Логотип
Бала

Хәзер үпкәләшәбез: үсмерләрне үпкәләтә торган 10 гыйбарә

Хәзер үпкәләшәбез: үсмерләрне үпкәләтә торган 10 гыйбарә Үсмерлек кеше гомерендәге бик үзенчәлекле вакыт. Алар ялгыш кына әйтелгән бер сүздән дә кабынып китеп, дөньяви фаҗига ясарга күп сорамый. Дөрес, кайбер чакта үзебездә майга ут чәчәбез дә конфликтка җирлек тудырабыз. Ата-аналар, менә бу сүзләрне үсмерләргә әйткәнче берничә кат уйлау хәерле булыр.

 Үсмерлек кеше гомерендәге бик үзенчәлекле вакыт. Алар ялгыш кына әйтелгән бер сүздән дә кабынып китеп, дөньяви фаҗига ясарга күп сорамый. Дөрес, кайбер чакта үзебездә майга ут чәчәбез дә конфликтка җирлек тудырабыз. Ата-аналар, менә бу сүзләрне үсмерләргә әйткәнче берничә кат уйлау хәерле булыр. 


 Т-ә-ә-әк!
Үзегезгә игътибар итегез әле: күп вакытта сүзегезне нәкъ менә шулай башлыйсыз. Ул, гадәттә, үпкәләү дә, тиранлык төсмерләре белән әйтелә. Бу сүзне әйтү яхшыга илтми. Үсмер шунда ук аңлый: димәк, хәзер дәгъвалар, канәгатьсезлек, нәрсә булса да эшләргә әмер булачак. Әлбәттә, ул шунда ук оборонага күчәргә яки һөҗүмнән сакланырга әзерләнәчәк. Талашу түгел, диалог төзергә телисез икән, сүзегезне: «Мин болай дип уйладым әле», диебрәк башлау хәерле булыр. 


Минем өйдә 
«Минем өйдә болай эшләмиләр», «Бу өйдә мин карар кабул итәм», «Минем өйдә артыңнан җыештырып йөр!». Болай дигәндә, билгеле, өегезнең шәхсән сезнеке булуын гына әйтергә теләмисез. Ә бәлки, өйдә кемнең баш булуын һәм кемне тыңламауларын үсмернең исенә төшерергә телисез. Ә ул бит бу сүзләрне: «Бу өй минеке түгел икән, монда минем фикер беркемне кызыксындырмый, барысын да әни генә хәл итә», – дип кабул итәчәк. Үпкәләячәк, билгеле! Җитди итеп сөйләшергә телисез икән, «Бу өй барыбызныкы да, бергәләп яшибез, димәк, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк...» дигән җөмләдән башлагыз. 


 Син әллә ниләр теләрсең
Килешәсездер, әлеге иң җүләр һәм зыянлы гыйбарә, сезнең авыздан автомат рәвештә бик еш чыгып китә. Бу – балачакта алган психологик яра нәтиҗәсе дә түгел микән әле? Әллә безнең әти-әниләр ни теләвез белән бик кызыксынып тордымы?! Бу сүзне әйткәндә үсмер болайрак итеп кабул итә: «Миңа синең нәрсә теләвең мөһим түгел,  тәнкыйтьләячәкмен һәм җитди итеп кабул итмәячәкмен. Шул исәптән, сине дә». Бу инде мөгамәләләр бозылу дигән сүз. 


Тиз арада эшләп куй
Мәсәлән, дәресләреңне йә бүлмәңне җыештыр... Башка бөтен эшеңне ташла да, нәкъ менә шуларны эшлә. Әгәр дә сез болай дип олы кешегә әйтәсез икән, ул сезне дөрес аңламаячак. Ә нигә әле үсмер сезнең әмерне баш иеп кабул итәр дип саныйсыз? Әлбәттә, ун тапкыр нәрсә дә булса эшләвен сорыйсыз икән, бу ачуны китерә китерүен, әмма аның да вакытын хөрмәт итәргә кирәк.


Мине кызыксындырмый...
Әйе, сезнең кәефегез китте, ачуланасыз, үсмерне, сезнең карашка, чираттагы хилаф адымын тиз арада төзәтүен телисез. Сәбәбе белән дә кызыксынып тормыйсыз. Шулай да бу фразаны «Мин нәрсәгә болай булганын белергә теләр идем», дигән җөмлә белән алыштырсагыз, диалог башланырга этәргеч бирер иде. Үсмер сәбәбен аңлатмый калмас. Ә ул сәбәпне кабул итә белү дә зирәклек сорый. 


Карар кабул итәргә башың яшь әле!
Гел шулай әйтеп торсагыз, үсмер үсмәячәк тә. Буе үсәр, ә менә карар кабул итә белмәячәк. Кызык парадокс килеп чыга: балаларыбызның тизрәк мөстәкыйль булуын телибез, әмма алар инициатива күрсәтә башлый икән, аркылы төшәбез, чөнки безнең карашка алар дөрес эшләми кебек. Әмма мөстәкыйль булыр өчен карарны кабул итә белергә өйрәнергә кирәк. Моның өчен тәҗрибә булу мөһим, ә ул, гадәттә, хаталар ясала-ясала туплана. «Миңа калса, бу мәсьәләне әлегә бергә хәл итәргә кирәктер», дисәгез яхшырак булыр. 


 Синең эшең – яхшы уку
Ә тагын аның эше – дөньяны тану, сораулар бирү, үзен һәм бу җәмгыятьтә нинди урын алып торуын өйрәнү. Аның игътибарын укуга гына юнәлтергә тырышу – башка темалар турында сөйләшә алмаган бик чикле кеше булуыгызны күрсәтә. Аннан соң «яхшы» сүзенең мәгънәсе дә бик киң: билге – ул бер нәрсә, ә алган белем һәм мәгълүмат белән эшли белү бөтенләй икенче. 


Минем белән алай сөйләшәсе булма!
 Ачуланышкан вакытта сүзне уйлап тормыйсың шул. Сез аңларга тиеш: монда сез өлкән һәм үзегезне контрольдә тота беләсез,ә импульсив үсмергә бу бик авыр бирелә. Аның бик тә тыелып каласы килә, әмма булдыра алмый. Бу хакта онытып бетермәгез!


Мин шулай хәл иттем
Нигә дигән сорауга бу бик үк туры килмәгән җавап. Үсмергә сезнең аргументларны ишетү бик мөһим. Хәтта сезнең белән килешмәсә дә (ул, әлбәттә, килешмәячәк тә). Ә үсмер белән зурлар кебек сөйләшү – диалог нигезе булып тора. Бу бик мөһим!


 Син мине аптыратып бетердең/ялкыттың 
Ышаныгыз, ул инде күптән үз-үзен аптыратып бетерде. Аңа ата-анада яклаучы, ышанычлы терәк тою бик мөһим. Ничек кенә ялкытса да, зинһар, сабыр итегез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар