Логотип
Бала

Бала булу җиңелме?

Чынбарлыкны ачып бирү, баланы җәберләү очраклары хакында дөньяга ишеттерү, чаң кагу – вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләренең вазыйфасы. Ә бу проблема белән көрәш – уртак эш.
Балаларга карата җәбер-золымны туктату өчен төрле илләр төрле чаралар кулланып карыйлар. Бөтен җәмәгать­челекне бу явыз күренешкә каршы көрәшкә чакы­рырга өндиләр. Тель-Авив шәһәренең Рабин мәйда­нында, ЭЛИ җәмгыяте, психо­логлар, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар катна­шында узды­рыл­ган золым күргән балаларның хәленә ишарә ясаучы курчаклар күргәзмәсе шуның бер мисалы. 

Иң яхшысы – балаларга!» дип яшәгән «коммунизм» чоры инде күптән артта калды. Балаларны кимсетү-җәберләү дигән нәрсә ул заманда да булгандыр. 



Бу хакта без генә белмәгәнбездер. Ачы хакыйкатьне танырга теләмәгәнбездер. Әйтергә ярамый иде бит. Без бит «коммунизм таңы күренә» дип яшәүчеләр идек. Ә коммунизмда, үзегез беләсез инде, җинаять тә, бигрәк тә «тормыш чәчәге» булган балаларны җәберләү гомумән була алмый. Шулай уйлый торган идек. Шулай уйлавы безгә уңай-рәхәт иде. Көннәрдән бер көнне күңелләребезгә сеңдерелгән шушы фикернең безне саташтырганын аңладык. Баксаң, бездә балага, яшүсмергә карата мөнәсәбәт Татарстан Дәүләт Советының югары мөнбәреннән торып чаң кагарлык дәрәҗәдә кискен хәлдә икән. Әгәр дә вәкаләтле вәкил: «Сабыйларыбызны җәберлиләр, балаларыбызны көчлиләр, ятимнәребезнең хокукларын кысалар...» – дип өзгәләнә икән, димәк, залда утыручы депутатлар, бала язмышына карата аз гына булса да кагылышы булган министрлар, төрле ведомство һәм иҗтимагый оешма вәкилләре ишетсен өчен әйтә. Ишетсен һәм кичекмәстән чара күрсен дип инәлә. Чыгыштан алынган җан өшеткеч кайбер саннарга гына күз салыйк әле. Хәлне аңлау өчен шулары да бик җитә. 

Узган ел Татарстанда балаларга карата 1968 җәбер-золым кылынган. Шуның 1100 е – кыйнау, ирексезләүләр белән бәйле. 2014 ел белән чагыштырганда, былтыр бу күрсәткеч, хәтта 70 процент чикләрен үткән?! (2013 елны мондый җинаятьләрнең саны 709 булса, 2014 елны 650 тәшкил иткән.) Ә иң куркынычы, тетрәндергәне – 723 бала җенси һөҗүмгә дучар ителгән, ягъни балигъ булмаган балаларга карата сексуаль характердагы җинаятьләр ике мәртәбә арткан.

Моны ишеткәч, чәчләр үрә тора. Башыбызга килгән беренче сорау: опека һәм иганәчелек органнары, урыннардагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләре хезмәткәрләре, инде дә килеп, хатын-кызлар оешмалары, гаилә, мәктәп ни караган?
Иң мөһиме: бу хакта тиешле органнарга җиткерергә... Калганы тикшерү органнары, прокуратура, суд эше. Шулай дип кыза башлыйм да, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сүземне бүлеп, ачыклык кертәсе итә: «Сексуаль характердагы җинаятьләр көйсез гаиләләрдә генә очрый, дип ялгышмагыз, – ди омбудсман, – ул бар яктан җитеш, читтән караганда бик әйбәт сыман күренгән гаиләләрдә дә еш очрый. Шуңа да опека хезмәткәрләре аларның өйләренә баруны башларына да китереп карамый. Хәлне белмәгәнгә күрә, бала еллар дәвамында җинаять корбаны булып яшәргә мәҗбүр».



Адәм актыклары

 Баласын шуның ише җәзага тарткан адәм актык-ларына карата шәхсән мин үзем иң каты җәзаны кулланыр идем. Кызганыч, бездә «высшая мера» юк. Алар төрмәдә утырыр да чыгар: ун елмы ул, унбиш елмы... Ә баланың психикасы гомергә шушы коточкыч күренешләр белән бәйләнеп калыр. Әйткәне­безчә, сексуаль характердагы 723 җинаятьнең 8 е – әти-әниләре; 96 сы – үги әтисе; 120 се гаиләнең башка әгъзалары тарафыннан кылынган?!

– Мамадышта булган фаҗигане генә карагыз инде, – дип әрнеп сөйли вәкаләтле вәкил. – Әтисе белән әнисе икәүләшеп 14 яшьлек кызларын көчлиләр: башта берсе, аннары икенчесе... Бу эш судка җибәрелгән­нән бирле безнең игътибар үзәгендә булды. Нәтиҗәдә, ирен – 14 ел да 11 айга, хатынын 10 елга хөкем иттеләр.
 
Бала хокуклары өчен көрәш дәүләт һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары, прокура­тура һәм иҗтимагый оешмалар бергәләп эшләгәндә генә уңай нәтиҗә бирәчәк.

Саный китсәң, моның ише чиркандыргыч мисаллар җитәрлек: Яшел Үзән районында яшәүче берәү (дәү әтиләре дип әйтәсе дә килми) алты һәм җиде яшьлек кызларга карата сексуаль җинаять кыла. Кыланмыш­ларын видеокамерага да төшереп ала әле. Хәзер бозык картның эше судта. Ул да тиешле җәзасын алачак. Һичшиксез алачак. Бер генә җинаятьнең дә җәзасыз калмаячагын истән чыгармаска кирәк. Ул мөртәтләр­нең кайчан да бер иң Югары Суд каршына – Аллаһы Тәгалә хөкеменә куеласы көннәре дә бар бит әле. 

Тагын бер коточкыч вакыйга турында әйтмичә кала алмыйм: Зәй районында яшәүче хатынның 5 яшьлек малае озак вакытлар йортка кергән ирдән мыскылланып яши. Әнисе баланы аягыннан тотып тора, ә теге ерткычы баланы көчли. Бу хәлләр бала хастаханәгә килеп эләккәч кенә мәгълүм була.
«Бик катлаулы эш булды ул, – ди Гүзәл Удачина. – Бала кечкенә, үзе белән ни булганын аңламый. Тыңламаган өчен аны шулай итеп җәзага тарталар дип уйлый. Ирне – 18 елга, хатынны 16 елга хөкем иткәннәр иде. Эшне Россия Федерациясенең Югары Судына җибәрделәр дә, ул аннан кире әйләнеп кайтты. 5 яшьлек баладан тагын сораштыра башладылар. Ул вакыйгаларны тагын бер кат күңел аша үткәрү, искә алу җиңел эшмени?! Бигрәк тә бала өчен. Янә бала белән психологлар эшли башлады.

Мин нәкъ шул вакытларда Россия Федерациясендә Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов белән очраштым. Җае да чыгып кына тора иде. Барын да сөйләп бирдем. Шуннан соң гына бу адәм актыкларына карата тиешле җәза бирелде.
Гадәттә, без җәмәгатьчелекне, хокук саклау органнарын гаилә эшләренә тыкшынмаска чакырабыз. Инде карагыз: тыкшынмый йөрүебез дә юньлегә китерми икән. Шулай да каян билгеле була бу фактлар? Бер уйлаганда, өйдә кылынган җинаятьне ачык-лау гаҗәеп катлаулы, авыр эш бит.



Син дә, мин дә... һәркайсыбыз 

Әйе, баланы кансыз ата-аналардан саклап калу – һәркайсыбызның изге бурычы. Әйтер идем, намусы. Биредә иң беренче чиратта мәктәп, дәвалау учреждениеләре сагаерга тиеш. Һәрдаим мәсхәрә күргән, җәберләнеп яшәгән бала бөтенләй икенче була. Игътибарлы укытучы баладагы үзгәрешләрне шундук күреп алыр, сораштырыр, сөйләштерер, психологка алып барыр. Менә шул чагында ачыла инде сабыйның, йә булмаса, яшәүсмернең теле. Укытучысы белән серләшмичә, тагын кем белән серләшсен ул? Чит кешегә сөйләп йөри торган сүз дә түгел бит әле ул. Бала өчен бу – хурлык, гарьлек.
 
Былтыр балаларга карата кылынган җинаятьләрнең 56 проценты – көчләү, җәберләүләрдән гыйбарәт.


– Бездә балага мөнәсәбәт башкачарак корылган, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – Бервакыт без Чикагога форумга бардык. Психологларның бала белән ата-ана арасындагы проблеманы йөрәкләренә шул дәрәҗәдә тирән кабул итүләренә нык гаҗәплән-гән идек шул чагында. Гаиләдә әти кеше әнигә тузына, әшәке сүзләр белән кычкыра башлый икән, бу алар өчен инде бик зур проблема... Шундук баланы «куркыныч яный» торган төркемгә кертәләр һәм аның белән эшли башлыйлар. Психологлар әлеге төркемгә кертелгән дүрт баланы мисал итеп китер-деләр. Алар әйтүенчә, аның берсе, үсә төшкәч, фахишә була. Икенчесе төрмәгә эләгә. Өченчесе үз-үзенә кул сала. Дүртенчесе беркайчан да гаилә кормый. Без исә ата-ананың ызгышларын санга да сукмыйбыз, ә нәтиҗәсе, күрәсезме, нинди?

Күңеле җәрәхәтле бала үзе белән булган куркыныч хәлләр турында беркайчан да онытмый. Онытмый гына түгел, ул гел аның уенда... Күңеле түренә кереп урнашкан да, тиешле мизгелне көтә. Үч алу сәгате сукканны көтә. Йә ул әти-әнисенә, йә әйләнә-тирәдәгеләргә юнәлтелгән булыр. Монысы инде мөһим түгел. Ул читтән караганда гына тынычланган, барын да оныткан шикелле. Ә чынында, алай түгел. Безгә каршы эшли торган тагын бер яман гадәтебез: балаларыбызны психологларга алып барырга куркабыз. Кеше ни дип әйтер, янәсе. Наданлык инде монысы. Ә бит белгеч бик күп нәрсәгә күзләребезне ачар иде. Ә бәлкем, буласы җинаять тә кылынмый калыр иде. Әле дә хәтердә, узган ел балалар суициды темасына материал әзер-ләп йөрим. Психолог янына аңлатма алырга баргач, аның: «Әйттем мин әнисенә, алып кил балаңны, сөйләшик...» – дидем – алып килмәде. Бүген шалтырата. Малае тәрәзәдән ташланган. 14 кенә яшь иде әле аңа», – дип сызланып-әрнеп сөйләве хәтердә. Суицидларны кимеде, дисәк тә, бер дә тынычлана алмыйбыз. Аның шул 84 очрагы да (2013 елны 137 булган) бик җиткән безгә. Күпме яшәп бетерелмәгән гомер! Һәркайсы – аерым бер бала язмышы!



Кисәтү эшләре тиешенчә алып барылганда, дәүләт һәм муниципаль органнар, балалар белән эшләүче төрле оешмалар, Татарстанда уңышлы гына эшен башлап җибәргән балалар оешмалары Советы бу җитди проблема белән якыннан шөгыльләнгәндә, фаҗигане булдырмый калырга да була бит. Дөресен әйткәндә, күп кенә министрлыклар, гәрчә бу эшләр алар ведомствосына турыдан-туры кагылса да, балалар арасында мондый үлем-китемнәрнең санын белмиләр дә. Чөнки рәсми статистика мәгълүматлары вакытында алып барылмый. Татарстан Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Эчке эшләр, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары әлеге мәсьәләдә аеруча сизгер һәм җаваплы булырга тиешлеген әйтеп тору кирәкме икән?!

Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Башка бер генә регионда да юк алар. Бары бездә – Татарстанда гына! Җәмәгать ярдәмчеләрен һәр районнан, яшүсмерләр арасыннан конкурс нигезендә сайлап алалар. «Балалар җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе»нә барлыгы 53 әгъза кергән. Аларга «җәмәгать­челек ярдәмчеләре» дигән таныкнамә бирелгән. Әле­дән-әле алар белән бала хокукларын һәм мәнфәгать­ләрен яклау темасына укуларның үткәрелеп торуы, Юстиция министрлыгы идарәсе, Тикшерү комитеты һәм башка җитәкчеләр белән очрашулар оештырылуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре – Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең ярдәмчеләре. Омбудсман алар аша җирлек­ләр­дә барган яңалыклар, балалар хәле белән танышып тора. Бу – аның шәхси инициативасы. «Балалар турында балаларның үзләреннән дә яхшырак белүче булмас, – дип аңлата ул. – Минем ярдәмчеләр проблемаларны бик тиз күреп алалар, шундук миңа хәбәр итәләр. Наркотикларның кайда сатылуын да миңа алар хәбәр итте. «Башка беркемгә дә әйтмәгез, – дидем. – Хәбәрегезне тиешле кешесенә үзем җиткерермен». Алардагы идеяләрне сөйли башласаңмы?! Куркынычсыз селфи, «тату» турында да беренче мәртәбә алардан ишеттем. Түбән Камадан бер яшүсмер кыз үзенә кул салгач: «Интернеттан карагыз, суицидка каршы нишләп була?» – дим. Берсе шул арада миңа хат яза: «Үләр алдыннан ул  «Үз-үземә кул салырга 50 көн кала» дип исемләнгән китап укыган, – ди. Димәк, бала үлеменә әзерләнгән булып чыга. Ә якыннары, туганнары, дус-ишләре берни күрмәгән дә, белмәгән дә. Менә бит 
ничек?



«Баланың видеопаспорты»

Сүз ятимнәр һәм караучысыз калган балалар хакында бара. 2011 елдан бирле эшләп килгән бу проект нәтиҗәсендә күп кенә ятимнәр гаиләгә алынды, әти-әниле булды. Гаиләгә, яңа ата-анага күнегә алмаган, дөресрәге, ата-ана күңеленә хуш килмәгән балаларны кире кайтару очраклары кабатланмасын өчен уйлап табылган яңалык бу. Һәм ул үзен аклый. Һәр бала турында 40 минутлык фильм эшләнә. Балалар йортларыннан бала алырга теләгән әти белән әни башта шул фильмны карый. Аннан соң гына балага якын килергәме-юкмы икәнлеген хәл итә. Боларның барысы да ятимне тагын бер кат ятим итмәс өчен, баланың күңелен җәрәхәтләмәс өчен эшләнә.
Проект гамәлгә кергән биш ел эчендә барлыгы 256 видеопаспорт эшләнде. Бүгенге көндә шуның нәтиҗәсендә 186 ятим әти-әниле булды. 
 


Җавапсыз карыйлар

– Бервакыт Биектау районында гражданнарны кабул итү бара, – дип искә ала Гүзәл Удачина. – Ата-аналар комитеты исеменнән бер төркем хатын-кыз килеп керде. Бер баладан зарланалар. «Әтисез бала, чыбыркылап торыр кешесе юк, мәктәптән китсен, балаларга укырга комачаулый», – диләр. Тыңлап-тыңлап тордым да, сорыйм әнинең берсеннән: «Сезнең балагызның әтисе бармы?» «Бар», – ди. «Улыгыз белән балыкка йөриме?» Ханым бик гаҗәпсенде. «Йөри», – ди. Алайса шул малайны да ияртеп балыкка барсыннар. Сөйләшерләр, аралашырлар. Әтисез балага күрсәткән игелегегез әрәмгә китмәс. Баланы тәртипсез булганы өчен генә мәктәптән алырга ярамый бит, дим. Килештеләр тагын үзләре. 



Гомумән, арынасы килгән бала мәсьәләсен, теләмәгән эшне ата-аналар комитеты исеменнән хәл итәргә остарган мәктәпләр күбәеп китте. Мондый күренешләрдән сакланырга, кайда һәм кем булып эшләгәнеңне азга гына да исеңнән чыгармаска кирәк. Бу хәлдән соң хакимият башлыгы белән дә сөйләшеп алдым. Шундый вак мәсьәләне үзара да хәл итә алалар бит. Зурга җибәрмичә генә дип әйтүем.

Казанда озак еллар эшләп килгән яшүсмерләр тәрбия колониясе турында ишеткәнегез бардыр инде. Шул колонияне яптылар да, безнең яшүсмерләрнең барысын да Пермь шәһәрендәге колониягә күчерделәр, – дип дәвам итә сүзен вәкаләтле вәкил. – Аларны озатыр алдыннан яннарында булдым. Һәркайсына Пермь шәһәре вәкаләтле вәкиленең телефон номерын бирдем. «Аңа миңа ышангандай ышаныгыз, ул әйбәт кеше», – дидем. Урынга барып җитүгә үк мин биргән номерны шундук алганнар алардан.

...Май башларында гадәттән тыш хәл булып ала. Колониядән азат ителгән яшүсмер Казанга кайтып китә. Һәм кайтып җитә алмый. Югала. Закон буенча яшүсмерне озата кайтучы булырга тиеш. Ә аны ялгызын җибәрәләр. Соңыннан ул табыла табылуын. Җавапсызлык аркасында күпме тавыш чыга, күпме эзләү төркеме эшкә җигелә. Ул арада шул ук колониядә утырган тагын бер ятим – безнең ятим кинәттән вафат була. «Йөрәк өянәге», диләр. 18 яшьлек егеттә нинди йөрәк өянәге инде? Аңарчы ул медицина күзәтүе дә үткән була.
 
Балага карата кылынган җинаять беркайчан да җәзасыз калмый.

– 15-16 мартта шул колониядә булдым. Анда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән кызыксындым, үзебезнең егетләр белән сөйләштем. Барын әйтергә дә куркалар. Әмма вафат булган малай турында: «Кыйнаганнар», – диделәр. «Монда безне кыйныйлар», – дип тә ычкындырдылар. Казанга кайткач, бу фактлар буенча Россия Федерациясенең Генераль Прокуратурасына мөрәҗәгать иттем. Тикшереп, чара күрергә сүз бирделәр.



Гүзәл Удачина бу эшнең дә тәмам ачыкланачагына икеләнми. Чөнки холкы шундый аның: бер эшкә алындымы, төбенә төшмичә, йомгакның очына чыкмыйча туктамый. Эш бүлмәсендәге төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Россия Президенты Владимир Путинның кулыннан алган Дипломнар, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты биргән медаль дә шул хакта сөйли. Узган ел гына да ул 1664 мөрәҗәгать кабул иткән. Соңгы еллар белән чагыштырганда, үсеш 35,2 процент тәшкил итә. Уйласаң, ис китәрлек саннар бит бу. «Аның һәркай­сында – кеше язмышлары.



Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдыр-мыйм», – дип сөйләгән вәкаләтле вәкилнең эше аннан башка да җитәрлек. Мөрәҗәгать­ләр белән эшләү – ул йөзләгән төр эшенең бер өлеше генә. Ә шулай да иң мөһиме – БМОның «Бала хокуклары турында»гы конвенция­сендә күрсәтелгәннәрне үтәү: бу, әйткә-небезчә, баланы җәбер-золымнан саклау да, аның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү дә, балага гаиләдә тәрбияләнү мөмкинлекләре тудыру да, белем алу хокукларын яклау да, ятимнәрне торак белән тәэмин итү дә... бетмәс-төкәнмәс проблемалар, катлаулы, әмма бик теләгәндә һәркайсын хәл итеп була.
Вәкаләтле вәкил шулай ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар