Логотип
Дин

Дөньяның бөтен мөселманнары берьюлы дога кылырга җыена

Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә Татарстан мөселманнары Казакъстан мөфтияте башлангычына – планетаның барлык почмакларында да берүк вакытта дога кылуга кушылачак.

Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә Татарстан мөселманнары Казакъстан мөфтияте башлангычына – планетаның барлык почмакларында да берүк вакытта дога кылуга кушылачак. Гомуми рәвештә дога кылу иртәгә, ягъни 10 апрель көнне өйлә намазыннан соң булачак. Бергәләп дога кылуның төгәл вакыты ничәдә, аңа намазда булмаучылар да кушыла аламы, бу минутларда нинди догалар укырга, ниләр теләргә кирәк? 
Бу сорауларга Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ җавап бирә: 

– Дога – ул безнең Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә торган бердәнбер юлыбыз. Аллаһы Тәгалә бездән шуны көтә дә. Ул безнең хәлебезне белә, әмма аны җиңеләйтүне сорап үзенә мөрәҗәгать итүне тели. «Миннән сорагыз», – ди ул. Кешедә дә бит шундый сыйфат бар. Әйтик, кемгәдер синдә булган берәр әйбернең кирәген беләсең, әмма бирмисең, «үзе сорасын әле» дисең. Аллаһы Тәгалә дә безнең белән шундыерак мөгамәләне кора. «Сорагыз, сорасагыз бирермен», – ди ул. Ягъни, миңа мөрәҗәгать итегез, сорагыз, ялварыгыз, теләгез, аннары бирермен ди. Беренче адым бездән булырга тиеш.

Бергәләп, җәмәгать белән берләшеп дога кылу ул тагын икенче бер көчкә ия. Аллаһы Тәгалә безгә Пәйгамбәребез аша да, кодси хәдисләрдә дә җиткергән: «Мин берәм-берәм кылган доганы да ишетәм, әмма җыелып, җәмәгать белән кылган догага җавап бирмәскә оялам», – дигән. Димәк, кушылып, җәмәгать белән кылган доганың әһәмияте, көче бик зур, ул Аллаһы Тәгалә каршында аерым бер дәрәҗәгә ия. Монысы – бер. Икенчесе: Коръәндә, «Гыймран» сүрәсенең 103 нче аятендә: «Әй мөэминнәр, барыгыз бергәләшеп җыелган хәлдә Аллаһы Тәгаләнең арканына ябышыгыз» – диелгән. «Нур» сүрәсенең 31 нче аятенең ахыргы өлешендә исә болай диелгән: «Әй мөэминнәр, җыелган хәлдә, җәмәгать белән булган хәлдә Аллаһы Тәгаләгә кайтыгыз һәм тәүбә итегез». Тәүбә итү монда Аллаһы Тәгаләгә доганы да үз эченә ала. Бергәләп – илкүләм, дөньякүләм дога кылган вакытта да һәрбер кеше Аллаһы Тәгаләдән үз кимчелеген кичерүне сорасын. Бу – аның Аллаһы Тәгалә белән арасы яхшыруга китерәчәк. 

Дога – безнең авырлыктан чыгу юлыбыз. Әмма Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп нидер сораганда, бу ялвару, сорау, тел белән генә түгел, ә йөрәк, күңел белән булырга тиеш. 

Иртәгә бергәләп дога кылуга намазда булмаучылар да кушыла ала, әлбәттә. Хәтта кушылырга кирәк тә. 
Төгәл вакыты дигәндә, Диния назәрәтендә өйлә намазыннан соң (мәчетләрдә әлегә җомга намазы урынына өйлә намазы укыла) дигән сүз булды. Димәк, ул көндез сәгать 12 тулып 10-15 минут узгач булачак. 

Бу вакытта нинди догалар укырга, нинди теләкләр теләргә соң? 
Беренчедән, кемдер аны мәчетләрдә имамнар, мәэзиннәр белән бергә укыячак: бу очракта, берсе кычкырып укыячак, калганнар «амин» дип торачак. Ә болай үзизоляция вакыты бит, һәр кеше үз өендә, кулларын күтәреп, моңарчы Аллаһы Тәгаләгә ничек дога кылырга өйрәнгән булса, шулай дога кылсын. 

Менә шундый теләкләр әйтергә мөмкин: «Раббым, безнең кимчелекләребезне кичер, безнең догаларыбызны кабул ит, шушы дөньякүләм авырлыклардан, сынаулардан хәере белән, җиңеллек белән безләргә чыгарга насыйп әйлә, авыр чирләрдән, шифасы булмаган авырулардан безне – кешелек дөньясын, илебезне, дөньябызны, халкыбызны чистарт, пакълә. Нинди гөнаһларыбыз, нинди кимчелекләребез шушы авыр чир чыгуга сәбәпче булган булса, шушы гөнаһ-хаталарыбызны кичер. Яраббым, хәерлесе белән шушы чирнең таралуыннан сакла, шушы чирнең безнең туганнарыбызга, якыннарыбызга, халкыбызга, милләтебезгә, мөселман кардәшләребезгә кагылуыннан сакла. Шушы вазгыятьне, шушы хәлне ислам динебезгә карата хәерле якка әверелдер. Амин!» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар