Логотип
Бала

Алсу Гыльметдинова: Күп тел өйрәнү — баланың физиологик үсешенә комачауламый

Күп тел өйрәнү — баланың физиологик үсешенә комачауламый. Икетеллелек темасы буенча диссертация яклаган галимә, КМТТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Алсу Гыльметдинова шулай дип саный.

“Мин берничә мәктәптә булып, билингвизмның гамәлгә куелышын өйрәндем. Кызганыч, кайбер татар мәктәпләрендә директорлар миңа: мәктәпнең бурычы телләр өйрәнү түгел, телләрне, бигрәк тә татар телен, ата-аналар өйләрендә өйрәтсен, ә без мәктәптә бары белем бирәбез, ди. Телләрне өйрәнү ул һәркемнең шәхси эше, дип уйлыйлар. Әмма алар шуны аңламый: без - социаль кешеләр, телне өйрәнмәсәң, аны кулланмасаң, сөйләшмәсәң, ул югала”, - ди галимә.

Күп теллелек милләтне һәм телне юкка чыгара, дигән фикер белән дә килешми Алсу Гыльметдинова. Бу Совет чорыннан калган стереотип, дип саный ул.

“Әгәр дә без әлеге стереотипларны бетермәсәк, аларны юкка чыгару өстендә эшләмәсәк, алар безгә күптеллелекне үстерергә комачаулаячак. Кызганыч, безнең милләт кешеләре үзләре үк татарча өйрәнү һәм өйрәтүгә каршы чыга. Аларның фикерләре исә башка милләт вәкилләренең безнең ана телебезгә булган мөнәсәбәтләренә тагын да ныграк йогынты ясый. Чип-чиста татарча белгән, мәктәптә татар теле укыткан бер ханым белән аралашырга туры килде. Ул татар теленә карата бик тискәре мөнәсәбәттә. Аның коллективындагы башка укытучылар белән аралашканнан соң, алар миңа: татар кешесе үз телен яратмагач, өйрәнмәгәч, нигә безгә ул телне мәҗбүриләп өйрәтәсез, нигә алга сөрәсез, диючеләр булды”, - дигән фикергә килгән яшь галимә.

"Әгәр дә телне белмисең, әмма аңа карата карашың уңай икән, алга таба син аны барыбер өйрәнәчәксең. Тирәлегеңдәге башка кешеләр дә аңа уңай карый башлаячак", - дип саный ул.

“Рус мәктәпләрендә дә, күп теллелекнең файдасын белгән һәм күргән директорлар, башка телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Үзе рус милләтеннән булса да, татар телен өйрәтү өчен укытучылар да таба, иң яхшы әсбаплар, уку-укыту комплекслары белән тәэмин итә. Укучыларның татар теленә мөнәсәбәте, аны яратуы шуннан тора”,- диде ул “Хәлбуки” проекты кысаларында укыган лекциясе вакытында. 
 
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар