Логотип
Дин

Нәрсә ул Мизан?

Фани дөньяда яшәгәндә кылган яхшы һәм начар гамәлләребез Хисап көнендә Мизанда үлчәнәчәк.

Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 8 нче, 9 нчы аятьләрендә: «Хисап көнендә булачак савап үә гөнаһны үлчәү Мизаны хак. Берәүнең үлчәүдә савабы авыр килсә, алар газаптан котылып өстенлек табучылар. Үә берәүнең үлчәүдә савабы аз килсә, андый кешеләр үзләрен һәлакәткә салучылар, гамәл кылмыйча аятьләребезгә золым иткәннәре өчен», – ди.

Фани дөньяда яшәгәндә кылган яхшы һәм начар гамәлләребез Хисап көнендә Мизанда үлчәнәчәк.

Адәм баласы тумыштан ук яхшы һәм начар сыйфатларга ия була. Ягъни инсан яхшылык эшләргә дә, яманлык кылырга да сәләтле. Шул сәбәпле, тормышта кайбер кешеләр иң югары әхлак сыйфатларына ия була һәм кайберәүләр түбәнлеккә дә төшә. Бәндәләрнең кылган һәрбер эш-гамәлләре фәрештәләр тарафыннан теркәлеп барыла. Һәм ул гамәл дәфтәре Хисап көнендә – Кыямәттә гаделлек үлчәвендә үлчәнә һәм шуның нәтиҗәсе белән инсанга бүләк, ягъни әҗер бирелә: кеше Җәннәткә керә яисә җәза бирелеп Җәһәннәмгә ташлана.

Инсанның фани дөньяда яшәгәндә кылган эш-гамәлләрен үлчәгәндә Илаһи Гаделлек үзен тулы көчендә күрсәтәчәк. Аллаһ – Гаделләрнең Гаделе. Коръәндә Раббыбыз бу хакта «Ниса» сүрәсенең 40 нчы аятендә ап-ачык итеп: «Шик юк ки, Аллаһ бөртек кадәр дә гаделсезлек кылмас», – ди. 

Иманга, динне аңлатуга кагылышлы китапларда Ахирәттә гамәлләрнең үлчәнүе хакында тәфсилләп аңлатылган, бик күп язылган һәм язылып тора, әлхәмдүлилләһ. Ләкин инсаннар Хисап көнендә куелачак Мизанның, ягъни Үлчәүнең чын сыйфатын, шәкелен, асылын дөньядагы бизмәннәр белән чагыштыра алмыйлар. Чөнки Ахирәт һәм Җәннәтнең хәл-әхвәле бу фани дөнья бизмәне белән үлчәнә алмый. «Әл-бидая фи усулид-дин» китабында бу хакта болай дип язылган: «Мизан – гамәлләрнең микъдарларын билгеләргә яраклашкандыр, кеше акылы аның чын асылын белүдән гаҗиздер. Аны бу дөнья үлчәүләренә охшату мөмкин түгел. Бу хосуста Коръәнгә һәм хәдисләргә мөрәҗәгать итү иң ышанычлы юл». 

Гамәлләребезнең үлчәнүе хакында күренекле галимнәр дә үз фикерләрен әйтәләр. Мөхәммәд Али әс-Сабуни исемле галим болай ди: «Гамәлләрнең, яхшылык үә начарлыкның үлчәнүе акылга муафыйкътыр. Хәзерге фән эссене үә суыкны, җилне үә яңгырны үлчи алган кебек, иксез-чиксез Кодрәт Иясе булган Аллаһ Тәгалә инсаннарның гамәлләрен, әлбәттә, үлчәячәк». 

Гамәлләрне үлчәгәндә игелеге, изгелеге күбрәк, ә начарлыгы азрак булган кеше, ин шәә Аллаһ, Җәһәннәм газабыннан котылыр. Ә инде начарлыгы, яманлыгы күбрәк булган инсан, газапка дучар булыр. Әмма инсаннар һәрвакытта да өмет белән тулы булырга тиешләр. Аллаһ Үзенең рәхмәте белән гөнаһ кылган бәндәсен дә гафу итә, әгәр дә ул кеше тиешле вакытында, бөтен шартын китереп тәүбә-истигъфар кылган булса. Әгәр кеше иманлы булып гөнаһ кылган булса һәм тәүбә итсә, тиешле җәзасын күргәннән соң Җәннәткә керер, Аллаһ аны иксез-чиксез химаясенә, ягъни яклавына, саклавына алыр, ин шәә Аллаһ.

Һәммә кешегә дә Хисап Көне хакында уйланырга, фикер йөртергә кирәк. Яңадан тереләчәк, каберебездән күтәреләчәк вакытыбызны уйласак, бу дөньяда мөмкин кадәр күбрәк яхшылыклар кылырга, һичьюгы начарлык эшләмәскә тырышыр идек. Аллаһ «Зумәра» сүрәсенең 68 нче аятендә: «Сурга өрәчәкләр һәм Аллаһ теләгеннән кала, күкләрдә һәм җирдә яшәүчеләр яшен суккан кебек булачаклар. Ә аннары тагын бер тапкыр өрәчәкләр һәм, кешеләр як-якларына карап, каберләреннән торачаклар», – ди. 

Барлык кешеләр белән беррәттән хисапны көтеп торуыбызны; җир һәм күкләр үзгәргәндә, ай һәм кояш сүнгәндә, ялангач һәм яланаяк кешеләр үзара төркем-төркем булып хисап мәйданында таптанып торачаклар. Бу Көннең якын булуы хакында да Раббыбыз «Хаҗ» сүрәсенең 2 нче аятендә әйткән: «Сез һичшиксез күрәчәк ул Көнне һәр имезүче хатын имезә торган баласын онытыр һәм йөкле хатын йөген вакытсыз төшерер. Ул Көнне кешеләрне исерек итеп күрерсең, әмма алар хәмер эчеп исергән булмаслар, ә Аллаһның газабыннан куркып», – ди. 

Аллаһ Хисап көненең авырлыгын тасвирлый һәм аны төрле исемнәр белән атый. Һәрбер исемнең эчендә сер бар, аларның һәрберсе олы мәгънәгә ия. Кыямәтнең исемнәре: Хәсрәт көне, Үкенү көне, Хисап көне, Җир тетрәү көне, Һәлакәт көне, Бәхетсезлек көне, Афәт көне, Бәла көне, Сурга беренче тапкыр өрелгән көн, Дөбердәү көне, Очрашу көне, Чакыру көне, Җәза көне, Куркыту көне, Куелу көне, Үлчәнү көне, Карар итү көне, Җыелу көне, Кубарылу көне, Мәсхәрә көне, Авыр көн, Хөкем көне, Яңадан терелү көне, Мәңгелек көне, Шиксез булачак көн, Кешеләр бер-берсенә ярдәм итә алмый торган көн, Күзләр күккә төбәлгән көн, Байлык та, балалар да файда китерми торган, бары тик Аллаһка сәламәт йөрәк белән баручы гына котыла торган көн». 

Кыямәт көне якын. Аллаһ «Мәгариҗ» сүрәсенең 6 нчы, 7 нче аятендә: «Алар аны ерак дип саныйлар, ә Без якын дип күрәбез», – дип инсаннарны кисәтә. 

Аллаһ тарафыннан бирелгән гомеребезне, тәнебезне, гыйлемебезне, гомумән, барлык нигъмәтләрне кайда һәм ни рәвешле тотканбыз, шул хакта һәммәбез дә җавап тотачакбыз. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм безгә бу хакта бик ачык итеп аңлаткан: «Кыямәт көнендә Аллаһның колы дүрт төрле нәрсә хакында соралмыйча урыныннан кузгатылмаячак: гомере – аны ничек үткәрүе, яшьлеге – аны ничек үткәрүе, байлыгы – аны кайдан алып кая куюы турында, белеме – аны ничек куллануы турында»

Шулай булгач, без гомеребезгә җитди карарга, Мизан, Гамәл Китабыбызның уңнан яки сулдан бирелүе хакында уйланырга, фикер йөртергә тиешбез. 

Аллаһ «Зәрият» сүрәсенең 56 нчы аятендә: «Мин кешеләр белән җеннәрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым», – ди. 

Тормыш – имтихан. Мәңгелек тормышта яхшы урынга яисә начар урынга ачкычны без бу фани дөньяда ясыйбыз, ягъни Җәннәт ишеген ачу өчен, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелырга һәм яхшы, игелекле эш-гамәлләр кылырга тиеш булабыз. Шуңа күрә дә мөслим-мөслимәләр һәрвакытта да гыйбадәт халәтендә булалар. Аллаһ ризалыгын ният итеп эшләсә, кәсеп кылса да, өй эшен башкарса да, гаиләсен тәрбия итсә дә, ул – гыйбадәт халәтендә була. Чөнки ул Аллаһ ризалыгын казануны ният итеп эш-гамәл кыла. Аллаһ ризалыгын өмет итеп ата-ананы хөрмәтләү, аларга итагать итү, ир-хатын, балалар хакын хаклау, күршеләр, туганнар белән дус-тату булу – Мизанда әҗер-савапларның авыр килүенә булышлык итә. 

Инсан Хисап көнендә Аллаһның рәхмәт һәм мәгъфирәтенә, ярлыкавына аеруча мохтаҗ була. Ул көнне гамәл дәфтәрләрендә теркәлгән һәр фигыль, һәр эш энәсеннән җебенә кадәр тикшереләчәк, һәркемнең яхшылык-яманлыклары үлчәнеп, хисаплары тәмамланачак.
 
Мөслим-мөслимәләрнең вазыйфасы – бу дөньяда күбрәк игелек кылу; гөнаһтан, хәрамнән саклану; Хисап көнендә гаҗиз булмас өчен, әдәпле-әхлаклы тормыш алып бару. Һәм һәрдаим Аллаһка: «Аллаһым, хисабымны җиңеләйт!» – дип дога кылу.

Ахирәттә гамәлләрнең үлчәнүе бәндә өчен җиңел булмаячак. Бу хакта Рәсүлүллаһ хәдисләрендә ачык итеп әйтә. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм еш кына: «Аллаһым, миңа хисабымны, Ахирәттә хисап көнен җиңеләйт», – дип дога кыла торган булган.

Дога: «Әй Аллаһым! Синнәт Җәннәт һәм безне аңа якынайтучы сүзләр һәм гамәлләргә юнәлдерүеңне сорыйбыз. Уттан һәм аңа якынайта торган гамәлләрдән, эшләрдән Сиңа сыенабыз. Белеп һәм белмичә кылган хата-гөнаһларыбыз өчен гафу үтенәбез, әй Мәрхәмәтлеләрнең Мәрхәмәтлесе!»

Ахыргы урыныбыз – мәңгелек тормышыбыз бәхетле булсын өчен, фани дөньяда яхшылыклар кылып, әҗер-савапларыбызның Мизанда авыр килүенә ирешергә омтылыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар