Чәбәк-чәбәк уйныйбыз

Бер халәттә озак утыруның сәламәтлеккә зыянлы булуы һәркемгә мәгълүм. Ә бүгенге алга киткән техника, механика, компьютер заманында балалар озаклап компьютер артында утырырга, телевизор карарга, әти-әниләренең машиналарында утырып йөрергә яраталар. Шуңа да балага хәрәкәтле ял минутлары бик кирәк.

Физкультура минутлары күптөрле. Алар бары тик күзләр, кул һәм бармаклар, кул һәм аяклар, муен һәм баш, шулай ук бөтен гәүдә өчен дә булырга мөмкин. Күнегүләр, гадәттә, өстәл артларыннан чыгып, баскан килеш ясала. Бүлмәне җилләтү мөмкинлеге булса — бигрәк тә яхшы. Хәрәкәтле ял минутлары файдалы һәм күңелле узсын өчен аларны төрле җыр, такмаклар белән башкарырга мөмкин. Шигъри юллар белән яисә музыка ярдәмендә (аудиоязма, фортепиано, барабан, бубен) үткәрелә торган ял минутларын балалар бигрәк тә ярата. Шигъри юллар балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерә, сөйләмдәге кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә.

Әлеге ял минутларында халкыбызның җырлы-биюле уеннарын да («Кәрия-Зәкәрия», «Ак калач», «Наза» һ. б.) файдаланырга була. Балаларга җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясау, бию бик ошый.

Ял минутларын балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып оештырырга кирәк.

 

3-4 яшьлек балалар өчен уеннар

Чәбәк-чәбәк
Чәп-чәп, чәбәкәй,
Кулларыбыз бәләкәй
(нәниләр кулларын күтәреп, чәбәклиләр).
Ә хәзер тизрәк-тизрәк
Чәбәклик күңеллерәк!
(кулларны җиңелчә генә тезләргә сугалар)
Уен берничә тапкыр кабатлана.

 

Шаян балалар

Балалар ирекле басалар. Шигырьнең сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Чүгәлибез, торабыз.
Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз
һәм сикерә башлыйбыз.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.

Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.

 

Нәниләр

Балалар бер рәткә тезелеп, чүгәләп утыралар. Тәрбияче балалар каршында чүгәләгән һәм җырлый:

Әй, нәниләр, нәниләр,
Арыдык без, димиләр
(әкрен генә торалар).
Аякларын күтәреп,
Матур итеп атлыйлар
(йөрү хәрәкәтләре ясала).

Хәзер барабыз артка,
Егылмыйча син атла
(артка таба йөрү хәрәкәтләре).
Бер, ике, бер, ике!
Егылмыйча син атла
(алга таба киләләр).

 

4-5 яшьлек балалар өчен уеннар

Тау башында ята кар
(балалар кулларын җәеп әкрен генә өскә күтәреләләр),
Тау башында бик күп кар!
Урманда чыршы төбендә
(гәүдәне алга таба ия төшеп, әкрен генә баралар)

Йокыга талган аю бар.
Шыпырт, тавышланмагыз
(бармак яныйлар, “йоклыйлар”),
Аюны уятмагыз!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2197
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан