Логотип
Бала

Без дә эт алыйк, әле! 

– Әни, без дә эт алыйк, әле! 

– Әни, без дә эт алыйк, әле! 

Спектакль олы кызымның, театрның ишек төбендәге зур көзге каршындагы йомшак диванга утырып менә шулай дип елавы белән тәмамланды. Безнең өчен. Юк, безнең өчен генә түгелдер. Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына «Сәлам, Актәпи!» спектаклен карарга килүчеләрнең күңеле менә шушы хис белән тулган иде бугай. Театр ишеге ачылып-ябылганда кечкенәләрнең дә, олыларның да этләр турында сөйләшкәне ишетелеп кала иде. 

«Сәлам, Актәпи!» спектакле (Әсәрнең авторы – Александра Сальникова, тәрҗемә – Халисә Уразова. Спектакль режиссеры – Мәскәүдән Александра Ловянникова.) «Тамга» режиссерлар лабораториясендә барлыкка килгән. «Әлеге спектакль безнең театрга бик туры килә. Режиссер тапкан орлык, интерактив юнәлеш ул – балалар өчен, балалар театрына бик кирәкле әйбер», – дигән иде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов пресс-конференция вакытында. 

Менә без инде гаилә белән әлеге спектакльгә килдек. Үзенчәлекле хәл: спектакль   

гардеробта һәм фойеда узды. Гардероб сәхнәгә әйләнгән, ә фойеда без тамашачылар утырдык. Катнашучы актерлар төрле образларга кереп, үзләренең эт алу тарихын сөйләде. Мавыктыра! Кечкенә чакта эт алу хыялы белән барыбыз да яна бит! Кемнеңдер ул хыялы чынга аша, ә кемнеңдер... нәни хыял булып «зур» күңелләребездә яши бирә. 

Балалар  эт тарихлары белән аһ-ваһ килде, ә мин үземне танып утырдым. 

– Әни! Эт алыйк әле! 

– Үсеп җитәрсең дә, үз өеңә алырсың! 

– Әни! Эт алыйк әле! 

– Әтиеңнең аллергия! 

– Әни!.. 

– Фатир кысан... 

– Әни!.. 

Балалар психологиясе, әти-әниләрнең үз-үзен тотышы, этләргә караш... Шәһәрдәге күп катлы йортларда яшәүче йөзләгән гаилә тарихы бер гардеробка... юк инде, бер әсәргә җыелган да куйган. Барысы да артык гади сыман, бер карашка, ә икенче яктан... Менә үзем дә инде икенче көн сабый чакта кулымны тешләгән Акбай, аучылар аткан җан дустым Тузик турында уйлап йөрим... Юкса үземне эт яратмаучы әниләр исәбенә кертеп куйган идем. Чишелде ул балачак яраларын бәйләп куйган төен, «яратмыйм» дип җәрәхәтләремнән генә качканмын ич... 

Әтисе дә инде ничәнче көн эте белән карда уйнап төшкән балачак видеоларын әйләндерә, кичке әкиятләр дә этләр турында... 

– Әни! Нишләп эт алмыйбыз?! 

– Көчем җитмәс төсле, кызым! 

– Ә мин булышам! 

– Эт тарихлары күңелне авырттыра торган була, сине шуннан саклыйсым килә, кызым... 

– Ялгышасың, әни! Һәркемнең үз тарихы булырга тиеш...    

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар