Логотип
Бала

Күршеләрнең кызы яхшырак

Нарцисс әти-әниләр кемнәр алар? Ни өчен андый әти-әни янында үскән балалар бәхетсез була?

Ун яшемнән идәннәрне ялт итеп юып куям, унике яшемнән ашарга әзерлим, сеңлемнең дәресләрен хәзерләтәм... Мәктәптә узган барлык чараларда катнашам. Иң озын шигырьне дә ярты сәгатьтә ятлыйм... Ләкин ничек кенә тырышсам да, әнинең идеалындагы балага җитә алмыйм. 
– Ярар, әйбәт булган. Идәнне бер син генә юмыйсың. Әнә күршеләрнең кызы инде керләрне дә үзе юа, ди. – Әнинең шушы сүзләреннән күзләремә яшь бөялә. Идән чүпрәген сыгудан уч төбемдә барлыкка килгән сөялләрнең әчеткәнен тагын да ныграк тойгандай булам.
Нәрсә генә эшләсәм дә, гел шулай – фи, тапкансың мактаныр нәрсә. Әнә күршеләрнең...
Танышмы шундый хәл? Еш кына үз-үзе турындагы фикере бик югары булган әниләр (кайчагында әтиләр дә) үзләрен шулай тота. Нарцисс дип йөртелә мондый типлар. 
Нарцисс белән гомер итү – идеаллаштыру-бәяне киметү-кире кагу циклы ул. Башта баланы идеаллаштыралар, бүләкләргә, мактауга күмәләр. Аннан әллә нинди таланты ачылуын көтәләр. «Син үзенчәлекле кыз. Башкалардан аерылып торасың. Әниеңнең өметләрен акларга тиешсең». Ә шул ук вакытта баланың мөмкинлеге, мәнфәгатьләре искә алынмый. Бала, үзе дә сизмәстән, әнисенең башында туган образга яраклашырга дип тырыша. Никадәр тырышып та, шул образга тәңгәл килми икән, баланы түбәнсетү, тырышлыкларының бәясен киметү башлана. Аны башка балалар белән чагыштыралар һәм бу чагыштыру, әлбәттә, аның файдасына түгел.
Башкалар күз алдында мондый әти-әни – идеаль әти-әни. Алар баланың уңышка ирешүе өчен тырыша, моның өчен бар көчләрен куя, кебек тоела. Шул рәвешле нарцисс җәмгыятьнең уңай бәясенә яки инде бала аның өметләрен акламый икән, үзен кызгануларына лаек була. Баланың кечкенә уңышлары бөтенләй очсызлана – мәктәп конкурсында җиңүең яхшы анысы. Ләкин син бит шәһәр конкурсында да катнаша алыр идең... 
Нарцисс әти-әниләрнең тагын бер үзенчәлеге – баланы үз-үзендә шикләнергә мәҗбүр итү. «Сиңа тоелган гынадыр». «Арттырасың». «Әллә нәрсә уйлап чыгарма әле!» Бу сүзләр балага чынбарлыкны кабул итәргә комачаулый, үзенең хаклыгында шик уята. 
Нарцисс әти-әнинең тагын бер алымы – балага каршы өченче бер кешене җәлеп итү. «Күрше апа синең тәртибеңне күреп шаккаткан». «Моны әтиең белсә, синең белән сөйләшеп тә тормаячак...» Мондый сүзләр баланың үз-үзенә булган ышанычын какшата. 
Иң кызыгы шунда – әти-әнинең мондый манипуляцияләре бала сабый чакта гына түгел, ул үсеп җиткәч тә дәвам итә. 
Әгәр дә шушы мисалларда үзегезне танысагыз, уйланыгыз! Сез дә нарцисс әти-әни категориясенә кермисезме? Балагызның уңышларын очсызлап, аны башка балалар белән чагыштырып үстермисезме? 
Бу дөньяда һәрбер кеше уникаль. Берәү дә бер-берсен кабатлый алмый. Кешенең бәхетле, уңышлы, үз-үзенә ышанган булып үсүе әти белән әнигә бәйле. Әгәр дә сез балагыз бәхетле булсын дисез икән: 
аның уңышларын күреп, кечкенә генә уңышы өчен дә сөенегез;
аны башка балалар белән чагыштырмагыз;
балага ышаныгыз, аның әйткән сүзләренә карата шик белдермәгез;
син булдырасың, дип кабатлап, анда үз-үзенә ышаныч тәрбияләгез;
балага үзенең уникальлеге турында әйтеп торыгыз;
уңышсызлыклары өчен битәрләмәгез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар