар Кыш бабайны, ләкин ишектән «анда басма келәмем кыйммәтле», «чыршыга якын килеп аудара күрмә» дигән сүзләр белән каршы алалар. Җитмәсә, балалар да «бу машина кирәк түгел! айфон кирәк!», «айфоным бар инде, айпад кирәк», – дип елап җибәрергә күп сорамый. Мондый гаиләдә әкият була алмыйдыр инде. Син дә үзеңне «Кар патшабикәсе» мульфильмындагы бозлы дөньяга эләккәндәй хис итәсең, моннан тизрәк качасы, гадилеккә, эчкерсезлеккә, яктылыкка күчәсе килә башлый. 
Әбиләре, бабалары булган гаиләләрне яратам. Гап-гади тормыш алып барганнарны яратам. Әкияткә, могҗизага күбрәк ышана алар. Күңелләре киң. Балаларның да теләк һәм хыяллары гади, Кыш бабай бүләк иткән курчак яки машинага да риза алар. Кызык: үзләре бер үк вакытта әкияттә һәм... чынбарлыкта да. Могҗизаи әкият һәм кырыс чынбарлык.




Булат Бәйрәмов, шоумен, 3 бала атасы:
 Хәзер, дин көчәйгән вакытта, Яңа ел бәйрәменең әһәмиятен киметергә тырышалар. Мин шәхсән үзем алай уйламыйм. Балачак бит бер мизгел генә, уза да китә. Аны балаларыбыз яктырак, матуррак, кызыклырак итеп уздырсын  өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Яңа елны да гаиләбез белән көтеп алабыз. Һәр елны Кыш бабай чакырабыз. Үзем дә Кыш бабай булып киенеп кергәнем булды (зур кыз тавыштан таныды,тануын). Кыш бабайның булу-булмавын яше җиткәч бары беләчәкләр, аңлаячаклар, аңа ышанудан туктаячаклар.  Шулай да... Кыш бабай килгәнче балалар аңа  хат яза бит әле. Ничә ел элек булгандыр бу хәл.  Кызлар өстәл тирәсендә кайнашалар.  Кыш бабайга хат язалар икән. Олысы әйтә: «Мин, әлбәттә, аңа ышанмыйм инде, тик шулай да хат язачакмын», – ди (бүләк бит кирәк!).Үзем кечкенә чакта Кыш бабайга ышандым микән, хәтерләмим дә. Миңа балалар бакчасыннан ук Яңа ел ролен бирәләр иде. Шуңа күрә Кыш бабайның тәрбияче апа икәнен белеп үстем.  Ә менә могҗизага ышанып яшим.  Сабыйның дөньяга килүе дә олы бер могҗиза бит  ул!

Могҗизага ышанмыйча яшәү бик тә авырдыр ул. Бәлки ансыз яшәп тә булмыйдыр. Мин ышанмыйм диючеләрнең дә йөрәкләренең бер почмагында яшеренгәндер ул. Ә яңа ел аның барлыгын белдерәдер. Күптән Кыш бабайга ышанмасак та, әле дә булса могҗизага ышанасыбыз килә. Бер генә төн булса да. Яңа елның сихри төнендә! Нәкъ әнә шул төннән соң  тормышыбызның безгә ошап бетмәгән ягы үзгәреп куяр кебек. Балаларыбыз белән бергә без дә хыялларыбызның чынга ашуын, үз Кыш бабаебыз килүен телибез. Курантлар сукканның икенче минутында бары тик яңа көн башланганын аңласак та, тагын ел буе Яңа ел төнен көтәбез. Әнә шул тылсымлы төн безне нигәдер ымсындыра шул...

 

Психолог киңәше




Солтания ГАТАУЛЛИНА


Тылсымга, могҗизаларга ышану балалар һәм олылар өчен дә яхшы. Һәрберебез бу тормышта нәрсәгә дә, кемгә дә булса ышанып яши. Бала кайда – чынбарлык, кайда – уйдырма икәнлеген әкренләп кенә өйрәнә. Кыш бабай бала өчен – чынбарлык. Аның күңеленә ул уңай образ булып керә. Кыш бабай ел буе минем хакта онытмый, нәрсәләр яратуым белән кызыксына дип уйлый. Кайбер әти-әниләр, олылар балаларның шундый матур уй-хыялларын онытып, шартлар куялар. Боткаңны ашамасаң, үзеңне начар тотсаң, тыңламасаң, икеле алсаң Кыш бабай бүләк алып килми дип тәрбияләргә тырышалар. Болай эшләү балада борчу хисе тудыра, ул психологик җәрәхәт ала. Аларның холыклары төрле, кемдер бу сүзләрне җиңел генә үткәрә, кемдер, бераз гына ялгышлык эшләсә дә, борчылып, үзен битәрләп куркып йөри. Кыш бабай балага борчылыр өчен сәбәп түгел, ә бары тик шатлык хисләре, бәйрәм рухы тудыручы уңай герой булырга тиеш. 

Бала ничә яшькә кадәр Кыш бабайга ышанырга тиеш? Бу сорауга билгеле бер җавап юк. Бервакыт ул яныгызга килеп: «Кыш бабай юк икән бит ул», – дип әйткәнче дәвам итәргә тиеш тылсым. Кыш бабайның бүләкләре кыйммәтле булмасын иде. Бу хәзерге ата-аналарның зур хатасы. Кыш бабай комсызлык хисе түгел, ә бәйрәм рухы тудырырга тиеш. Кыйммәтле бүләкләрне баланың туган көненә алып бирергә була. Кыш бабай берәү генә, ә балалар бик күп, аның акчасы җитмәс, сиңа ул бүләкне алса, башкалар бүләксез калыр, ә сиңа аны соңрак алырбыз, дип аңлатырга тырышып карагыз. 

Без үзебез дә балалар кебек Яңа ел могҗизаларына ышанып хыялланып яшибез. Гел тискәре хәбәрләр генә ишетеп яшәгәнче, нинди дә булса могҗизага ышанып, шатланып яшәү депрессияләргә бирелмәскә ярдәм итә. Хыяллар да кайчан да булса тормышка аша бит ул. Матур хыяллар белән яшик! Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар