​Өй шартларында мастика ясау


Мастика ясау өчен: 
* 900 гр шикәр комы; 
* 175 гр.инертный сироп; 
* 15 гр желатин; 
* 45 гр кайнатып бүлмә температурасына кадәр суытылган су; 
* лимон кислотасы(бер чеметем) 
* ванилин; 
* мастикагыз ап-ак төсле булсын өчен диоксид титан кирәк була. 

Эш барышы ике өлештән тора.
Беренчесе:  мастиканы ясау өчен инертный сироп кирәк булачак. Аны болай ясыйбыз. 
Моның өчен 500 гр шикәр комын 250 грамм су белән плитә өстендә эретәбез, кайнап чыгу белән 1 чәй кашыгы (өеп түгел) лимон кислотасы салабыз, аннары 1 чәй кашыгы чәй содасы (өеп түгел) салабыз. Катнашма бик тиз ак төскә кереп бик күтәрелә: карап болгатып торабыз. Катнашманың (сиропның) әзерлеген кашык очы белән генә алып ике бармак белән сузып карыйбыз. Яңа гына аерткан бал сыман сузылып тора торган булса сироп әзер дигәнне аңлата. Алып суытырга куябыз. 
Инде мастика ясау эшенә керешәбез. 
Мастика ясау өчен кирәк булачак: 
* 900 гр шикәр комы; 
* 175 гр инертый сироп; 
* 15 гр желатин; 
* 4 гр желатинны җебетү өчен кайнатып сытылган, бүлмә температурасындагы су; 
* лимон кислотасы; 
* ванилин.

Эш барышы: 
15 гр желатинга 45 гр су салып, 20 минут тирәсе җебетеп алабыз. Тулысынча җебеп беткәч (куе гына масса барлыкка килә), парга куеп сыек хәлгә килгәнче җебетеп алабыз. Желатин әзер. Аз гына суытканнан соң, алдан ясалган инертный сироп белән кушып яхшылап болгатып алабыз. Мастиканы ясау эшенә керешәбез. Табакка шикәр комы+ванилин +лимон кислотасын –  бөтенесен бергә иләп салабыз. Уртасына чокыр ясап, әзер желатинлы массаны салабыз, акрынлап кашык белән болгатып, камыр баскан кебек куна тактасына төшереп басып бетерәбез. Мастика куна тактасына ябышмасын дисәгез кукуруз крахмалын кулланабыз. Мастика бик шома саргылт төстә була. Ап-ак төстә булсын дисәгез, кулинар кибетләрендә сатыла торган доксид титан кулланырга була. Иң ахырдан шуны кушып әзер мастиканы басып бетерәбез. Суыткычта  пакетта саклыйм. Кирәк чакта алып кулланам. Суыткычтан алганда ул катырак була. Микроволновкада җылытып алсаң бик тиз йомшара. 
Әзер мастикалар хәзер кибеттә дә сатыла бит. Минем дусларым арасында Марьям апа Миннегулова, Минзилә апа Черепанова, Тәския апа Вәгыйзовалар  – торт ясау осталары. Мастиканы алар башкачарак ясый. Бәлки алар да язарлар. 
Ютубта да бик яхшы видеоязмалар бар. Аларны да карап эшләргә була. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    6348
    1
    45
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    7303
    0
    34
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    3900
    0
    31
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    1975
    0
    28
  • Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
    2103
    0
    18
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда