Логотип
Дин

«Уразада килеш чәч кистерергә ярыймы?»

Укучыларыбыз сорауларына Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә. 

Укучыларыбыз сорауларына Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.

Изге Ураза ае мөбарәк булсын! 

Аллahы Тәгаләнең рәхмәте белән Изге Рамазан ае җитте, хәзер аның беренче ункөнлеге бара. Шушы изге айда «бисмилла» әйтеп, Аллah ризалыгы өчен уразаларыбызны калдырмыйк. Әлбәттә, беренче көннәре бик авыр була. Чөнки кешенең организмы, ашказаны яңа режимга өйрәнә генә әле. Кайберәүләр: «Өч көнен генә тотып карыйк әле», – дип тотына. Уразаны барлык көннәрдә дә тотарга кирәк. 

Хөрмәтле хатын-кызлар, ураза вакытында таякның авыр башы сезгә эләгә: ашарга пешергәндә ризыгыңның тозын да татып карый алмыйсың, чама белән генә салырга туры килә. Сабыр булган хатын-кызларга савап та күп язылыр, Инша Аллаh. 

Ураза аенда хатын-кызлардан күп кенә сораулар килә. «Хәзрәт, яулык бәйләмим, миңа ураза тотарга ярыймы?» – дип сорыйлар. Яулыктан йөрмәсәгез дә, намазда булмасагыз да, хәтта аракы кибетләрендә сатучы булып эшләсәгез дә, ураза тота алу – зур бәхет, әлбәттә. Алаhы Тәгалә аны hәркемгә дә бирми. Ураза безнең заманга да иңдерелгән икән, без аны Аллаh ризалыгы өчен тотарга тиеш. Кайберәүләр ураза тотучыга: «Син намазсыз, синең уразаң кабул булмый!» – диләр икән. Андый кешеләрне тыңламагыз. Уразаны да, намазны да кабул итүче – бер Аллаh! Мәчетләрдә намаздан соң,  кулларыбызны күтәреп, бер Алладан: «Йа, раббым, укыган намазларыбызны кабул ит», – дип сорыйбыз. Безнең намаз-уразаларыбызны, кылган догаларыбызны, биргән сәдакаларыбызны кабул итүче – бер Аллah. Аларның кабул булу-булмавын бер Аллаhы Тәгалә үзе генә белә. Намаз уку кирәк, аны укымау – гөнаh. Ә бит намаз уку кешенең нибары 3-5 минут вакытын ала. Намазны өйрәнегез, әйдәгез, бер-беребезгә ярдәм итешеп, берләшеп, намазлы булыйк. 

Хатын-кызлар матур булырга яраталар. Хәзер аларның күбесенең тырнаклары буялган. «Андый тырнаклар белән ураза тотарга ярамый» диючеләр очрый. Тырнак мәсьәләсе ул намазга кайтып кала, чөнки намаз укыр алдыннан тәһарәт алырга кирәк. Әгәр дә тырнаклар буялган булып, су үтми икән, тәһарәт дөрес булмый. Шуңа күрә күз тия, бозымнар эләгә. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, Аллаh ризалыгы өчен hәрвакыт чиста, гөселле булып йөрегез. Намазлы, уразалы булып яшик. Аллаhы Тәгалә бәрәкәтләрен бирсен. 

 «Өйгә кунаклар килә, үзем уразада, кунакларны сыйларга ярыймы?» – дип сорыйлар кайвакыт. Башка кешеләрне ашатырга ярый. Моның гөнаhысы юк. Ләкин килгән кунакка: «Мин уразада, өстәл янында синең янәшәңдә утырып кына торам», – дип әйтү хәерле. Кунакны үпкәләтергә ярамый. 

«Бүгенге вәзгыятьтә өйдә ифтар ашлары уздырырга ярыймы?» дип тә сорау бирәләр. Чир вакыты булса да, саклану чараларын күреп, ифтар ашларын уздыру кирәк, чөнки бу бик саваплы гамәл. Авыз ачтырыгыз, ифтар ашлары уздырыгыз. Аллаhы Тәгалә әҗерләрен бирсен. 

«Уразада килеш чәч кистерегә ярыймы?» дип сорау биргәннәр. Хатын-кызның чәче шәригать буенча озын булырга тиеш. Динебез буенча хатын-кызга кыска чәчтән йөрергә ярамый. Ләкин чәчне кистерү уразаны бозмый. «Ураза вакытында фитнеска йөрергә ярыймы?» дип тә сораганнар. Әгәр дә уразага зыян килми икән, физик күнегүләрдән соң, телне чыгарып, «су эчәсем килә» дип йөрмисең икән, ул вакытта фитнеска йөрегез. Бассейнга йөрергә киңәш итмәс идем, чөнки йөзгәндә колакка, авызга су керүдән саклану бик авыр. Бу очракта бер ай бассейннан саклансагыз хәерлерәк булыр. Яки бу эшне ифтардан соңга калдырыгыз. 

Ифтарда, авыз ачтырган вакытта ризык хәләл булу зарур. Уразада гына түгел, көндәлек тормышта да өйләрегездә, суыткычларда хәләл ризык булдырырга тырышыгыз. Чөнки өйгә ризык хатын-кыз кулы аша керә. Хәрәм ризыклардан сакланыгыз. Пәйгамбәребезнең бик куркыныч хәдисе бар: «Әгәр дә өйгә аракы кертәбез икән, ул өйгә ләгънәт керә». Аллаhның ләгънәте бик куркыныч. «Өйдә нигә тынычлык юк, нигә балалар тыңламый, нигә ирем акыра», –  дип борчылалар. Чөнки өйгә хәрәм кергән. Йортларыгызга хәрәм кермәсен. Кайвакытта «Көндез ашамыйсыз, төн буе ашыйсыз», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ураза тоткан кеше белә: авыз ачкан вакытта бер стакан су эчкәннән соң ашказаны тула, башка ризык керми. 

Рәсүлебез Мөхәммәт гәләйһү әссәләм өйрәтеп калдырганча, ашказаны эшләп китсен өчен авызны җиңел ризыклар – хөрмә, су белән ачарга кирәк. Татар халык ашлары төрледән-төрле бит ул, аның уразага туры килә торганнары да бар, менә шуларны әзерләргә кирәк. 

Хөрмәтле хатын-кызлар, рәсүлебез теленә күрсәтеп: «Менә шушы тел җәннәткә кертүче дә, тәмугка алып баручы да» дип әйтә торган булган. Кызганычка, без кайчак кешене сөйләми тора алмыйбыз. Күршене дә, танышларны да сөйлибез. Гайбәт сату – зур гөнаh! Уразада телебезне гайбәттән, сүз йөртүдән саклыйк. Гайбәт сөйләп, уразаның савабы юкка чыгуы бар. Әйе, ураза тоткан дип, галочка куела, ә сәвабы – ноль. Шуңа күзләребезне, колакларыбызны, телләребезне саклыйк. «Мин сүз әйтмәдем, бары тыңлап, ишетеп кенә тордым», – диләр. Әмма колак аша да гөнаh керә, уразаны юкка чыгара. Шуңа уразаларны бозмагыз, савапсыз калмагыз. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар