Яхшы кызларны барысы да ярата. Алар тырышлар, күндәмнәр, җаваплылар.
Яхшы кызлардан яхшы хатыннар үсә. Алар җитәкчеләр өчен – табыш. Гаиләсе өчен – корбан. Андый хатын-кызларны барысы да үз файдасына кулланып калырга тырыша. Алар – һәркем өчен дә уңайлы, ә үзе өчен бәхетсез кешеләр.
Кызыгызны бәхетсез итәсегез килмәсә, яхшы кыз итеп үстерергә тырышмагыз. Моның өчен биш сәбәп бар.
Беренчесе. Яхшы кызлар «юк» дип әйтә белми. Алар баш тартырга өйрәтелмәгән. Бу балачактагы тәрбиядән килә. Ә ул бик гади сүзләрдән башлана: «Бу курчагыңны күрше кызына биреп торыйк. Әнә бит ничек елый. Яхшы кызлар уенчыкларын башкалар белән бүлешә».
Озак еллардан соң, инде үзе дә олыгаеп килүче хатын башында гел шушы сүзләр яңгырап торачак: «Яхшы кызлар «юк» дип әйтергә тиеш түгел». Башкаларның эшен эшләгәндә, башкалар өчен үз көчеңне, вакытыңны сарыф иткәндә, башкалар сиңа тиешле өлешне каерып алганда – беркайчан да!
Икенчесе. Аныкы иң яхшысы булырга тиеш. «Отличница синдромы» балачактан ук бары яхшы булырга тырышып үскән кызларда була. Ул башкаларның үзенә булган ышанычын какшата алмый, чөнки аңа күпме кеше өмет баглый. Ничек инде аларның өметләрен акламыйсың? Контроль эшләрне – бары тик «биш»легә. Ярышларда – бары җиңүче. Өйдә – бары тик тыңлаучан. Аның гаиләсе – идеаль, аның балалары – иң акыллысы.
Әнә шундый кызлардан соңрак үз-үзеннән канәгатьсез хатыннар үсеп җитә, чөнки бу тормышта барысын да бары тик «биш»легә генә башкару мөмкин түгел.
Өченчесе. Ул һәркем өчен яхшы.
Җитәкчеләр һәм коллегалар өчен мондый хатын-кыз чып-чын бүләк. «Минем өчен бәйрәм көннәрдә дежурствога чыгып тор инде, икенче юлы синең өчен мин чыгармын», – ди аңа коллегасы, инде әллә бишенче, әллә алтынчы тапкыр. «Балаларны сиңа китерик әле, безнең кич концертка барасы бар иде», – ди әллә кайчангы танышы. «Бу кофтаң бигрәк матур. Миңа бүләк ит әле», – дип сорый аннан күршесе. Ул барысына да елмаеп баш селки, чөнки ул яхшы кыз. Ә яхшы кызлар кешеләргә һәрвакыт яхшы булырга, булышырга тиеш.
Дүртенчесе. Ул үзенең ни теләгәнен белми.
Була шундый кешеләр: үз теләкләрен башкаларга да бик шәп кенә итеп тага белә. «Хатын-кыз эшләргә тиеш түгел, ул өйдә балалар гына карап утырырга тиеш», – ди көнче ир. Яхшы кыз булып үскән хатын моның белән килешә. Ничек инде килешмисең, үз теләкләреңне алга чыгару, үз теләкләреңне генә тормышка ашырырга теләү начар бит. Яхшы кызлар андый булырга тиеш түгел. «Бу күлмәгеңне бәйрәмгә киярсең. Хәзергә менә монысын киясең!» «Нинди көрәш түгәрәге? Син кыз кеше, биюгә йөрисең!» – дигән гыйбарәләр аша юк ителә ул теләкләр.
Бишенчесе. Яхшы кызлар хисләрен яшерә.
Аларга балачактан еларга, көйсезләнергә, нәрсәнедер ошатмавын белдерергә ярамый. Яхшы кызлар үзләренең хисләрен башкаларга белгертми. «Кеше алдында оялмыйча елап торырга!» «Әле син әниең белән бәхәсләшәсеңме?» «Кызлар авыз ачып көлми». Йә, кайсыларыгызга таныш бу сүзләр? Яхшы кызлар урамда малайлар белән чытыр чапмый, агач башларына менми, бәхәсләшми, әрләшми. Ачуы килсә, аны мыштым гына йотып җибәрә.
Үскәч тә ул үзенең хисләрен яшереп яшәргә мәҗбүр. Ә хисләрне яшереп яшәү кешене чирләтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк