Талкыш кәләвә

Мастер-классны югары категорияле аш-су остасы Лилия БАЙКЕЕВА үткәрә. Казанның Яңа бистәсендә туып-үскән Лилия ханымның эш стажы 40 елдан артык. Кызы Динара, улы һәм ике оныгы да шушы һөнәрне сайлаган. Бүген үзе эшли торган «Татар утары» рестораны белән Лилия ханым кайларда гына булмаган да, ул пешергән татар ашларыннан кемнәр генә авыз итмәгән. Быел Франциядә узасы Сабантуйга барырга әзерләнәләр. Болардан тыш, ул әле яшьләрне дә татар ашлары серенә өйрәтә.
Ә менә бүген безгә пешереп күрсәтәсе талкыш кәләвәне Казанда ике-өч кенә кеше пешерә белә икән. Белгәннәре дә ул серне башкалар белән бүлешергә бик атлыгып тормый. Лилия ханым үзе дә аны тиешле кимәлгә җиткереп әзерләргә өйрәнгәнче, бер генә литр бал тотып бетермәгән.
Катлаулы булса да, тәвәккәлләп, тотынып карыйк соң, эшләп карамыйча гына бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый бит.
* 150 г бал;
*450 г шикәр комы;
* 150 мл су.
* 1 стакан он.
Киңәшебез: беренче тапкыр пешергәндә талкыш кәләвәне бирелгән ризыкларның яртысын гына кулланып, аз гына күләмдә ясап карагыз. Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкырдан ук килеп чыгуы бик икеле. Күп очракта ул җепселләнми, ширбәт катып китә.
Әзер ширбәтне суытыр өчен төбе майланган табага бушатабыз. Кырыйларын күтәргәләп, суынганын көтәбез. Ул бик кайнар, әмма кулга җыеп тотарлык куелыкта булырга тиеш.
Ширбәт белән рәттән әлбәне дә пешерергә кирәк. Моның өчен калын төпле табада майны эретеп, онны салабыз һәм болгата-болгата кыздырабыз. Әзер әлбәдән кызган чикләвек яки көнбагыш тәме килеп торырга тиеш. Онны майга салуга кабып карагыз, ул тәмсез була. Аннары кызгач авыз итегез, он хуш исле, тәмле булырга тиеш.
Кулга бер кат – чүпрәк, аның өстеннән резин перчатка киеп, ширбәтне җыеп тотабыз. Ул агып төшәргә генә тора, шуңа күрә тиз-тиз эшлисе. Сул кулга җыеп тотасың, уң кул белән сузасың, урталай бөкләп, кабат сул кулга кайтарып саласың. Тарта торгач, ширбәт агара, кайтарып салганда «чап-чап» дигән тавыш чыгара башлый, нечкә җепселләргә аерылырга керешә.
куна тактасына әлбәне бушатып, кашык белән тигезлибез. Әлбә дә, ширбәт тә бертөсле җылылыкта булырга тиеш. Кулдагы ширбәтнең ике очын боҗралап тоташтырабыз да әлбә өстенә салабыз. Боҗраны әлбә өстендә килеш кенә сузып, урталай бөклибез дә кайтарып салабыз, шулай ширбәткә әлбә тәмам сеңеп бетеп, ак төстәге вак-вак җепселләргә аерыла башлаганчы кабатлыйбыз. Өзеп чыгарырык итеп тартмаска кирәк.
Җепселләнгән кәләвәне тотамтотам итеп аерабыз. Кукуруза чәчен хәтерләтә торган була ул.
Хәзер аны формага тутырасы калды. Моның өчен кечкенә савыт кулай (махсус формасы да бар, ләкин аны заказга ясатсаң гына). Формага тутыруның да сере бар: савыт төбенә кәләвәне тыгызрак итеп саласы, уртасы бушрак булсын, аннары савытны тутырып бетерәбез дә, авызы белән кунага каплап, бер-ике тапкыр ышкып алабыз – тигезлибез. Савытны селкеп, эчендәге кәләвәне тактага төшерәбез. Форма кулланмыйча, кәләвәдән кечкенә шарлар гына әвәләсәң дә була. Талкыш кәләвә – кунак чәенә дигән үтә дә татлы ризык.
Ә менә бүген безгә пешереп күрсәтәсе талкыш кәләвәне Казанда ике-өч кенә кеше пешерә белә икән. Белгәннәре дә ул серне башкалар белән бүлешергә бик атлыгып тормый. Лилия ханым үзе дә аны тиешле кимәлгә җиткереп әзерләргә өйрәнгәнче, бер генә литр бал тотып бетермәгән.
Катлаулы булса да, тәвәккәлләп, тотынып карыйк соң, эшләп карамыйча гына бернәрсәгә дә өйрәнеп булмый бит.
Кирәк:
(ширбәт өчен)* 150 г бал;
*450 г шикәр комы;
* 150 мл су.
Әлбә өчен:
* 100 г сары май (акмай белән дә пешерергә була);* 1 стакан он.
Киңәшебез: беренче тапкыр пешергәндә талкыш кәләвәне бирелгән ризыкларның яртысын гына кулланып, аз гына күләмдә ясап карагыз. Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкырдан ук килеп чыгуы бик икеле. Күп очракта ул җепселләнми, ширбәт катып китә.
Эш барышы:
Кәстрүлгә су, бал, шикәр комы салып, ширбәт кайнатырга куябыз. Пропорцияләрне төгәл сакларга кирәк. Ширбәт дөрес кайнатылмаган булса, талкыш кәләвә килеп чыкмый. Аны тешкә ябышып, сына башлаганчы кайнатабыз (ике теш арасыннан тел белән эткәндә, сузылырга түгел, сынарга тиеш). Лилия ханым аны «әтәчләнгәнче» (ягъни әтәч конфет ясарлык булганчы) кайнатарга кирәк ди.Әзер ширбәтне суытыр өчен төбе майланган табага бушатабыз. Кырыйларын күтәргәләп, суынганын көтәбез. Ул бик кайнар, әмма кулга җыеп тотарлык куелыкта булырга тиеш.
Ширбәт белән рәттән әлбәне дә пешерергә кирәк. Моның өчен калын төпле табада майны эретеп, онны салабыз һәм болгата-болгата кыздырабыз. Әзер әлбәдән кызган чикләвек яки көнбагыш тәме килеп торырга тиеш. Онны майга салуга кабып карагыз, ул тәмсез була. Аннары кызгач авыз итегез, он хуш исле, тәмле булырга тиеш.
Талкыш кәләвәне сузу:
Кулга бер кат – чүпрәк, аның өстеннән резин перчатка киеп, ширбәтне җыеп тотабыз. Ул агып төшәргә генә тора, шуңа күрә тиз-тиз эшлисе. Сул кулга җыеп тотасың, уң кул белән сузасың, урталай бөкләп, кабат сул кулга кайтарып саласың. Тарта торгач, ширбәт агара, кайтарып салганда «чап-чап» дигән тавыш чыгара башлый, нечкә җепселләргә аерылырга керешә.
Әлбәне сеңдерү:
куна тактасына әлбәне бушатып, кашык белән тигезлибез. Әлбә дә, ширбәт тә бертөсле җылылыкта булырга тиеш. Кулдагы ширбәтнең ике очын боҗралап тоташтырабыз да әлбә өстенә салабыз. Боҗраны әлбә өстендә килеш кенә сузып, урталай бөклибез дә кайтарып салабыз, шулай ширбәткә әлбә тәмам сеңеп бетеп, ак төстәге вак-вак җепселләргә аерыла башлаганчы кабатлыйбыз. Өзеп чыгарырык итеп тартмаска кирәк.Җепселләнгән кәләвәне тотамтотам итеп аерабыз. Кукуруза чәчен хәтерләтә торган була ул.
Хәзер аны формага тутырасы калды. Моның өчен кечкенә савыт кулай (махсус формасы да бар, ләкин аны заказга ясатсаң гына). Формага тутыруның да сере бар: савыт төбенә кәләвәне тыгызрак итеп саласы, уртасы бушрак булсын, аннары савытны тутырып бетерәбез дә, авызы белән кунага каплап, бер-ике тапкыр ышкып алабыз – тигезлибез. Савытны селкеп, эчендәге кәләвәне тактага төшерәбез. Форма кулланмыйча, кәләвәдән кечкенә шарлар гына әвәләсәң дә була. Талкыш кәләвә – кунак чәенә дигән үтә дә татлы ризык.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.