Логотип
Бала

Кычкыра – димәк, ышана?

– Хәлләрең ничек, кызым (улым)? – Нормально!.. – Берәр күңелсез хәл бармы әллә? – Бәйләнмә! Бу җаваптан соң шапылдап бүлмә ишеге ябыла. Ишекнең теге ягында – хисләрен тулысынча контрольдә тота алмаган яшүсмер, ә бу ягында...


– Хәлләрең ничек, кызым (улым)?
– Нормально!..
– Берәр күңелсез хәл бармы әллә?
– Бәйләнмә!
Бу җаваптан соң шапылдап бүлмә ишеге ябыла. Ишекнең теге ягында – хисләрен тулысынча контрольдә тота алмаган яшүсмер, ә бу ягында... Бу ягында, гадәттә, тормыш ике төрле сценарий буенча дәвам итә. Беренчесендә – буй җитеп килгән баласын олылар белән сөйләшә бел-мәүдә, рәхимсезлектә гаепләүче әни ачу дулкынында кайный. Икенчесендә – «Бәйләнмә!» сүзеннән «минем үзем генә буласым килә, әлегә миңа кагылмагыз», дигән мәгънә күреп, баласының тынычланганын сабыр гына көтеп йөрүче әни ситуация белән идарә итәргә тырыша... 

Негатив хисләр табигатьтән килә
Балаларның ярсуы, елавы, тавыш күтәрүе теләсә кайсы әти-әнине чыгырдан чыгара, әлбәттә. Сәбәбен аңларга тырышканчы, «Елама, алайса...» дип, кечкенә баланы шантажлап елаудан туктату күпкә җиңелрәк сыман. Ә зуррак үскәннәре белән гаепләү хисе аша идарә итү уңайлы. Хәтта мәктәп-ләрдә укытучылар тарафыннан да бу ысул шактый яратып кулланыла дип ишеткән бар... 
Битләре алмадай алсуланып торган, сөеп туймаслык бала – кай арада негатив белән тула, әти-әни, җәмгыять өчен тискәре образ рәвеше ала соң? Тагын да мөһимрәк сорау: бик күп мөмкинлекләр булган заманда, балага шуның кадәр канәгатьсезлек хисе каян килә икән?
– Баладагы негатив күренешнең беренче сәбәбе – физик яктан ару, – дип аңлата балалар һәм әти-әниләр белән эшләүче психолог Галия Гыймадиева. – Кечкенә балаларга гына игътибар итегез: ул арыган, аның ашыйсы, йоклыйсы килә. Шуңа елый, көйсезләнә. Мәктәп укучысының да көне буе дәресләрдә утырып, контроль эшне тапшырганнан соң өйгә кәефсез-ләнеп кайтуы – гадәти хәл. Авыр эш көненнән соң (әле берәрсе белән эләгешеп алырга да туры килсә!) үзебезнең дә кичен берәү белән дә иркенләп сөйләшеп тора-сы килми бит. Андый кичләр шактый кәефсез уза... Димәк, мондый халәт өлкәннәргә дә кагыла дигән сүз. Ә балаларга үзләренең реакцияләре, аралашулары белән идарә итү тагын да катлаулырак. Шуңа күрә баланы көйсезлектә гаепләгәнче, аның физик яктан хәлсезләнүен аңларга, күрергә тырышыгыз әле. 
Бала күңелендәге авыр уйлар-ның, тискәре табигатенең икенче мөһим сәбәбе – аның үсеш дәвере. Холкы бозыла торган вакыт, ягъни кризис чоры. 
Мисал өчен, 3 яше тулгач, шәхес буларак җитлегү, үзен мөстәкыйль кеше дип таныту чоры башлана. Безнең күзгә көйсез булып күренгән бала каршылыклар аша үзен өйрәнергә тырышып ята икән бит! Әти-әниләр баланы мөмкин кадәр кечерәк вакытта үзенең фикерен әнисенекеннән бүлеп карарга өйрәт-сә, киләчәктә балага кризислар аша узу җиңелрәк булачак. «Бу – синең фикер, ә мин менә болай уйлыйм». Шул рәвешле бала тормышта компромисс табып буласына төшенеп үсә. Ә менә чыннан да иң катлаулысы – яшүсмерлек чоры кризислары. Баш миендә нейроннар үзгәрү сәбәпле, бала үзен бөтенләй башка төрле, без ияләшмәгәнчә тота башлый. Инде гормоннар да уйный башлагач, хәл тагын да катлаулана. Балага үзен, ни теләгәнен аңлау ничек авыр икәнен күз алдыгызга китерсәгез иде бу чорда! Әле тагын син мондый, тегенди, дип, әти-әни дә өстәп торса... 
Өченче сәбәп – ул да булса әти-әниләр. Әйе! Килешәсезме, юкмы, әмма һәр бала әни кешенең дөньяны кабул итү калыбын үзенә өлге итеп ала. Әти-әнинең дөньяга карашы, фикере, үзен гаиләдә, җәмгыятьтә тотышы нык тәэсир итә аңа. Әнидән дөнья начар, кешеләр куркыныч дигән юллама (посыл) алганда, бала өчен тирәлек шактый ышанычсызга әйләнә. Яшәү – матур, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итеп була дигән фикерне сеңдереп үскән балага, әлбәттә, күпкә җиңелрәк!
Әниләр белеп торсын иде, психологиядә шундый аксиома бар: «Булдыра алганда балалар үзләрен һәрвакыт әйбәт тота». Бала үзен тискәре яктан күрсәтә икән, димәк, җитди сәбәпләре бар.
Табигать белән бәхәсләшеп булмый, әлбәттә. Әмма өченче сәбәп белән килешү һәр әни өчен дә авыррактыр. Бу урында тормыштан бер мисал сөйләп китим әле. Дустымның кызы быел беренче класска укырга керде. Җаваплы әни буларак, бу процесска алдан ук әзерләнде ул. Баладан бертуктаусыз яхшы билге, идеаль тәртип таләп итмәү, үзен мәктәптә куелган билгеләрдән чыгып кына бәяләмәү турында алдан ук фикерләр туплады, китаплар укыды. Уку елы башлангач, бер-ике атнадан өй эше бирә башлаганнар. «Кызым белән өй эшен әзерләргә утырган саен, һәр ялгыш сызык, пөхтәсезлек өчен тавыш күтәрә идем. «Ничек инде син?.. Кыз башың белән?» Папкага салынмыйча, сумка төбендә калып таушалган дәфтәр өчен ничек ярсыдым! Тормышыбызга мәктәп темасы килеп керүгә, миндә үзеннән-үзе «отличница синдромы» калкып чыгуын аңладым беркөнне. Мине шулай тәрбияләгәннәр, мин дә менә шулай тәрбиялим... Киштә тулы акыллы китаплар түгел, әни тарафыннан салынган караш барысын да хәл итә икән шул. Менә шуның аркасында уку елын яңа башлаган бала белән конфликтка керә яздык», – дип көрсенеп сөйләде ул. Ә хәзер сез дә үзегезне анализлап карагыз әле. Беркемне дә гаепләмичә, яме!

Негатив белән бүлешергә ничек өйрәтергә? 
Баланың өйгә негатив алып кайтуы – нормаль күренеш. Димәк, өйдә ул үзен ышанычлы хис итә. Аны аңлаячакларына, гаепләмәя-чәкләренә, әни белән бергәләп проблемалардан чыгу юлы табасына да чын күңелдән ышана ул. Кайбер балалар, әнигә сөйләсәм аңа авыр була дип, дәшми кала. Димәк, кайчандыр ул сөйләгән әйберләрдән соң сыгылып төшкәнегезне күргән, үзен гаепле хис иткән дигән сүз. Яшүсмер вакытта кемдер ярсучан булса, кайбер балалар үз эчләренә бикләнә. Дәшмәгән бала – уңайлы бала, әлбәттә, әмма аның үз-үзен тотышында шикләнергә урын бар дигән сүз бу. Күңелендә тулып йөргән хисләрне кая «түгә», кем белән бүлешә, һәм нишләп әле әни яки әти кеше сердәш була алмый аңа?! 
Әниләр хәтерлидер: бакчадан яки дәү әни белән дәү әтидә кунак булып кайтканнан соң, бала өйдә көйсезләнә, елый башлый. Нишләп башкалар янында әйбәт, минем янда гына көйсезләнә, дип аптырый яки үз-үзен гаепли мондый чакта әни кеше. Ә чынлыкта – сезнең бик әйбәт әни икәнлекне күрсәтә торган мисал бу. Кайдандыр кайтып өйдә елавы – ышанычка адым, бала әнисенең аңа ярдәм итә аласына, күңелдәге хисләрен тәртипкә салырга булышасына ышанганда гына үзенең хисләрен ничек бар шулай күрсәтә ала. Бала көйсезлеге безгә комплимент булып чыга. 
Без балаларны кечкенә яшьтән санарга, төсләр танырга өйрәтәбез. Шулар белән бергә күңелдәге эмоцияләрне дә танып белергә өйрәнергә тиеш әле без. Көйсезләнгәне өчен оялтырга, башкалар каршында уңайсыз хәлгә куярга тырышырга түгел, аның күңелендә хәзер нинди хисләр кайнаганын сүз белән аңлатып бирергә кирәк кечкенә балага. Яки игътибарын башкага юнәлтергә, ертырга кәгазь бирергә, әнигә сугарга ярамаганын аңлатырга... Бала шулай кечкенәдән үз хисләре белән идарә итәргә өйрәнсен иде, – ди Галия Гыймадиева.
Әйе, еш кына яшүсмерләр әти-әнигә тавыш күтәрә. Мондый вакытта үзләренең нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнен дә аңлый алар, әмма туктап кала алмыйлар. Зирәк әни-ләр – баланың негативын сабыр гына тыңлый, ә аннан соң, дөнья-лар тынычлангач, утырып сөйләшә, киңәшләрен бирә. Иң мөһиме – эчке чикләр бозылмасын, әнигә кул күтәрү, аны кимсетү сүзләре яңгырамасын. Болары инде кеч-кенә чактан ук салынган тәрбия баскычлары. Кычкырышып, күп-медер вакыт узгач, бергәләп бу ситуациянең ник алай килеп чыкканы турында сөйләшү, бала каршында гаебеңне таный белү дә бик мөһим.
– Проблеманы хәл иткәндә әти-әниләр еш кына балага каршы юлны сайлый. Баланы сүз тыңламаучы дошман итеп күрә башлый. Ул шундый, ул мондый, дип, аның тискәре сыйфатларына гына игътибарны юнәлтәләр икән, бу күре-нешне бала белән әни арасында сугыш башланды дип юрарга була. Бала белән әни кеше баррикаданың төрле ягында булырга тиеш түгел, бу ысул эшләми яки күңелсез вакыйгалар китереп чыгарырга мөмкин, – дип, үз тәҗрибәсе белән бүлешә психолог. 
Язмамны әзерләгәндә, Татарстанның ике районында яшүсмер кызларның үз-үзенә кул салганлыгы турында хәбәр укырга туры килде. Куркыныч күренеш. Кызларның берсен коткарып калып булмаган... Алар ул көнне әниләре белән уртак фикергә килә алмаган, күрәсең. Үзләренең барлыгын менә шундый юл белән исбатларга тырышканнар. Яшүсмерләр белән килешеп кенә була. Диктатура – корал түгел.
– Балаларының тәртибеннән зарланган әниләр – үзләрен аңлап бетермәгән әниләр, – ди Галия Гыймадиева. – Үзегезнең нинди әни икәнлегегезне ачыклар өчен кечкенә генә күнегү тәкъдим итәм. Бер кичне балагыз янына утырыгыз да, аңа сездә ошамаган биш сыйфатны әйтүен, аларны ничек уңай якка үзгәртеп булуын сорагыз. Әмма бала әйткәннәрне тыныч кабул итә алырлык булсагыз гына бу күнегүне эшләгез! Барыбызның да бит яратуларын, аңлауларын, хуплауларын тоясы килә. Балалар да – нәкъ шундый. Ишетегез, әниләр! 
Әни – кеше күңелендәге иң изге образ. Әниләр барысына да өлгерә, сиздерми генә ярдәм итеп җибәрә, кирәк икән, сине барлык проб-лемаларың белән кочып алучы кояшка да әверелә. Ярату ул – әле яныңдагы кешеңә тискәре булырга да рөхсәт итү, аны ничек бар шулай кабул итү. Әниләр шу-лай итә дә. Чөнки баласына караганда, ул күбрәкне аңлый, күбрәкне белә... Әни – балага иң якын кеше ул!
Заман тотрыксыз. Хисләр, үзара мөнәсәбәтләр турында әйтеп тә торасы юк. Инде буй җиткән көйсез балага да аны ничек бар шулай кабул итә торган әни кирәк. Ә балалар... Балалар мөмкинлек булганда һәрвакыт яхшы булырга тырыша! 

Галия Гыймадиева, психолог
– Кайвакыт бала белән дөрес аралашмаган әниләр үзләрен үзгәртергә тырыша башлый. Элек бер-берсенә тавыш күтәреп, ачуланышканнан соң ишек ябып чыгып китәргә яраткан әни кеше баласына сабыр булып калырга, аны аңларга тырыша. Әгәр мондый вакытта балагызның үз-үзен тотышы тагын начарлана икән, гаҗәпләнмәгез һәм артка чигенмәгез! Баланың сезне шулай тикшерүе ул. Хәзер ышансам, авыррак хәлгә калсам мине кабул итәрме диюе. Менә шул сынауны узсагыз гына бала белән мөнәсәбәтләр көйләнер!
Бу темага караган китаплар:
 Людмила Петрановская, «Тайная опора». 
 Юлия Гиппенрейтер, «Общаться с ребенком. Как?» 
 Карен Прайор, «Не рычите на собаку!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар