Логотип
Бала

​Үкенү

Сәхифәне югары категорияле укытучы Гүзәл Хөсәенова алып бара

Көндәлектә «икеле» билгесе... Өйгә соңарып кайтты... Телефоннан сыйныф җитәкчесе шылтыратты... Урын-җир җыелмаган... Сәбәпләр төрле-төрле булырга мөмкин, ә финал бер үк: бөтен ачуны баладан аласы килә. «Ачуланмагыз!» диюемне көтәсезме? Алай димим. Тавышыгызны күтәрүдән элгәре, Америка журналисты У. Ливингстон Ларнедның атаклы язучы-психолог Дейл Карнеги җыентыгына кертелгән язмасын укып чыгарга тәкъдим итәм.

«Син мине ишетмисең инде, улым. Син, нәни кулыңны яңагың астына куйгансың да, тирән йокыга талгансың. Аксыл бөдрә чәчләрең дымлы маңгаеңа ябышкан. Мин качып кына синең бүлмәңә кердем. Беләсеңме, ни өчен? Мин синең каршыңда бик-бик гаепле икән бит. Берничә минут элек, китапха­нәдә газета укып утырганда, башыма кинәт китереп бәргән ачы хакыйкатьтән мин бер мәлгә югалып, хәтта тетрәнеп калдым. Әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык үкенү ачысы иде бу. Һәм мин башымны иеп синең караватың янына килдем. 
Улым, мин үземнең кәефсез­ле­гемнең ачуын синнән алганмын икән бит. Мин сине иртән мәктәпкә барырга дип киенгәндә үк, юеш сөл­гене битеңә тидереп кенә алдың дип тиргәп аттым. Аннары ботинкаларың чистартылмаган өчен сүктем. Кайсыдыр киемеңне идәнгә куеп торган өчен җикерендем. 

Иртәнге аш вакытында да бәйлән­дем мин сиңа. Син чәеңне түгеп җибәрдең. Ризыкны каударланып йоттың. Терсәкләреңне өстәлгә куйдың. Икмәккә майны артык калын итеп яктың. Аннары инде, син уенга чыгып барганда, ә мин поездга ашыкканда, артыңа борылдың да: «Әти, сау бул!» – дип кул изәдең. 
Ә мин, кашларымны җыерып: «Җилкәләреңне турайт!» – дип җавап кайтардым. 

Көн ахырында бөтенесе дә яңабаштан башланды. Мин өйгә кайтып килгәндә, син тезләнеп шар тәгәрәтешле уйный идең. Чалбарың тез турысыннан тишелгән иде. Мин сине, үземнән алда атларга мәҗбүр итеп, иптәшләрең алдында хурлыкка калдырдым. Чалбар кыйммәт тора, үз акчаңа сатып алган булсаң, пөхтәләп кияр идең! Йа Хода, башка берәү булса бер хәл иде, бу сүзләрне бит синең әтиең әйтә!

Хәтерлисеңме, мин китапханәдә утырганда, син, әрнүле караш белән, кыяр-кыймас кына минем яныма кердең. Мин, укудан бүленүем өчен ачуым чыгып, газета өстеннән генә боз кебек салкын караш ташлагач, каушап, ишек янында туктап калдың. «Нәрсә кирәк?» Син минем кырыс соравыма җавап бирмәдең, атылып килдең дә, муенымнан кочаклап, үбеп алдың. Нәни йөрәгеңә сыйган, хәтта минем салкын битарафлыгым да сүрелдерә алмаган шулкадәр көчле ярату хисе белән кочтың син мине. Аннары, терек-терек атлап, баскыч буйлап менеп киттең. 

Беләсеңме, улым, син чыгып китүгә, газетам кулымнан шуып төште, һәм мине коточкыч, күңел болгаткыч курку хисе биләп алды. Нишләдем мин? Берөзлексез бәйләнчекләнү, пешекләп тору кебек гадәтләремне синең кечкенә малай булуың өчен бүләк рәвешенә әйләндердем түгелме соң? Ә бит, чынлыкта, мин сине яратмыйм түгел, монда эш – синең әле бала гына булуың белән исәпләшмичә, сиңа үз яшемнән чыгып таләпләр куюда.

Ә синең холкың шулкадәр дә ихлас, күркәм, садә. Синең нәни йөрәгең ерактагы калкулыклар өстендә сызылып атучы таң кебек иркен. 
Тыныч йокы теләргә кергәч, синең, хисләнеп, муеныма килеп сарылуыңнан чыгып та әйтәм мин моны. Бәс, шулай икән, бүген бит башка бер нәрсәнең дә әһәмияте юк. Мин караңгыда синең караватың янына килдем һәм менә, үз гаебемне үзем аңлап, синең каршыңда тезләндем! 

Әлбәттә, бу бик йомшак җәза. Беләм, әгәр мин боларны син йокыңнан уянгач сөйләп бирсәм, син мине аңламас идең. Әмма иртәгә мин чып-чын әти булачакмын! Мин синең белән дус булачакмын, син кайгырганда, синең белән бергә кайгырачакмын, син көлгәндә, синең белән бергә көләчәкмен. Авызымнан тәмсез сүз чыгарга торганда, мин телемне тешләячәкмен. Мин, ант иткән кебек, һәрвакыт: «Ул бит әле малай гына, кечкенә малай гына!» – дип кабатлап торачакмын. 

Мин моңарчы күңелемнән сине җитлеккән ир-ат итеп күрергә тырышканмын бугай. Ә менә хәзер, улым, арыган кыяфәттә бөгәрләнеп яткан гәүдәңә карап мин башкача уйлыйм: син әле бала гына. Әле кичә генә син башыңны әниең күкрәгенә төрткән сабый идең. Мин синнән бик күпне, артык күпне таләп иткәнмен шул...»

Сез балагызны әлегә бик кечкенә дип санарга күнеккәнсез. Әмма, ышаныгыз, бу чор бик тиз үтеп китәчәк. Ул гашыйк булачак. Үз гаиләсен корачак. Һәм сезнең яннан китеп барачак. Сез аның көндәлегендәге «икеле»не, соңга калып кайтуын, сыйныф җитәкчесенең шылтыратуын, җыелмаган урын-җирне... сагыначаксыз. Сүзем шул: «Балагызны ачуланмагыз!» 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу язманы укыганда күздән яшьләр килде. Бүген мин дә язмадагы вакыйга белән бәйле уйлар белән яшим. Улыма 1 яшь тә 10 ай. Әйе, ул әле бик кечкенә. Күп әйберне аңлап бетерми. Кичә кич мультфильм карыйм дип көйсезләнде. Вакыт соң иде инде. Дөрес, бу яшьтә аларга вакыт төшенчәсен аңлату бик авыр. Ләкин мине башка мәсьәлә борчый. Улым үзенә әз генә дә тавыш күтәргәнне кабул итә алмый. Биредә Ларнедны ачулануы, юкка тиргәп ташлавы кебек ачулану турында сүз бармый. Бары тик катгый рәвештә, тавышны югары тон белән эндәшү хакында. Болай эндәшүгә ул ярсып кычкырып елый башлый. Иркәләгәч, матур сүзләр әйткәч кенә тынычлана. Әтисе ул бит малай кеше, син аны иркәләп бозасың дип гаепли. Бәлки ул хаклыдыр да. Гел җимешем, тәтием дип тору да файдалы түгел. Анысын аңлыйм.Бәлки бу яшь үзенчәлеге генәдер? Бу очракта нишләргә?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тавыш күтәргәнне кайсыбыз кабул итә ала соң? Бигрәк тә ир-егет. Бәләкәй генә булса да, ир кеше лә ул! Хәер, кызлар да тавыш күтәргәнне авыр кабул итә. Ул да, кыз да үстерүче әни буларак, белеп әйтәм. Ләкин... кайвакыт түзеп калуы коточкыч авыр. Кечкенә баланы иркәләп бозып булмыйдыр ла ул. Иркәләүгә мохтаҗ бит әле ул. Кайсы халыкныкы икәнен хәтерләмим, аларда болай диелгән иде: бала биш яшькә кадәр патша, аннан кол, тагын биш ел үзең белән тиң була, ә унбиш яшьтән инде аңа хөрмәт белән карарга тиешләр. Ялгышмасам, тибетларда иде бугай бу. Шулай булгач, Гүзәл, сез баланы иркәләп бозам дип кайгырмагыз. Иркәләп бозылмыйдыр ул, гел үзен кимсетеп, акырып-бакырып, бөтен нәрсәне тыеп, ярамый дип үстергәннән бозылу ихтималы зуррактыр, минемчә. Озынга китсә дә бер мисал. Күршебездә бер әби оныкларын тәрбияли. Аларның опекуны. Балаларның әти-әнисе юк. Әбинең тәрбиясе бер генә төрле: гел ачулану, бөтен нәрсәне тыю (компьютер, телефон, дусларын өйгә алып кайтып уйнау). Олысы малай кеше, аңа инде 16 яшь. Берничә ел инде урам гидае ул. Караклана, сугыша, начар төркемгә ияргән.Югыйсә миһербанлы, акыллы малай иде. Канаты каерылган карга, тәпие сынык маэмай, күзе сукыр күгәрчен алар өендә сыену табар иде. Өендә гел тиргәлеп яшәүдән туеп, урамга чыкты дип уйлыйм мин аны. Бу мисалым болай гына инде. Икенче бер чик турында иде аның монысы. Ачулансаң да, баланың өнен алмыйча, ни өчен ачуланганыңны аңларлык итеп ачуланырга кирәктер, мөгаен.

      Хәзер укыйлар