Логотип
Бала

Даруга үрелгәнче...

Сыйфатсыз кытай уенчыклары, трансген майлар, гаделсез законнар... Дөньяда балаларга куркыныч яный торган сәбәпләр бигрәк күп сыман кайчак. Ә менә якын кешеләренең гамәлләреннән дә балага куркыныч янарга мөмкинлеге хакында уйлап караганыгыз бармы?! 

Сыйфатсыз кытай уенчыклары, трансген майлар, илдәге кризис, гаделсез законнар... Дөньяда балаларга куркыныч яный торган сәбәпләр бигрәк күп сыман кайчак. Ә менә якын кешеләренең гамәлләреннән дә балага куркыныч янарга мөмкинлеге хакында уйлап караганыгыз бармы?! 
Психосоматика төшенчәсе колакка яңа керә башласа да, ул инде XIX гасырда ук барлыкка килә. Психосоматика – җан һәм тән берлеген аңлата. Ягъни психологиянең, хисләрнең, эмоцияләрнең тән авыруларына тәэсирен өйрәнә торган юнәлеш дип аңларга кирәк аны. Ә безнең тормышка ни катнашы бар аның диярсез. Хәзер барысын да тәртип белән аңлатырга тырышам. Ә сез яңа технологияләр, дарулар, витаминнар хакында, кәттә уку йортларын тәмамлаган супер белгечләр яшәгән заманда поликлиникалардагы чиратлар, бернинди дәвага да бирешми торган бетмәс-төкәнмәс балалар авыруларының каян килеп чыгарга мөмкин икәне турында уйлый торыгыз әле.
Күпьеллык экспериментлар, күзәтүләрдән соң, нейропсихологлар баланың психологик халәте туганнан алып үсеп җиткәнчегә кадәр әнисенеке белән тәңгәл булуын ачыклаган. Йөрәк тибеше, күз алмасының киңәю-тараюы, тавыш тембрына кадәр бездән балага күчә икән! Кечкенә баланың яшәү инстинкты – ашау-эчү, йокы, җылылык, дәвалану – барысы да янындагы олы кешегә бәйле. Табигатьтән салынган механизм шундый: баланың эчке кичерешләре әни кешенең гормональ процесслары белән бәйле. Биләүдәге сабый үсә төшкәч, тәпи киткәч, сөйләшә, мөстәкыйль гамәлләр кыла башлагач та әни кешегә бәйле булуын дәвам итә икән әле. Менә шуны аңлап, баланы нинди хисләргә «төреп» үстерү турында әни кеше ешрак уйлансын иде, дип чаң кага психологлар.
Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә 40% (күбрәк саннар күрсәтүчеләр дә бар) авыру психосоматик характерга ия. Олыларның бер яраткан сүзе бар: «Барлык авырулар да нервлардан!» Моның шулай икәнен табиблар да раслый. Дөньяны эмоцияләр аша кабул иткән балалар олы кешегә караганда, психосоматик авыруларга ешрак бирешә торган була. Чөнки аларга үзләренең борчулары, көндәлек стресслар белән көрәшү бик авыр бирелә.
Кайвакыт яңа туган балада да психосоматик авырулар очрый икән. Яшь әнинең бала көткән вакыттагы эмоцияләренә, әти кеше белән мөнәсәбәтенә бәйле күренеш бу.
Бу урында тормыштан бер мисал язып үтим әле. Әминә исемле танышымның кечкенәдән бөерләре авырта иде. Бала чагында әнисе төрле санаторийларга, минераль су чыганакларына йөрткән аны. Мәктәп чорында да бөерләренә еш салкын тиеп аптыраган. Табиблар әллә ни куркыныч симптомнар күрмәсә дә, гел бөерләре авыртудан зарланды ул. Психология белән кызыксынып, авыруын төптән өйрәнә башлагач кына сәбәбенә төшенде. Әнисе Әминә белән җиде айлык көмәнле вакытта әтисе, каты тавышланып, әнисенә кул күтәргән булган икән. Курку хисе, гадәттә, бөерләргә утырып кала, дип аңлатканнар аңа. Әминәне җәфалаган авыру, карында чагында ук салынганлыгы ачыкланды. Хәзер инде ул психологик алымнар белән бу проблемадан арынырга тырыша. 
Бала белән әни һәрвакыт бербөтен. Биләүдәге бала иң элек безнең белән тәне аша аралаша. Тәндәге кызарулар, температура күтәрелү, ашаганын кире чыгару, артык еш көйсезләнү... Димәк, бала белән бар да җайлы түгел, шул рәвешле ул безне кисәтергә тели. Хәтта теле ачылган балага да үз хисләре турында сөйләү, ниләр кичергәнен ачык итеп аңлату катлаулы бирелә. Һәм аның сәламәтлеге какшый башлый. Табибтан табибка йөреп, алмаган дару, үлән төнәтмәсе калмый. Таныш-белешләр биргән киңәшләр, интернеттагы чатлар, Комаровский... Кайларга барып бәрелергә белмәгән чаклар була. Бала исән генә булсын!
Менә бу мисалны мәктәптә эшләүче психолог ханым сөйләгән иде. 9 яшьлек Илнур аллергик дерматит белән җәфалана. Интеллигент, укымышлы әнисе улын идеаль бала итеп тәрбияләргә тырыша. Көндәлек режимны төгәл үтәвен таләп итә. Улының тәне кызара башлагач та, табиблар киңәшеннән чыкмый, малайның көндәлек режимы тагын да кырыслана. Ә Илнурның хәле авырая гына бара. Әмма ханым эмоцияләр дигән әйберне бөтенләй танырга теләми, «малайлар хисчән булмый!» дип кенә җавап бирә. Илнурны әнисенең кырыслыгы, план буенча гына яшәү ардырган, ул әни назына, аның җылы кочагына мохтаҗ. Ләкин бу турыда әнисенә әйтергә курка. Малайның әнисе белән мөнәсәбәте аның тән авыруында чагыла. Әни җылысы белән тулы кайгыртуга мохтаҗ ул.  
Җитди сәбәпләре дә күренмәгән, әмма дәвалап-дәвалап та узмаган авыруларга, гадәттә, психосоматик симптом хас була, авыру аша бала организмы ярдәм сорый, ди психологлар. 
Балаларда психосоматик сәбәп аркасында килеп чыккан авырулар: еш салкын тию, герпес, эч авырту, аллергия, тире авырулары, ангина, аденоид, ринит, бронхит, анемия, баш авырту, калкансыман биз, йокы бозылу, конъюнктивит, тотлыгу...
Гадәти күренеш бит: мәктәп балаларының күбесе күкрәк тирәсе авыртудан зарлана. Кардиологик үзгәрешләр дә сизелми, ә авырту бар. Мондый очраклар уку процессындагы стресс белән бәйле, дип аңлата психосоматика белән шөгыльләнүчеләр. Укучы бала укытучылардан курка, начар билге өчен борчыла. Бу хисләр оялу һәм йөрәк турысындагы авырту буларак тышкы якка чыга икән. 
Әниләргә таныш хәлдер инде, контроль эш яки сәхнәдәге чыгышы алдыннан кайбер баланың эче авырта башлый. Көчле стресс кичергәндә эчәклекләрдә тоз кислотасының артык күп бүленеп чыгуы ачыкланган.
Тискәре эмоцияләр һәрвакыт тышка чыгарга тиеш, диләр. Әмма безгә башкача тәрбия бирделәр, тыйнаклык, сабырлык хакында кисәтә килделәр. Тик эчтәге негатив яшергәннән генә юкка чыкмый. Травма ясый торган, тискәре эмоцияләргә китерә торган ситуацияләр еш кабатланганда, ул хисләр (үзебездә дә, балада да) җыелып бара һәм вакыты җиткәч, физик авырту булып тышка чыга.
Балада еш очрый торган психосоматик күренешләр
# Гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләр, әти-әнисенең еш сүзгә килүе. Мондый очракта бала үзенә «коткаручы» ролен алырга тырышачак. Мин авырсам, әти белән әни дуслашачак, һәм без бергә булачакбыз дигән программа кабына анарда. Чыннан да, бала авырганда әти бе-лән әни бер булып кайгырта башлый, аңлашылмаучанлыклар онытылып тора. Бала терелгәч, гаиләдәге каршылыклар кабат башлана.
Һәм балага янәдән «авырып китәргә» туры килә. Әти-әни конфликты аркасында килеп чыккан авыруларның күбесе сулыш юллары (ангина, отит, ринит) белән бәйле дип күрсәтә белгечләр.
# Эмоциональ тетрәнүләр (әти-әнинең аерылышуы, якын кешеңне, яраткан йорт хайванын югалту). Балага кайгы хисе белән көрәшү бик авыр. Еш кына ул эчтән үзен гаепле саный башлый. Бу хис тышкы яктан тыныч булып күренгән баланы эчтән кимереп яшәргә, ахырдан ниндидер авыру булып килеп чыгарга мөмкин.
# Әнинең тагын бер бәби алып кайтуы. Еш кына беренче бала сеңелкәш яки энекәш алып кайтуга бөтенләй әзер булмый. Ул кинәт кенә «зур үсеп» куя, әнинең бәбигә күбрәк кирәклеге ачыклана һәм иң куркынычы: элек аныкы гына булган бүлмә, уенчыклар, наз белән бүлешергә туры килә бит әле! Баланы үпкә, читкә этәрелү, кирәксезлек тойгысы биләп ала. Һәм әнине үзе янында тотып тора торган авырулар баш калкыта...
# Әни белән мөнәсәбәт. Игътибар җитмәү генә түгел, кайвакыт гипер-опека да комачаулый балага. Һәр адымын контрольдә тотарга тырышканда, артык күп игътибар биргәндә баланың «сулышы кысыла» башлый, һәм сулыш органнары бе-лән бәйле авыруларның еш кабатлануы белән җавап бирә бала.
# Балалар бакчасына, мәктәпкә ияләшү чоры. Яңа коллективка, мохиткә кереп китү дә балага авырлык тудырырга һәм иммунитетның көчсезләнүенә китерергә мөмкин.
# Эмоцияләрне «басып тору». Балага хисләрен белгертергә ирек куймау, аларны төрле стереотиплар аша тәрбияләргә тырышуның («Тәртипле кызлар үзләрен алай тотмый», «малайлар еламый!», «башка балалар алай эшләми») нерв системасы белән бәйле авырулар китереп чыгара.
Әлбәттә, барлык авырулар да психосоматикадан гына килеп чыга дип уйларга ярамый. Һәр авыруның сәбәбен аңлар өчен, беренче чиратта, табиб күзәтүе астында булырга, медицина тикшеренүе узарга кирәк. Бу таләпләрне беркем дә читкә какмый. Җитди тайпылышлар сизелмә-сә, дарулар ярдәм итмәсә, авыру симптомнары еш кабатланса, инде әти-әниләргә бала белән бәйле психологик сәбәпләр турында да уйланырга кирәк, димәк.
Ярар, авыруның психосоматика белән бәйле икәнен аңладык ди. Инде нишләргә?
Бу сорауга балалар һәм әти-әниләр белән эшләүче психолог Галия ГЫЙМАДИЕВА җавап бирә:
– Баланың гадәтләрен игътибар белән күзәтегез, тормышыгызны анализлап карагыз. Чир балага ничек ярдәм итә, «авыру» аның өчен ник файдалы булуын ачыкларга тырышыгыз (авырыйм, димәк, мәктәпкә, бакчага бармыйм, авырыйм – миңа игътибар күп булачак, конт-роль эш алдыннан эч авырта, укшыта һәм башкалар). Үзегезнең гамәл-ләр турында уйланыгыз. Авырып китүе белән бала сезгә ни әйтергә тели икән? (Наз җитми, сезне югалтудан, үз яныннан җибәрүдән курка, үзенә игътибар сорый...) Әлбәттә, барлык сәбәпләр турында да сөйләп бетереп булмый. Һәр балада психосоматик симптомнар төрлечә уза. Әмма кризис чорын (1–3, 13–17 яшь) кичергән балаларга ул ешрак кагыла. Кайвакыт гаиләдәге тәртипләрне, фикерләү рәвешен үзгәрткәндә, даруларга бирешмәгән авырулар уза, бала савыга – мондый очраклар да аз түгел. 
Хроник авырулар булганда дарулар белән дәваланудан тыш, параллель рәвештә психолог яки психотерапевт белән эшләргә киңәш итәр идем. Психологик моментларны алып ташламыйча, авыруның сәбәпләре бетмәячәк. Әлбәттә, барлык авыруларны да психосоматика белән бәйләп карарга ярамый, төрлесе бар. Кайвакыт кире очраклар да була. Авыру симптомнары психологик халәт белән бәйле булганын аңлагач, үзе узар әле дип, әниләр артык игътибар итми башлый. Әмма тәндәге киеренкелектән арынмыйча, уңай үзгәрешләр булуы икеле. Яхшы белгеч табып, балаларга ярдәм итәргә тырышыгыз! 
Ләйсән исемле яшь әни үзенең тәҗрибәсе белән бүлешә: «Узган кыш көтмәгәндә улыбыз Булат авырып китте. Кинәт кенә температурасы күтәрелде, буыла башлады. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Улыбызны хастаханәгә китереп, ике сәгать узды микән, ул комага китте... Шул мизгелдә минем ниләр кичергәнемне белсәгез икән! Яшәү кадере, якыннарымның исәнлеге һәм бер минутта барысының да өзелүе, юкка чыгарга мөмкин икәнлеген аңладым реанимация ишеге төбендә утырганда. Тормышка булган дәгъвалар, канәгатьсезлекләр аркасында, яныбыздагы бәхетле мизгелләрдән мәхрүм калып йөрибез икән... Аллага шөкер, улым иртән күзен ачты. Табиблар куркыныч диагноз куйсалар да, ике атнадан чыгардылар безне. Хәзер барысы да әйбәт, шөкер. Ике ай элек, психосоматика белән шөгыльләнүче бер блогерның туры эфирын тың-лаганда узган кышта улым белән булган хәлнең асылын аңладым. Ул вакытта бит минем бар дөньядан канәгатьсез булып, сулыйсым да, яшисем дә килми торган чагым иде. Минем халәт улымда чагылган булса кирәк...»
Тагын бер мисал: Декрет ялыннан соң иҗади күңелле Римма документлар белән эшли торган офиска урнаша. «Иҗат кешесенә коры фактлар белән эшләү җан газабы икән. Бертуктаусыз саннар, исем-фамилиясе генә үзгәргән стандарт хатлар язу... Ә күңелнең иҗат итәсе килә. Кая анда утырып нидер язарга, үземне карарга да вакыт юк. Беренчедән эш күп; икенчедән, эшкә кереп ике ай вакыт та узмады, кызым авырып йөдәтә башлады. Әле аллергия, әле тамагы, өчен-чесендә бронхит куйдылар. Эшемә ияләшә алмыйча бәргәләнгән саен, балам ешрак авырый кебек тоелды. Югыйсә дәү әнисе белән өйдә утыра бит инде, бакчага да бирмәдек. Ярты елдан эштән китәргә туры килде. Кызымның авырулары да узды. Гаҗәп бит, әйеме? Әни кешенең кү-ңелендә гармония булмау да балада чагыла икән. Хәтта эш мәсьәләсендә булса да! Баламны балалар бакчасына урнаштырып, редакциягә эшкә чыктым. Мин дә бәхетле, кызымның да әлегә авырганы юк, тфү-тфү!» 
Күптән түгел кулыма Валерий Синельников китабы килеп керде. «Бала сәламәтләнсен өчен, дару төймәләренә үрелгәнче әти-әнигә тормышка карашларын үзгәртү дә җитә кайчак». «Баланың авыруы – «үзгәрегез!» дигән чаң ул. Әмма әниләр бу турыда уйланмыйча, даруханәгә йөгерә» дигән фикерләрен озаклап уйлап йөргән идем. 
Психология белән бик озак еллар шөгыльләнгән Луиза Хей һәм Лиз Бурбо авырулар һәм аларның психосоматик сәбәпләре язылган таблицалар булдырган. Аларны интернеттан табып карарга да була. Ә иң мөһиме: белгечләрнең бала сәламәтлегенә карата уртак фикере шундый – бала сәламәтлеге әти-әнинең принциплары, үз-үзләрен тотышы, ялган тормыш законнары һәм балага карата наз, мәхәббәт һәм агрессиягә бәйле. 
Ә сезнең балагызның хәлләре ничек? Авырмыйсызмы? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Улымны яратып кына устердем,бер кыенлык булмады аллаhка шокер,авырып яфалады дип тэ эйтэ алмыйм,магазиннарда да тенкэмэ тимэде тегене ал,моны ал дип,переходный возрастнын да ни икэнен дэ белмэдек,инде ойлэнгэч тэ шулай барысы да ун булса иде аллаhымнын рэхмэте белэн.

    Хәзер укыйлар