Галимә Гүзәл Сәйфуллина: Коръәндә музыка ачыктан-ачык тыелмаган

Сәнгать фәннәре кандидаты Исламда музыка тыелганмы, юкмы дигән сорауга үз җавабын тапкан. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы  Ислам  мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә “Исламда дини һәм дөньяви музыка” дигән темага лекция укылды. Лекцияне ТР Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты  Гүзәл   Сәйфуллина  укыды.


“Музыка куәтле көчкә ия, ди – сәнгать белегече Гүзәл Сәйфуллина. - Ул кеше калебендәге хисләрне көчәйтергә сәләтле. Адәм баласында бозыклыкка авышу бар икән, музыка  аның әлеге омтылышын көчәйтәчәк кенә. Әгәр музыка эчкечелек, бозыклык һ.б гөнаһлар даирәсендә яңгыраса, ул шушыларга кушылып, тискәре йогынты ясый ала. Үзеннән-үзе түгел, ә шушы шартлар аркасында.  Бер үк вакытта, кеше үзе саф йөрәкле булса, музыка да аңарда иң мөкатдәс хисләр генә уята. Моның хаклыгын, әйтергә кирәк, бөтен ислам мәдәнияте тарихы да раслый”.


Лекция Гузель Сайфуллиной


 Күп кенә ислам илләрендә үзенчәлекле классик музыкаль  традицияләр формалашкан. Солтаннар һәм хәлифәләр үзләре дә сарайларында музыкантлар тотканнары мәгълүм. Лекция барышында галимә ХII-ХIV гасырларга караган төрле ислам илләрендә табылган иллюстрацияләр белән таныштырды. Мәсәлән, Багдатта “Рамазан ае төгәлләнү” картинасында мөселманнар музыка уен коралларында уйнап күңел ача. “Гаремда биюләр” (Герат. ХIV гасыр), бу сурәттә дә Солтан хатыннарының күңелен күрергә сукыр музыкантны чакырган.

Ул гына да түгел: Госманлы империясендә солтаннарның байтагы профессиональ композитор булып танылган.  “Алар начар мөселманнар булган дип әйтә алабызмы соң?.. “Аллаһ белән яшерен, серле, ихлас сөйләшү…”


Әлеге күптәнге бәхәснең чагылышын ХIХ гасыр азагы-ХХ йөз башында яшәгән дин галимнәребезнең хезмәтләрендә дә очратырга мөмкин. Бу иң әүвәл – Хәсәнгата Габәши, Риза Фәхреддин, шулай ук  Галимҗан Баруди. Тагын мин Һади Килдебәкинең “Ислам вә музыка” дигән уникаль китабын атап үтәр идем.  Бу мәшһүр галимнәрнең әлеге “авырткан темага” нисбәтле хезмәтләрен мин гарәп язуыннан кириллицага һәм рус теленә күчереп басмага әзерләдем,” - ди Гузәл ханым.


Лекция Гузель Сайфуллиной


Казан консерваториясендә укыганда ук  Гүзәл Сәйфуллина дини музыка темасын колачлый башлаган була. Сәнгать белгече буларак беренче хезмәте дә Коръән уку буенча башкарылган. Үзе тәмамлаган уку йортында, Татар теле һәм әдәбияты институтында эстетика һәм ислам мәдәнияты буенча лекцияләр укыган. 2013 елдан бирле галимә Амстердамда яши. Монда инде галимә өчен  мөмкинлекләр күбрәк ачыла, шәрык музыкасы бик бай, өйрәнү өчен дә шартлар тудырылган. Г. Сәйфуллина Голландиядә  татар материаллары буенча да  башка мөселман халыкларының гореф-гадәтләренә таянып, ислам мәдәниятын өйрәнүне дәвам итә. “Күпләр исламны дөрес аңламый һәм дөрес күрсәтмиләр, дип саный Сәйфуллина. - Исламның байлыгын, мәдәниятенең югары дәрәҗәсен белмиләр. Хәтта мөселманнар үзләре дә. Иң төп максатым – үз мирасыбызны кайтарасым килә. Исламның чын йөзен башкаларга да күрсәтәсем килә. Лекцияләремнең асылы шуннан гыйбарәт,” - ди галимә.


Лекция Гузель Сайфуллиной


Исегезгә төшереп узабыз: Гүзәл Сәйфуллина “Ислам һәм музыка” антологиясен төзүче-автор да. Бу китапта Хәсән Гата Габәши, Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Һади Килдебәков исламда музыка дигән темага башкарылган хезмәтләре урын ала. Автор әлеге хезмәтен татар телендә күрергә теләвен дә белдерде, бәлкем якын киләчәктә татар дин галимнәренең бу юнәлештәге хезмәтләрен дә хәзерге татар теленә тәрҗемә итәргә алынучы табылыр?

http://intertat.ru/tt

Теги: Ислам

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7315
    1
    104
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    5275
    1
    86
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4604
    4
    74
  • Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык. 
    12815
    4
    65
  • Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә. 
    23245
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...