Логотип
Бала

​Ана догасы

Ана булу – Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Ул бик кадерле булсын өчен, һәр хатын-кыз аны сират күперен кичеп кабул итә. Кемнәрдер аны бик озак көтә, кемнәргәдер ул кат-кат югалту хәсрәтләре кичергәннән соң гына бирелә, ЭКО сукмакларын таптаучылар да җитәрлек, токсикоздан интегүчеләр, тугыз ай буе бары тик ятып торып кына көмәнен күтәрүчеләр дә бар. Җиде бала тапкан әбекәем, бер авырту да тулгак ачыларына тормый, ди торган иде. Әнә шундый авырлыклар, газаплар аша узып кына Ана исемен йөртә башлыйсың. Шуңа да әни кешенең баласына теләгән теләкләре кабул буладыр. Чөнки җирдә бала өчен әнидән дә якын кеше юк. Гомер буена ике арадагы күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгән бит алар. 

Беренче балама узганны белгән көнем – иң бәхетле көнем. Бу хакта бөтен дөньяга кычкырасым килде. Мин әни булачакмын! Сабыем миңа «әнием» дип эндәшәчәк, читләр янында беркемгә дә түгел, бары миңа гына килеп сыеначак, бары минем каршыма гына кулларын сузып киләчәк, икебез арасында гына риясыз ярату булачак.

...Табиблар баланы ярып алырга карар кылды. Тулгак ачылары белән очрашмыйм икән дигән сөенечле уй узды ул вакытта. «Ун минут һәм син бернинди интегүләрсез генә әни булачаксың», – диде үзләре дә шул юл белән бәби тапкан танышларым. Бик тиздән кызым белән күрешәбез дип, операция өстәленә менеп яттым. Берничә сәгатьтән соң аны күкрәгемә алуымны күз алдыма китереп, елмаеп куйдым. Эпидураль анестезия ясаганнан соң, тәнемә салкын скальпель тигәнен сиздем. Менә хәзер бала тавышы яңгыраячак дип ятканда, табиб кинәт: «Наркоз!» дип кычкырып җибәрде. Анысын әле ишеттем, соңыннан мин каядыр очтым...
 
Тән авыртуына караганда, җан әрнүе мең кат газаплырак шул.

Күзләремне ачканда тирә-ягым тулы ак халатлы кешеләр иде. Барысы да миңа төбәлгәннәр. Алар арасыннан операция ясаган табибны эзләп табып, сораулы карашымны төбәдем. Башыма килгән беренче куркыныч уй дөреслеккә туры килмәде. «Балаң белән бар да яхшы», – дип тынычландырды ул. Торырга дип талпына башлагач, үземнең көпшәләр белән уралып беткәнемне күрдем. Карават янында идәндәге канлы сыекча тамып торган банканы күреп, кычкырып җибәрә яздым. Операция ясаганда ялгыш сидек куыгын кискәннәр... Табиб: «Кирәгеннән өстәрәк урнашкан булган», – дип кенә аңлатты. Баламны бары өч көннән соң гына кулыма ала алдым. Минем аны күтәреп чыгып чабасым, бар кешегә дә күрсәтәсем килде. Әнә нинди матур сабыем! Тик мин кымшана да алмыйм. Кая ул йөрү! Миңа басарга да ярамый. Башка аналарның бала имезүләрен күрсәм, күкрәгем­нең сулкылдап авыртуын, еллар үткәч, әле дә сизәм кебек. Ә ул вакытта мин балага үзем тотып имезлек ашатырга да риза идем. 

 Беркөн сабыемны китермәделәр. «Балаң хәлсез, кислород маскасы кидердек», – диделәр. Онытылды... йөрергә ярамаган да, берничә җирдән тегелгән җөйләрнең авыртуы да... Беркемне тыңламыйча, көпшәләргә уранган килеш, миңа тагылган банкаларымны күтәреп, сабыемны эзләп киттем. Үзем коридор буйлап адашып йөрим, үзем Ходайга ялварам: кире алма, зинһар, кире алма... Тәрәзә аша гына күрдем сабыемны. Биләвен чишкәннәр. Әнә нинди икән аның аяклары, куллары, бармаклары... Авызын ачып нидер эзли кебек. Беләм, әниеңнең күкрәген эзлисеңдер, бәбкәм... 

Бала тудыру йортыннан сабыемны – бер, мине икенче сырхауханәгә озаттылар. Аны алып киткән ашыгыч ярдәм машинасы артыннан йөгерәсем килде, шашар дәрәҗәгә җиттем. Безне бит сөенече эченә сыймаган әтиебез, әби-бабайлар чәчәкләр күтәреп каршы алырга тиеш иде. Ап-ак биләүләрне, алсу төстәге тасмаларны, хәтта баланы төргән өчен шәфкать туташының кесәсенә салыначак «бүләк»не дә күптән әзерләп куйган идем бит... Сабыем белән өч атнадан соң гына очраштык. Ул һаман да авызын ачып нидер эзли иде. Күкрәгемә баламны кысып, иң элек Аллаһыма рәхмәт укыганым хәтердә. Табиб: «Башка бала табам димә, кызың күп итеп оныклар алып кайтыр әле», – диде... 

Тыңламадым. Озын чәчле, сөйкемле ике кызның анасы булырга беркемнең дә миңа киртә куярга хакы юк иде. Хыялымның чынга ашуын УЗИ да раслады. Табиблар минем гомерем, мин балам гомере өчен куркып, тугыз ай үткәнен сизми дә калдык. Алсу төстәге бирнәләрне бу юлы үзем генә түгел, озакламый апа буласы кызым белән икәүләп сайладык. Иң матурларын әзерләп куйдык. Күңелемдә бары бер теләк: балам исән-сау гына булсын...

Дөньяга килгәч, кычкырып елап җибәрде ул. Үҗәт булачак дип уйлап куйдым шунда нигәдер. Опера­ция­нең яхшы узуына миннән битәр, табиблар куанды кебек. Минем күңелем исә сабыем янында. Озак тормыйбыз, кызым, әтиең белән апаң янына чыгабыз, дип күңелемнән генә балам белән сөйләштем. 

Икенче көнне палатага чыгаргач, сабыемны алып килүләрен көтә башладым. Бала тудыру йортында иң күңеллесе әнә шул минутлардыр, мөгаен. Ашатырга алып килер вакыт җиткәч, барча әниләр тормышларындагы иң тәмле, иң матур, иң көтелгән очрашуга әзер­ләнә башлый. Бүлмәләр җилләтелә, хәтта карават янындагы тумбочкаларга тиз арада тәртип салына. Чәчләр тарап үрелә, кат-кат көзгегә күз төшерәләр, кайбер өлгерләр битләренә кершән тидереп ала. Вакыт калса, тезелешеп утырып көтә башлыйлар. Һәм әнә коридор-ның икенче башыннан, берсеннән-берсе уздырып, бәбиләр елаган тавыш ишетә. «Минеке каты тавышлы», – дип горурланып куя бер әни. Икенчесе: «Тагын елый! Ач, ахры», – дип жәлләп, үзе чак елап җибәрми. Әни кеше генә беренче көннәрдән үк баласын елавыннан ук таный! Палата­дагы бар әниләргә дә балаларын таратып чыктылар, минеке юк! Әллә нишләп киттем. Алай да ишеккә карыйм әле. Шәфкать туташы, ялварулы күз карашымны тоеп булса кирәк, кире кереп: «Сезнең балагыз кислород астында калды», – диде. Кабат! Алты ел элек бу сүзләрне ишеткән идем бит инде. Тагын шул ук хәл кабатланырга тиеш түгел! 

Балагыз реанимациядә. Үзе сулый алмый. Үпкәләренә ясалма тын алдыру җайланмалары куйдык. – Табибның бу сүзләрен томан аша гына ишеттем кебек. – Кулдан килгәннең барысын да эшлибез, тик бернәрсә дә вәгъдә итмибез...

Вәгъдә итмибез... ә минем бит аны сөеп үстерәсем, елаганда күкрәгемә кысып юатасым, шат елмаюлы авазларын ишетәсем килә. Тик мин балам өчен нишли алам соң? Бары тик көнгә ике тапкыр яртышар сәгатькә кереп янында басып тору хокукым гына бар. Ул вакытны тыным белән тартып китерердәй булып көттем. Башка әниләргә балаларын имезергә китер­гән­дә, алардан көнләшеп, дөньясына үпкәләп, ак халат киеп реанимациягә ашыктым. Әнә ул көпшәләргә уранып беткән кечкенә генә кызыл йомгак. Кочагыма алып, җылытасым, сөясем килә. Кызым бит ул... Минем кызым... Нәнием... Бәләкәчем... Тик кулга алырга түгел, кагылырга да ярамый балама. Кизү торган шәфкать туташына аркам белән басып, сак кына бармак очларын сыпырам. 

Нык бул, сабыем.
 
Мин бит балама берничек тә ярдәм итә алмыйм.

Икенче көнне кергәч, кызымның күкрәк куышлыгыннан тагын бер көпшә чыгып торганын күрдем. Хәле начарланды диделәр. Бу дөньяда иң авыры – газиз балаңа булыша алмаудыр ул! Бик телисең, җаның­ны өзеп бирергә әзерсең, тик берничек тә ярдәм итә алмыйсың, көчеңнән килми. Ярты сәгать буе, кызымнан күземне дә алмыйча, бөтен белгән догаларымны укыдым. Моңа кадәр елый-елый дога укыганым, ялварып Ходайдан сораганым булды микән? Юктыр, мөгаен... Балама башкача берничек тә ярдәм итә алмыйм. Аңа бары тик гомер телим.

 Ун көн үтте. Балам һаман үзе сулый алмый. Табиб­лар да, читләтеп кенә, могҗиза гына ярдәм итсә инде, дип әйтте. Ә мин өметемне өзмим. Ана кеше бервакытта да ышанычын югалтмый шул. Әнә шулай итеп гомере буе баласына яшәргә көч бирә торгандыр ул.

Кабат ярты сәгатькә сузылган очрашу. Иелеп, әкрен генә сабыемның колагына дога укыйм. «Кызым, әйдә, Аллаһы Тәгаләдән икәүләп сорыйк, безгә көч бирсен», – дим... Кисәк кенә сабыем тончыга башлады. Минем кебек балаларын күрергә килгән барлык әниләргә тиз генә палатадан коридорга чыгарга куштылар. Табиблар тыз-быз йөгерешә. Сизәм, балама нидер булды. Үзе сулый алмаган бала инде тончыккач та... Янәшәмдәге әниләр, миңа күрсәтмәскә тырышып, күз яшьләрен сөртә башлады. Йөрәгемнең күкрәк куышлыгыннан атылып чыгардай булып тибүе бөтен коридорга яңгырыйдыр кебек. Секундлар гына үткәндер югыйсә, ә миңа бер гомер узган кебек тоелды. Ниһаять, табиб чыкты да, чарасызлыктан аптырашып басып торган әниләр арасыннан мине эзләп табып: 

Сез балагызны нишләттегез? – дип сорады.

Берни эшләтмәдем. Дога гына укыдым.

Ул ясалма сулыш алу җайланмасын этеп чыгарып, үзе сулый башлады. Димәк, ана догасы булышкан, – дип, китеп барды.

Еллар үтсә дә, ул борчулы көннәрнең бер минуты да онытылмый. Әбекәй әйткән тулгак ачыларыннан да авыррак булды шул минем Әни дигән исемне алуым. Ана догасының нинди кодрәткә ия икәнен мин әнә шунда аңладым. Әниләрнең балалары өчен кылган, сораган догалары кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк, диләр. Төннәрен кызла­рым­ның бүлмәләренә кереп, идәнгә төшкән юрганнарын ябындырып йөргәндә, озын чәчләреннән сыйпап, Ходаема ялварам: Ризалыгың белән дөньяда калган балаларымны үзең сакла, сабыйларыма бәхетле озын гомер бир, бер Аллам.

БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ


Гөлүсә Ахунова, филология фәннәре кандидаты, психолог

Күп гаиләләр өчен баланың вакытыннан алда тууы, хастаханәдә озак ятып чыгуы – зур стресс. Ләкин куркып калырга кирәкми, беренче көннән үк сабыеңны кулыңа алып, аның синең җылыңа, мәхәббәтеңә мохтаҗ икәнлеген аңлау мөһим. Ана белән бала арасында күренмәс җеп сузылган очракта гына, яшь әнигә бу чорны узу җинелрәк булачак. Шушы авыр вакытны кичерү өчен аерым киңәшләр тәкъдим итәр идем.
 
  • Елаудан, үзегезнең хисләрегездән, күз яшьләрегезне кешегә күрсәтүдән оялмагыз, курыкмагыз, эмоцияләрегезне яшермәгез. Елау – бушану.
  • Яраткан шөгылегезгә вакыт табарга тырышыгыз. Мондый минутлар безгә көч бирә, күңелне күтәрә. 
  • Үзегез кебек яшь әниләр белән аралашырга, фикерләшергә тырышыгыз, тәҗрибә уртаклашыгыз. Яңа дуслар бала белән һавада йөрергә чыкканда табыла. Аралашу файдалы да, вакыт та тиз уза. 
  • Рухи яктан үзегезне баетырга тырышыгыз, музейларга, театрларга, мәчетләргә барыгыз. Бу бик мөһим.
  • Көндәлек булдырырга киңәш итәр идем. Анда барлык эмоцияләрегезне язып барыгыз. Кәгазьгә язу күңелгә, җанга тынычлык бирә.
  • Якыннарыгыз ярдәмен кире какмагыз. Тормыш иптәшегез белән җылы мөгамәләдә булыгыз, үзегездән читләштермәгез. Бу чорда аларның да яшь әнигә аеруча игътибарлы булуы мөһим. Сабыр булып, бигрәк тә яшь әтинең ярдәме итүе бик кирәк. 
  • Беренче ике-өч атнаны бала янында булу кирәк, әби-бабалар белән калдырмасагыз яхшырак булыр. Бу – сезнең стресс чорын җиңеләйтәчәк.

Фото: www. pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллакаем, бала тапкан вакытларым куз алдымнан утте. Берни онытылмый икэн, хэр минуты истэ 20 ел утсэ дэ. Аллахы тэгалэ ташламасын, рэхимле, шэфкатьле Аллахы тэгалэ ярдэмен бирэ, элхэмдулиллах.

    Хәзер укыйлар