Логотип
Дин

Күршеләрнең эте безнең өйдәге фәрештәләрне качырмыймы?

«Өстәге күршеләребез эт асрыйлар. Панельле йортта күршеләрдәге бөтен тавыш үзеңдәге кебек ишетелеп тора.

«Өстәге күршеләребез эт асрыйлар. Панельле йортта күршеләрдәге бөтен тавыш үзеңдәге кебек ишетелеп тора. Бу этнең өргән тавышы да үзебезнең күрше бүлмәдәге кебек ишетелә. Җитмәсә, хуҗалары өйдән чыгып китүгә улый башлый әле ул. Йөрәккә шом салып... Эт торган йортта фәрештәләр булмый, качып бетә дип ишеткәнем бар. Ничә елдан бирле баш түбәбездә гел эт өреп торгач, бездәге фәрештәләр дә качып беттеме икән инде? Әллә мин юкка борчыламмы? 
Әминә. Казан.»

Бу сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы  Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә: 

– Чыннан да, эт асраган йортка фәрештәләр керми дигән хәдис бар.
 Бу очракта, йорт бер булса да, фатирлар төрле: этне күршеләр асрый, димәк, фәрештәләр дә аларга керми.  Ә бу сорауны юллаучы кешеләрнең фатирына фәрештәләр, иншалла, киләчәк – өстәге күршеләрдәге этнең зыяны аларга  тимәячәк. Шушы күршеләрнең зыянына түзеп торганга Аллаһы Тәгалә тагын әле савап та бирәчәк. 
Әйе, көн-төн эт тавышын ишетеп яшәү бер дә күңелле әйбер түгел. Шул ук вакытта бу этнең улап шом кертүе тагын да авыр. Тик монда бернишләп тә булмый. Тыныч юллар белән хәл итеп карарга  – күршеләр белән сөйләшеп карарга мөмкин, әлбәттә. Күршеләр аңлый торган кешеләр булсалар инде... Юк икән, бу очракта түзәргә, сабыр итәргә генә кала. Ә фәрештәләр ягыннан, әйткәнемчә, иншалла, зыяны булмас. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар