Логотип
Десерт

САЛКЫН ЭЧЕМЛЕКЛӘР

Укучыларыбызга журналыбызның 1976 елгы июнь санында басылган квас ясау рецептларын тәкъдим итик әле. Мондый эсседә салкынча квас йотып куйсаң, хәл кереп китә кебек.

ИПИ КУАСЫ
5-6 литр куас ясау өчен 1 кг арыш ипие, 25 г чүпрә, 200 г шикәр, 50 г йөзем кирәк. Ипине вак кисәкләргә турагыз да мичкә яки духовкага куеп коңгырт төскә кергәнче киптерегез. Аннары аны кәстрүлгә салып, өстенә кайнатылган кайнар су коегыз да өстен каплап куегыз.
6-8 сәгать торсын. Шуннан соң җылымса суда изеп чүпрә һәм шикәр салыгыз. Савытның өстен каплап, җылы урынга куегыз. 5-6 сәгатьтән соң ул күбекләнә башлый. Күбекләнә башлагач, аны яңадан сөзеп, шешәләргә тутырыгыз. Һәр шешәгә берничәшәр бөртек кенә йөзем салыгыз да, шешә авызларын бөкеләп, салкынча урынга куегыз. Шешәләрне яткырып сакларга кирәк. 2-3 көннән куас әзер була.

«АНТОНОВКА» КУАСЫ
5 данә антоновка алмасын, үзәген алгач, кәстрүлгә салыгыз. 2,5 литр су салып пешерергә куегыз. Алмалар изелеп беткәнче пешсен. Аннары марля яки вак тишекле иләк аркылы сөзеп, пыяла банкага салыгыз.
10 г чүпрәне 2 аш кашыгы суда изеп алма шулпасына салыгыз. 2 стакан шикәркомы    өстәп агач кашык белән әйбәтләп болгатыгыз. Салкын урынга куегыз. Берничә көннән куас әзер була. Аны бөкеләнгән шешәләрдә сакларга кирәк.

РӘВАҖ КУАСЫ
Рәваҗның сабакларын юып турагыз. Сулы кәстрүлгә    салып пешерергә
куегыз. Рәваҗ     йомшарганчы пешерегез. Бераз суынгач, сөзегез, чүпрә, шикәр өстәп болгатыгыз да җылы урынга куегыз. Бер тәүлектән соң, шешәләргә тутырып, салкын урынга күчерегез. 2-3 көннән куас әзер була. 500 г рәваҗдан куас ясау өчен 2,5 литр су, 200 г шикәр, 15 г чүпрә алына.

ҖИР ҖИЛӘГЕ КУАСЫ
Өлгергән, кызарып пешкән булса, җир җиләгенең вагын да җыегыз. Аннан
бик тәмле эчемлек әзерләп була. Аны бик әйбәтләп юалар, суын саркыткач, чистартып, эмаль савытка салалар. 250 г җиләккә 70 г исәбеннән су салып кайнатып чыгаралар. Уттан алып, 10 минут тоткач, сөзәләр. Бер аш кашыгы бал, 4 бал кашыгы шикәр комы, 1 г лимон кислотасы салып болгаткач, кабат сөзеп шешәләргә тутыралар. һәр шешәгә 3-4 кенә йөзем салалар. Шешәләрне бераз тутырмыйча калдырып, авызларын бөкеләп куялар. Салкын урында 7-10 көн торгач куас әзер була.
Инде тизрәк өлгерсен дисәгез, шешәләргә салып авызын томалагач. 25-27 градус җылыда (җәен бүлмә температурасы) тотыгыз һәм өченче көнне генә салкын урынга куегыз. Болай эшләгәндә куас дүрт көннән әзер була.
 (Рецептлар «Азат хатын» журналының 1976 елгы июнь саныннан).

фоо: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар