Логотип
Дин

Корбанга кагылышлы сораулар

Корбан чалу кемнәргә фарыз, корбанлык малның арзанлырагын эзләргә ярыймы, гаиләдәге бөтен кешеләр исеменнән бер корбан чалу дөрес буламы? Корбан чалуга бәйле сорауларыбызга Булат хәзрәт Мөбәрәкшин җавап бирә.

11– 13 август – Корбан гаете – мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен корбан чалына торган көннәр бу. Корбан чалу кемнәргә фарыз, корбанлык малның арзанлырагын эзләргә ярыймы, гаиләдәге бөтен кешеләр исеменнән бер корбан чалу дөрес буламы? Корбан чалуга бәйле сорауларыбызга Булат хәзрәт Мөбарәков җавап бирә.

 

«Нинди төр корбаннар була, аларның кайсысы кайчан чалына?»

Җавап: «Корбаннар берничә төрле була. Берсе – ваҗип корбан, гает көннәрендә чалына торган корбан. Аннары гакыйка корбаны дигәне бар. Анысы бала тугач 7 нче яки 21 нче көнне чалына, ир бала өчен – икәү, кыз бала өчен берәү. Өченче төре – Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган нәфел корбаны. Әле нәзер корбаны дигәне дә була. Анысы ике төрле: билгеләнгән һәм билгеләнмәгән корбан. Билгеләнгән дигәненең чалыну көне билгеле була, ягъни кеше, ул эшем барып чыкса, шундый көнне корбан чалыр идем ди. Билгеләнмәгәненең көне әйтелми, ләкин нәзер итеп әйткән икән, ул кайчан да булса бер вакыт чалынырга тиеш».

 

 

«Гакыйка яки нәзер корбаны чалынмый торып, гает корбаны чалынмый, диләр. Шушы сүз дөресме? Быел гает корбаны чалырбыз дигән идек, ләкин әле балалар тугач чалынырга тиеш булган гакыйка корбаны да чалынмаган. Безнең корбан дөрес булырмы?»

Җавап: «Дөрес була. Гает корбаны – ваҗип корбан, хәле булган кеше өчен мәҗбүри корбан. Ә тегеләре аның мәҗбүри корбаннар түгел. Гакыйка корбаны – мөстәхаб корбан. Аны чалмаган булсагыз да, башка корбаннар кабул була. Нәзер корбаныгыз чалынмаган булса да, гает килеп җиткәндә 20 мең артык акчагыз булса, мәҗбүри булган гает корбанын чалырга тиешсез».

 

«Гает көннәрендә кемнәргә корбан чалу мәҗбүри?»

Җавап: «Бөтен түләүләрен (утка, суга, газга, квартирага, мәсәлән) һәм әҗәтләрен түләгәннән соң (мәсәлән, кредитларын, гәрчә мөселманнарга кредит алу дөрес гамәл булмаса да), гает көненә кесәсендә 20 мең сум акчасы калган кеше корбан чалырга тиеш».

 

«Гаиләгә бер корбан чалу да җитә, диләр. Бу дөресме?»

Җавап: «Бер сарык чалына икән, ул бер генә кеше исеменнән чалына. Акча ир кешенеке икән, аның исеменнән. Хатыны үз акчасын үзе тотып, аның да гает көненә артык 20 мең сумы булса, ул да корбан чалырга тиеш. Әгәр дә балаларның да 20 меңе булса, әти-әниләре алар исеменнән дә корбан чала. Инде эре мөгезле терлек яки дөя чалалар икән, аны бер кеше исеменнән дә, 7 кеше исеменнән дә чалырга була. Ләкин ничә кеше катнашса да, барысының да нияте корбанга чалу булырга тиеш, алтысы – корбан дип, берсе – ит өчен генә дип чала икән, корбан кабул булмый.

Берәү исеменнән чалынган корбанның да әҗер-савапларын гаиләдә башка кешеләргә, әти-әниләргә, вафат булган әби-бабайлар исеменә багышларга була».

 

«Корбан чалганда, өйдәге бөтен кешеләр дә чыгып, сарыкны тотып торсалар, имеш, савабы күбрәк була икән, диләр. Бу дөресме?»

Җавап: «Әйтәләр, корбанның каны түгелгәнен күрү кешенең гөнаһлары түгелүгә бер сәбәп булып тора, диләр. Бу сүз шуннан чыккан булса кирәк. Икенче мәгънәсе: корбан чалуда бөтен гаиләнең катнашуы күркәм гамәл, бу шуннан да чыккан булырга мөмкин».

 

«Акылы сау булмаган кеше исеменнән корбан чалынырга тиешме? »

Җавап: «Җитәрлек малы булса, ул да чала. Ләкин кайбер галимнәр андый кешегә корбан чалу мәҗбүри түгел, диләр».

 

«Корбанны намаз укымый торган мөселман кешесе чалса, дөрес буламы? Безнең якларда корбан чалганда мулланы яки абыстайны чакыралар. Ул махсус догасын укый. Шуңа күрә бу көнне аларга зур чират була, абыстай яки мулла килмичә, корбан чалмыйлар. Ул доганы үзеңә генә укысаң да ярыймы?»

Җавап: «Корбанны намаз укымый торган, әмма мөселман кеше чалса, дөрес була. Намаз уку – аерым гайбадәт, корбан чалу аерым гамәл. Чалса ярыймы дию дөрес түгел, әгәр дә хәлле кеше булса, аңа ул тиеш. Чалганда беренче шарт – бисмиллаһ сүзен әйтү, Аллаһы Тәгаләне искә алу, икенче шарт – корбанның кем исеменнән чалынуын ният итү. Ул кеше «Бисмиллаһ» сүзен, ислам шәһәдатнамәсен дөрес итеп әйтә белә икән, мулла яки абыстайны чакыруның бер хаҗәте дә юк».

 

«Корбанны сатып алганда сатулашырга ярамый, диләр. Бер җирдә кыйммәтсенеп, башка җирдән арзанрагын эзләсәң ярыймы?»

Җавап: «Корбанның арзанрагын эзләргә була. Хәтта бәясен дә сатулашырга мөмкин, ләкин ызгыш-талашка китмәскә тиеш».

 

«Безнең якта корбанның эчен-башын, аяк-тоягын күмәләр. Хәзер инде тиресен дә күмәләр. Сөякләрен исә этләргә бирсәң ярыймы?»

Җавап: «Итен ашаганнан соң, сөяген этләргә бирергә ярый, монда бернинди дә проблема юк».

 

Белеп торыгыз:

Корбанга бары тик кәҗә, сарык, сыер, үгез, буйвол, дөя генә чалына. Башка хайваннар корбанга чалынмый.

Сарык малы бер яшьлек яки бер яшьлек кебек таза, көр булса, алты айлык, сыер малы – 2 яшьлек, дөя 5 яшьлек булырга тиеш.

Бу эшкә тотынган кеше үз акылында, балигълык яшендә, сәфәрдә түгел, һәм хәлле булырга тиеш.

Корбан чалганда ният бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен генә булсын.

 

Корбанга чалынасы малның:

бер күзе дә сукыр булмаска;

аягы аксамаска;

колаклары тулысынча киселмәскә;

тешләре коелмаска;

койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга;

имчәкләре үз урынында булырга;

талчыккан, хәлсез булмаска;

тумыштан колаксыз яки койрыксыз булмаска;

чирләмәскә;

нәҗескә буялмаска тиеш.

 

Корбан чалу тәртибе:

башта корбанны тыныч кына чалынасы урынга алып килергә;

хайванны газапламый гына сул ягына яткырырга, башын кыйблага борып куярга;

вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягын бәйләргә;

чаласы кеше ният әйтә: «Ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим. Янәшәдәгеләр тәкбир әйтә;

шуннан «Әл-Әнгам» сүрәсенең бер өлеше укыла: «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъяйә вә мәмәәти лилләһи Раббил гааләмин. Лә шәрикә ләһү». («Дөреслектә, минем намазым, гайбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк».)

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар